Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстаныбызга - Казаныбызга иминлек теләп...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Татарстаныбызга - Казаныбызга иминлек теләп...

Татарстаныбызга - Казаныбызга иминлек теләп.... Төп яңалыклар Гайшә әйтүенчә, Рәсүлуллаһның сөйләм теле һәркем аңларлык булган.
(Әбү Давыт)

Әйе, сөйләм теле, кино теле, Казан халыкара мөселман кинофестивален Татарстан башкаласында уздыруда да чыгылды. Ул “Мәдәниятләр аралашуы аша аралашу мәдәниятенә”, дигән шигарь астында узды. Биредә аралашу телләр аша барды. Аллага шөкер, тел үзенчәлекләрен ныклап үзләштергән белгеч тәрҗемәчеләребез булу - үзе бер балкыш.

Әлеге фестивальнең эчтәлегенә фани дөнья тормышы, яшәү рәвеше, кешелеклелек, сугыш фаҗигасе, өмет, омтылыш, тынычлык-иминлек, аңлашу һәм башка күп мәсьәләләр күтәрелә.

Конкурс программасына 22 илдән 50 фильм кергән. Шулкадәр илдән килүләре шөкер итәрлек түгелмени?! “Казан - төрки дөнья башкаласы” дип игълан ителү дә абруй өстенә абруй бит!

Әйе, киноларның бөтенесен карап бетерү мөмкин дә түгел. Шулай да йөрәккә үтеп кергәннәрен карау насыйп булды. Минем өчен иң тетрәткәне - “Путь Халимы» («Хәлимә юлы”) дигән Хорватия фильмы булды. Аның хакында «Родина» кинотеатрында матбугат конференциясе дә үткәрелде. Мин үземнең фикер – хисләремне анда да җиткердем: чыгыш ясадым. 1993 елда ул яктан килгән мөселман хатын-кызлары белән бергәләп хаҗ кылуыбызны да искә төшердем. Мөселманнар бертугандай якын бит! Мин бу киноның мактаулы урын алырга тиешлеге хакында әйттем. Бу фильмның режиссеры — Арсен Антон Остожич. Озын буйлы, акыллы һәм мәһабәт кеше ул. Без аның белән аңлаштык. “Фикерләрегезне жюри әгъзаларына да җиткерсәгез иде”,-диде ул тыйнак кына итеп. Мин: “Иншә Аллаһ”,-дидем. Төп рольне башкаручы мөселман хатынына Татарстан хатын-кызларыннан күп сәлам тапшыруын үтендем. Ул: “Тапшырам”,-диде.

Икенче көнне жюри рәисе Хуҗакули Нармиев белән кино хакында сөйләштек. “Бу кино игътибар үзәгендә булырга, бүләк алырга тиеш”,-дидем. Чыннан да, “Хәлимә юлы” бүләк алды.



Соңгы көндә, фестиваль ябылышында рәис вазифасындагы җитәкче: “Миңа бер хатын килеп, фикерләрен әйтте, киноның бүләкләнергә хаклылыгы хакында әйтте”,-диде. Мин үзем дә: “Әлхәмдүлилләһ”,-дип әйтеп җибәрдем. Аллага шөкер, ул Гран-при бүләген “Хәлимә юлы” картинасы өчен Хорватия режиссеры Арсен Остожичка бирде.

Менә шулай, дусларым, Казаныбыздагы унынчы мөселман кинофестивале Татарстанның – Казанның халыкара дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрде. Өлге булыйк, үрнәк булыйк, кардәшләрем!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчетенең махсус хәбәрчесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды