Танылган татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Җиһанша “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” дип аталган проектын хуплап каршы алды һәм игелекле эшләргә битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итте.