Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә мөслимә кызлар өчен 10 көнлек дини дәрес алу курслары булып узды. Анда башкалабыз Казаннан, шулай ук республиканың төрле калаларыннан – Алабугадан, Түбән Камадан, Зәйдән һәм башка шәһәрләрдән 30дан артык кыз бала катнашты.