“Казанда “Күрмәүчегә Коръән бүләк ит һәм аны бәхетле кыл!” дигән чара бара”,-дип хәбәр итте “Ярдәм” фондын оештыру шурасының башкарма директоры Лирия Кусайманова. Билгеле булганча, әлеге хәйрия чарасын “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре оештырды.
“Тернәкләндерү курслары узганнан соң, шәкертләребез тормышның мәгънәсен һәм җирдә ни өчен яшәүләрен аңлый башлый. Без шуның өчен дә мондый төр изге китапны бастырып чыгаруда булышкан һәркемгә бик рәхмәтле, чөнки күрмәүчеләргә Брайль системасындагы Коръән китабы алтынга караганда да кыйммәтрәк. Аннары әлеге изге китапны алырга теләк белдерүчеләр Россиядән тыш та, хәтта БДБ илләрендә дә бихисап”,-диде “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.
“Ярдәм” үзәге күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр өчен курслар үткәрә, алар тәмамлангач, биредә белем алган мөслим һәм мөслимәләргә Брайль алымы белән бастырылган изге китаплар бүләк ителә. “Брайль хәрефләре белән дөньяда бары тик өч урында – Согуд Гарәбстанында, Төркиядә һәм Татарстанда гына бастыралар”,-дип билгеләп узды бу хакта Лирия Кусайманова.
Коръәнне нәшир итү эше шактый кыйммәткә төшә, чөнки моның өчен кыйммәтле махсус кәгазь таләп ителә, ә аны Россиядә җитештермиләр, шуңа күрә аны чит илләрдән алдырырга туры килә. “Брайль хәрефләре белән бастырылган 6 томлы бер Коръәннең бәясе 7,5 мең сум тора”,-дип сөйләде Мәликә ханым Гыйльметдинова.
Теләге булган һәркем әлеге изге эштә катнаша ала. Моның өчен Казандагы "Ярдәм" мәчетенә урнашкан “Ярдәм” фондына мөрәҗәгать итәргә һәм нинди сумманы җибәрә алуыгыз хакында белдерергә генә кирәк.