Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Сукырга  Тәфсир һәм Гыйбадәте исламия

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Сукырга  Тәфсир һәм Гыйбадәте исламия

Сукырга  Тәфсир һәм Гыйбадәте исламия. Төп яңалыклар

 

 

 

 

  •  

Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабы тәкъдим ителә. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән нәшер ителә.

Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән беренче тапкыр нәшер ителә. «Татар-информ» хәбәр итә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/koran-tafsire-ham-gyibadate-islamiya-kitaby-brail-srifty-belan-cykty-5868317

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов китапларның бушка таратылуын әйтте. «Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйләде ул. 

«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев китаплар рус телендә бастырылуын әйтте. «Брайль шрифтында китап бастыру бик мөһим эш. Безнең күрмәүче мөселман кардәшләребез беренче тапкыр Коръән тәфсирен укый башлаячак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре булмады. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Китаплар рус телендә бастырылды», – диде ул.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды