Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рамазанда күрмәүчеләрнең яңа төркеме

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рамазанда күрмәүчеләрнең яңа төркеме

Рамазанда күрмәүчеләрнең яңа төркеме. Төп яңалыклар

Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту үзәгендә күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр өчен чираттагы тернәкләндерү курслары була. Әлеге курсларга Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән 50дән артык күрмәүчеләр чакырылган.

Аларның программасына Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәнү, компьютер белемен, йорт эшләрен үзләштерү, ризык әзерләү, массаж серләренә төшенү, спорт дәресләре керә. Биредә шулай ук күрмәүчеләрнең ялын файдалы итеп үткәрү мәсьәләсе дә каралган. Алар Казанның истәлекле урыннарында булачак, театрларга сәфәр кылачак, спорт чараларында катнашачак, гамәли сәнгать төрләре белән шөгыльләнәчәк.

Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз. Сәдака, фитр, фидия, зәкат аларга - күзләре күрмәсә дә, күңелләре күрә торган кешеләргә  ярдәм итә. Ярдәм һәм сәдакаларны бик тиз арада яки уңайлы ысул белән биредән түләргә була.

Әйтик төртмәле Көръән укырга ярдәм итү бу адреста: https://yardemfond.ru/aktsii/chitayu-koran-s-dushoj/ .


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды