Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сәламәт бул, Гасыр абыстае!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сәламәт бул, Гасыр абыстае!

Сәламәт бул, Гасыр абыстае!. Төп яңалыклар Фани дөньяда төрле көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар булып тора. Тормышымның борылышында улымны югалту ачысы белән илереп йөргәндә, хәсрәттән бер тынычлану, сыену урыны эзләп, “Мәрҗани” мәчетенә бардым.

Мәчеткә таба атлау да һәркемгә җиңел генә бирелми. Аллага шөкер, мәчеткә кердем. Зиннәтбану абыстай очрап: “Балам, догалар укы”,-дип киңәш бирде. Рухы шат булса иде!

Ул арада мәчеткә җәһәт адымнар белән ак яулыклы икенче берәү керде. Сәлам бирештек, таныштык. Ул: “Рәшидә апаң булам, иртәгә җомга намазына кил”,-дип чакырды. Мин тирән уйга чумдым, намаз укый белмим, дидем.

-Иртәгә кил, бергәләп өйрәнербез.- Җавап шундый булды. Әйе, мин икенче көнне бу гыйбадәтханәгә килдем һәм намаз хикмәтләрен өйрәнә башладым.

Аллага шөкер, остазымның тугызынчы буын шәкерте булып укыдым. Аның: “Намаз укымасагыз, ашарга хакыгыз юк”,-дигән сүзләре әле булса колагымда яңгырап тора. Хәзер үзем ул сүзләрнең мәгънәсен башкаларга аңлатырга тырышам.
Менә без Рәшидә абыстай белән фикердәшләр булып киттек. Аннары ул безне “Нурулла” (Печән базары) мәчетендә укытты. Соңрак мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга киттем.

1995 елда “Апанай” мәчетендә Мөселман хатын-кызлары берлеген төзедек. Рәшидә абыстай җыелышларыбызның түрендә утырды. Киләсе елда бу оешмабызга 20 ел тула.

Без бу еллар эчендә Татарстаныбызга күп игелекле эшләребез белән булышырга тырыштык. “Кол Шәриф” мәчете иңкүлегендәге “Раки” (“Кысла”) сыраханәсен алдыртуыбыз гына да бер каһарманлыгыбыз, фидакарьлегебез иде. Яулык бәйләп, паспортка фотосурәткә төшү өчен 7 мәртәбә мәхкәмәдә булып, җиңеп чыгуыбыз, уен автоматларын, казиноларны алдыртуыбыз да бер батырлыкка тиң булды.

Халкыбызны әхлакый һәм рухи яктан тәрбия кылуда йөзләрчә чаралар үткәрдек. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балалар бәйгесен 17 нче тапкыр уздыруыбызның уңай яклары бәяләп бетергесез зур! Бу игелекле эшләребездә безне рухландыручыбыз – Аллаһы Сөбхәнәһу вә Тәгалә. Безгә гайрәт һәм өмет бирүчебез, рухландыручыбыз, остазыбыз Рәшидә абыстай Исхакый булды.

Без, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, остазыбызга олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Тәненә, кальбенә сәламәтлек, җанына тынычлык телибез.



Остазыбыз һәрчак безнең белән. Ул безгә кайдан килүебезне, нинди гамәл кылырга тиешлегебезне, кая барачагыбызны һаман даими рәвештә искәртеп тора. Ул барыбызның да кайгыртучан Әнисе.

Остазыма 90 яшь тулган бу көннәрдә хәерле сәламәтлек телибез. Авырулар, төрле хасталыклар аны читләтеп узсыннар. Бу истәлекле көннәрдә остазымның шәкертләрен барлый китсәк, аның үзенең һәм шәкертләренең шәкертләре укытуларын – мөгаллимлек кылуларын күреп сөенербез.
Әйе, остаз гадел, намуслы хезмәте белән 6 баласын – улын һәм кызларын – йөрәк җимешләрен тәрбияләп, олуг нәсел-ыруның ныклы иманлы токымын дәвам иттерә. Ул кабатланмас тарихи үрнәк дип бәяләнергә хаклы. Тарихи дигәннән, аның өендә улы һәм һәр кызының эше-гамәле язылган том-том хезмәтләре саклана. Үзенеке – 16 том, Госман улыныкы – 8 том, башкаларныкы да бар. Мин бу хакта укучыларыбызны бер искәрткән идем инде. Гасыр абыстаебызның җыелган хәзинәсе динебез тарихын өйрәнгәндә алтын ачкыч булачак, иншә Аллаһ!

8 яшеннән ураза тоткан, 6 яшеннән намаз укыган остазыма –Мөхлисә Бубый исемендәге бүләк иясе, гасыр абыстае булган Рәшидә Исхакыйга хәерле сәламәтлек телибез. 125 оныгы һәм тураннарының да игелеген күрү насыйп булса иде аңа! Замандашларына да, безнең һәм киләчәк буыннар өчен дә кадерле хөрмәт иясенә әйләнгән Рәшидә абыстай, сәламәт бул!

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды