Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман»лыларда көч-куәт бар әле

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман»лыларда көч-куәт бар әле

«Сөләйман»лыларда көч-куәт бар әле. Төп яңалыклар

Билгеле булганча, быел да Казандагы “Сөләйман” мәчетендә 15 кешегә исәпләнгән авыз ачу – ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Дөрес, “Сөләйман” мәчетенең даны биредә Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип булып эшләгәндә (2002-2913 елларда) аеруча югары күтәрелде, аны Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче күрмәүчеләр дә белә иде. 2013 елда “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре Серов урамында яңа төзелгән “Ярдәм” мәчетенә-үзәгенә күчеп киткәч, аның даны берникадәр төшкән иде.

Бу көннәрдә “Сөләйман” мәчете үзенең икенче яшьлеген кичерә. Биредә Башкортстаннан Казанга күчеп килгән Дамир хәзрәт Мәрвәров имам булып урнашкач, “Сөләйман” мәчетенең даны кайта башлады. "Сөләйман"лылар, кем әйтмешли, үзләренә тәмле ифтар мәҗлесләре әзерләүче Дамир хәзрәтне өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Хәзерге вакытта монда 30 яшьләр тирәсендәге Нәзил Фәйзуллин, Дамир Ганиев, Рәмис Хаҗиевлар Тәравих намазлары укырга йөри һәм бу гамәлдән куанычлы мизгелләр кичерә. Алар биредә шулай ук авыз ачу-ифтар мәҗлесләрендә дә катнаша. Озын сүзнең кыскасы шул: “сөләйман”лыларның көче-куәте бетмәгән әле, ислам дине аларга яңа көч-кодрәт өстәп тора, диясе килә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә