Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Радик Мөдәррис улы Ильясовтан «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка “Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт Баязитов!
Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендәге “Ярдәм” мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм бердәнбер булган Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге эшли. Татарда “Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр” дигән бик гыйбрәтле мәкаль бар. Чынлап та, маңгай күзе берни түгел, күңел күзе күрмәсә диләр бит, физик яктан һәр яклап камил кешеләр дә бик күп хилафлыклар ясап ташлыйлар Ә менә Сез, шушы күрмәүче мөселманнар белән эшләүче кардәшләребез, аларны бу фани дөньяда башкалар белән янәшә тулы канлы тормыш белән яшәргә, үз-үзләрен кирәкле итеп тоярга, Аллаһ юлын сайларга ярдәм итәсез.
Суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе Сезгә әлеге шәфкатьлелек, рәхимлелек һәм киләчәккә өмет бирү миссиясендә көченнән килгәнчә ярдәм итәчәк. Безнең хезмәттәшлек әле башлана гына, ә аның киләчәге һәркайсыбыз өчен файдалы, нәтиҗәле булыр дип ышандырасы килә.
Сезгә әлеге җәмгыятебез өчен бик кирәкле, бәяләп бетергесез хезмәтегездә ныклы сәламәтлек зур уңышлар, илебезгә тынычлык, һәммәбезгә иминлек теләп калабыз”.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте