Самара өлкәсе мөфтияте тәкъдиме белән Казандагы “Ярдәм” мәчетенә һәм күрмәүчеләрне дәвалау-укыту үзәгенә Самарадан 52 кеше килеп карап китте.
Әлеге мөслимәләрнең күбесе Татарстан башкаласында булганы бар иде һәм инде алар Казан мәчетләренең матурлыгына да соклану хисләре кичерде, әмма алар “Ярдәм” гыйбадәтханәсенә тәүге тапкыр килделәр.
Бу көнне мәчет җитәкчелеге самаралылардан никадәрле соклану сүзләре ишетте, исламны үстерүгә багышланган догалар әйтелде, шулай ук күрмәүчеләргә динне өйрәнүгә уңышлар теләнде.
Җентекләп үткәрелгән экскурсиядән соң, самаралыларга кунак чәе әзерләнде, аларга тәм-томнардан авыз итү насыйп булды.