Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Россия мөфтиләре «Ярдәм» мәчетен һәм үзәген карады

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Россия мөфтиләре «Ярдәм» мәчетен һәм үзәген карады

Россия мөфтиләре «Ярдәм» мәчетен һәм үзәген карады. Төп яңалыклар Узган атнада Казанда Россиянең татар имамнары форумы вакытында алар «Ярдәм» мәчетен һәм үзәген дә карап киттеләр.

Делегацияне «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм “Ярдәм” үзәгенең эше белән таныштырды. “Ярдәм” мәчетенә килеп китүчеләр арасында Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Самара мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Мордовия мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин (ҮДН), Мордовиянең Россия Мөфтиләре Шурасына караган мөфтие Илдус хәзрәт Исхаков, Пенза мөфтие (Мөфтиләр Шурасы) Ислам хәзрәт Дашкин, Пенза имам-ахуны Ислам хәзрәт Давыдов, Саратов өлкәсе Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Сәйфетдинов, Саратов җәмигъ мәчетете имам-хатибы Фәнил хәзрәт Бибарсов, Пермь өлкәсе Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Заһит хәзрәт Казыханов һәм башкалар бар иде.

Визит вакытында кунаклар компьютер классларын, башка кабинетларны карадылар, китапханәнең, медицина бүлмәсенең эше белән таныштылар. Шулай ук “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән китапларны тәкъдим итүдә катнаштылар.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, исламдагы социаль хезмәт Россиядәге барлык мөселманнарны берләштерүнең төп лейтмотивы һәм традицион исламны үстерүдә яңа этап булып тора.

-”Ярдәм” мәчетен Россиядәге төрле Диния нәзарәтләре мөфтиләре һәм имамнары карады. Һәм аларның барысын да социаль хезмәт фикере берләштерә. Бүгенге көндә без кискен секталар һәм агымнарга каршы берләшергә тиеш, чөнки алар яшьләребезне юлдар яздыра һәм хакимияткә каршы эшли. Безнең социаль эштәге тәҗрибәбез россиядәге социаль хезмәтнең үсешенә этәргеч бирер дип ышанабыз,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Мөфтиләр “Ярдәм” үзәгенең һәм мәчетенең эшен югары бәяләде, алар аны хәзерге заман мәчете эталоны дип атады. Шулай ук Диния нәзарәтләре делегацияләре күзләре буенча инвалидларны тернәкләндерү буенча хезмәттәшлек кылу турында килештеләр.

Ярдәм мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды