Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Сөләйман” мәчете ачылуга – 15 ел

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Сөләйман” мәчете ачылуга – 15 ел

«Сөләйман” мәчете ачылуга – 15 ел. Төп яңалыклар Советлар Союзы таркалганнан соң, Казанда ислам дине торгызыла башлый һәм мәчетләр төзелергә керешә. Алар арасында Казандагы “Сөләйман” гыйбадәтханәсе аерым урын алып тора, быелның 17 декабрендә аның ачылышына 15 ел тула.

1994 елда Левченко бистәсенең Ютазы урамындагы иске бер агач йортта гыйбадәт кылу бинасы ачыла. Ул “Рәхмәт” мәчете дип атала башлый. Кызганыч ки, ул дүрт елдан янып китә. Мәчетне торгызу эшенә бу бистәдә яшәүче Рәхимҗан Сөләйманов алына. Аның әтисе, Сөләйман бабай, совет елларында бу районның рәсми булмаган мулласына әйләнә. Ул дини йолаларны үти, якындагы урманда гает намазларын укый.

Яңа таш мәчетне салганда Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре булыша. Әлеге гыйбадәтханә 1998 елның маенда салына башлый. Планда каралганча, бу бер катлы кирпеч корылманың уртасына 9 метрлы манара төзелә.

1999 елның 17 декабрендә мәчет рәсми рәвештә ачыла. Аның ачылу тантанасында Татарстанның шәрәфле баш казые Габделхак хәзрәт Саматов катнаша.
Яңа мәчеткә исемне Рәхимҗанның әтисе хөрмәтенә “Сөләйман” дип кушалар. Аның беренче имамы - Каюм хәзрәт Абдуллин, ул “Рәхмәт” мәчете белән дә җитәкчелек кылган була.

2002 елның 1 сентябреннән “Сөләйман” мәчетенә имам итеп Илдар хәзрәт Баязитов билгеләнә. Илдар хәзрәт вакытында гыйбадәтханә төзекләндерелә, аның икенче каты салына, тулай торак ясала, мәчетнең аерым манарасы, фойесы, ярдәмчел биналар һәм уку бүлмәләре барлыкка килә. 2004 елның 14 октябренә бинаны төзекләндерү эшләре тәмамлана, ул хәзерге кыяфәтенә керә. 2004 елның мартында мәчет янында хәләл әйберләр сатыла торган кибет төзелә.

Мәчет хезмәткәрләре саңгырауларны укыту өчен дини курслар, Коръәни-Кәримне өйрәнү үзәген, “Ислам info” газетасы һәм мәгълүмати порталын, “Икрам” социаль ярдәм үзәген ачтылар.

2007 елдан мәчеттә күрмәүчеләрнең курслары эшли башлады. Бу изге эшкә биредә Коръәнне өйрәнергә теләгән күрмәүче Венера апа Хәлиуллинаның үтенече буенча керешәләр. Нәтиҗәдә, соңгы 6 елда “Сөләйман” мәчетендә өч юнәлештә: тернәкләндерү курслары, күрмәүчеләргә китаплар бастыру һәм халыкның якланмаган катлавына ярдәм итү буенча эш алып барыла. Бу эшне алып бару өчен күзләре буенча инвалидларны Укыту-тернәкләндерү үзәге, Күрмәүчеләрнең “Нур” нәшрият үзәге һәм “Икрам” социаль ярдәм үзәге оештырыла.

Күзләре буенча инвалидлар үзәгенең 6 ел дәвамында эшләгән чорында биредә 700гә якын кеше укып чыга. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан, Самара, Түбән Новгород, Ульян, Төмән, Пермь, Ставрополье өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килеп биредә белем алалар. Моннан тыш, соңгы алты ел эчендә Тернәкләндерү үзәге каршында Брайль системасында меңәрләгән китап басылып чыкты.

2008 елда “Сөләйман” мәчете Россиядәге дини оешмалар арасыннан беренче тапкыр “Дини оешмалар арасында иреклелек” дигән номинациядә җиңеп чыкты. Күрмәүчеләр белән эшләүдән тыш, “Сөләйман” мәчете хезмәткәрләре саңгыраулар, ятимнәр, күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, пенсионерлар һәм халыкның социаль яктан якланмаган катлаулары белән эшләргә керештеләр.

2008 елда “Сөләйман” мәчетенә Казан мэры Илсур Метшин килеп китте. Ул биредә алып барылган зур социаль эш белән танышты һәм тернәкләндерү үзәге өчен яңа бина төзергә кирәк дигән карарга килде. Шул рәвешле, Серов һәм Коләхмәтев урамнары кисешкән чатта мәчете һәм тернәкләндерү үзәге булган яңа комплекс төзү карары кабул ителде.

Күрмәүче инвалидларның курсларын оештыру “Сөләйман” мәхәлләсе тарафыннан оештырылган “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Әлеге фонд инвалидлар уңышлы рәвештә белем алсын өчен барлык шартларны да тудырырга, аларның чыгымнарын капларга тырыша.

2013 елда исә Казанда күрмәүчеләрне укыта, тернәкләндерә торган “Ярдәм” мәчете ачылды. Биредә “Сөләйман”да башланган эшләр дәвам итә. “Сөләйман” мәчете шулай ук үз эшен алып бара. Биредә биш вакыт намаз, җомга, гает намазлары укыла, җәйге чорда балаларның лагеры үткәрелә.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды