Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Түбән Новгород мөфтие Гаяз Закиров: «Ярдәм» мәчетенең эшенә таң калдым

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Түбән Новгород мөфтие Гаяз Закиров: «Ярдәм» мәчетенең эшенә таң калдым

Түбән Новгород мөфтие Гаяз Закиров: «Ярдәм» мәчетенең эшенә таң калдым. Төп яңалыклар Түбән Новгород каласы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Закиров һәм Түбән Новгород МДН активисты Илдар хәзрәт Измайлов Казанның «Ярдәм» мәчетен һәм Укыту-тернәкләндерү үзәген карадылар. "Мин "Ярдәм” мәчетенең эшенә таң калдым”,-дип белдерде аннары Гаяз хәзрәт Закиров.

Олуг кунакларны Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев каршы алды һәм озатып йөрде.
Түбән Новгородтан килгән мөселман кардәшләр "Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге эше белән таныштылар, күп кенә социаль проектлар хакында белделәр. Илдар Баязитов аларга мәчеттә һәм үзәктә балалар, яшүсмерләр, яшьләр, урта һәм өлкән буын белән алып барылган социаль эшчәнлек хакында сөйләде.

Гаяз хәзрәт Закиров уку классларын, Коръән өйрәнү үзәген, тавыш яздыру студиясен, радионы, компьютер классын һәм китапханәне карады. Илдар хәзрәт Баязитов аңа күрмәүчеләр үз куллары белән эшләгән сувенир бүләк итте. Бу исә Түбән Новгород мөселманнары әйдәманының күңел кылларын тибрәтте, аңа шаккаткыч тәэсир кылды.
Шулай ук Илдар хәзрәт Баязитов һәм Гаяз хәзрәт Закиров яшьләрне юлдан яздыручы ислами секталарга каршы көрәшү алымнарын тикшерделәр.

Киләчәктә Түбән Новгород МДН үз өлкәләрендәге күрмәүче мөселманнарга Казандагы "Ярдәм” уку-тернәкләндерү үзәгендә белем алу өчен булышачакларын белдерде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды