Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җөрихан оныклары – милләт чәчәгенең бөреләре

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Җөрихан оныклары – милләт чәчәгенең бөреләре

Җөрихан оныклары – милләт чәчәгенең бөреләре. Төп яңалыклар Аллаһы Тәгалә бәндәсенә изгелек теләсә, аңа кешеләр ихтыяҗын юнәлтә.
Хәдис

Узган ял көнендә лепердәп кенә, тымызык кына сибәләп яуган яңгырдан соң, бөтен җиһан яшькелт өрфия бөркәнчеккә төренде. Юл буендагы урманда тузганакның сап-сары чәчәкләре һәр юлчыны кул болгап озатып кала шикелле.


Алар безне дә озатып баралар. Без дигәнем, Казандагы РИУның ректор ярдәмчесе, остаз Ринат хәзрәт Мозаффаров белән минем Теләче районындагы Иске Җөри авылына балалар конкурсына барышыбыз бу.
Татар авылларын узабыз. Алар төзек, караулы һәм пөхтәләр. Менә ул авылга да барып җиттек. Безне районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәляхиев, авыл мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт һәм намаз укучы бабайлар каршылады.

Мәчетенә кердек. Анда төрле яшьтәге ир балалар вә кызлар булып, араларында танышлар да бар. Мин аларны “Ярдәм” мәчетендә узган бәйгебездә күргән идем. Алар бүләкле урыннарны да алып киттеләр.

Менә без кабат очраштык. Биредә әлеге конкурсның кайтавызын тойгандай булдым. Ни шатлык! Балалар тагын әхлакый һәм рухи уңышларын барларга, Коръән сүрәләрен укырга мөмкинлек тапканнар, бу уңайдан ирешкән уңышларын башкаларга җиткерү ниятеннән, алар хәзрәтләр алдында имтихан тоттылар.

Ярышны имам-мөхтәсиб үзе алып барды. Чыгыш ясаучы балаларның җавапларын тыңлап, мин сөенеп утырдым. Биредә моннан 17 ел элек башлаган эшебезнең өзелмәс чылбырын күрдем. Милләтнең якты киләчәгенә йөз тоткан оланнарыбызның бөтен Россияне әдәп-әхлакка төрүче булып үсүләренә ничек куанмыйсың инде!

Әйе, балалар ныклап әзерләнгәннәр. Алар өйлә намазын да олылар белән бергәләп укыдылар. Ул арада намазга кадәр булган бәйгенең нәтиҗәләре дә билгеле булды. 4-7 яшьлекләр арасында беренче урын - Илзат Зиннәтуллинга, кызлардан - Зөбәйдә Фәляхиевага, 7-10 яшьлекләр арасында - Сөмбел Гарифуллинага, 10-14 яшьтәгеләрдә – Ильяс Фәрхуллинга, кызлардан - Динә Ибраһимовага, 14-18 яшьтәгеләрдән Ләйлә Шәрәфиевага бирелде. Шунысын әйтеп узу мәслихәт: Ислам Бәдриев, Әнәс Галиуллин, Муса Нуриев, Мөхәммәд Хәбибуллин, Алмаз Гаялиев, Гөлфия Мортазина, Дилбәр Имамиева, Руфия Мортазина, Айзилә Дәүләтшина, Рамилә Сәүбәнева, Гөлинә Имамиева, Ландыш Хәмидуллина, Камилә Гарифуллина шулай ук төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алуга иреште.

Укучы балаларның барысына да киләчәктә уңышлар насыйп булса иде, дигән теләктә калабыз. Аллага шөкер, булдырды искеҗөрилеләр! Авыл мулласы Мөхәммәт хәзрәт дини белем бирә балаларга. Ул үзе мәктәптә математика укыта, быел Казан федераль университетының математика бүлеген тәмамлый икән.

Укучы балаларның ныклап әзерләнүендә, әлбәттә, районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәляхиевнең зур өлешен күрсәтергә кирәк. Әгәр төбәкләрдәге барлык имам-мөхтәсибләр шулай эшләсә, яшь буыннарыбызны – балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешкән булыр идек. Әйдәгез әле, имам-мөхтәсибләр, җиң сызганып, киләчәгебезне тәрбияләү эшенә ныгытып тотыныйк. Аллага шөкер, Коръәнебез, хәзрәтләребез, уку әсбапларыбыз, ирегебез – мөмкинлекләребез бар бит!

...Әлеге авыл – тарихи мираслы сала. 998 елда Җөриханның кызы җирләнгән кыядай бер каберлекне карадык, дога кылдык. Бу хакта аерым язарбыз әле, Аллаһы боерса. Ә Иске Җөри авылы бик күпләргә үрнәк булуы белән күңелебездәге ышанычыбызга якты өмет өстәде. Табигать, җиһан үсемлекләре бөреләнгәндә, биредә милләт гөлләрен күрүгә сез дә сөенерсез, дип уйлыйм.

Әлмира ҺӘДИЯ, “Мөслимә” газетасы мөхәррире

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды