Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

РИУда белемнәрен күтәрүче имамнар «Ярдәм» мәчетенә килделәр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / РИУда белемнәрен күтәрүче имамнар «Ярдәм» мәчетенә килделәр

РИУда белемнәрен күтәрүче имамнар «Ярдәм» мәчетенә килделәр. Төп яңалыклар Казандагы Россия Ислам университетына белемнәрен арттыру өчен төрле төбәкләрдән барган имамнар Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”гә килеп, мондагы уку системасы белән танышты.

Мордовия Республикасыннан Татарстанга дини гыйлемен арттыру өчен килгән Рамис хәзрәт Гобәйдуллов алар төркеменең ике дистә кешедән торуы хакында әйтте. Шунысы да мәгълүм булсын: моннан берничә ел элек Рамис хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап киткән иде.

"Без Казанга Мордовиядән 4 имам булып килдек. Мордовиядә 64 татар авылы бар. Һәр авылда мәчетләр эшләп тора. Хәтта кайбер авылларда икешәр, ә берсендә 8 мәчет бар. Яшьләребез көннән-көн күбрәк дингә тартыла. Бу хәл безне куандыра, әлбәттә. Татарстан белән элемтәбезне югалтмыйбыз. Менә хәзер дә 10 көн дәвамында белем арттыру өчен бирегә килдек. "Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне укытуны күреп таң калдык”,-диде Рамис хәзрәт Гобәйдуллов.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды