Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Уен автоматлары көненә 230 мең сум керем китерә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Уен автоматлары көненә 230 мең сум керем китерә

Уен автоматлары көненә 230 мең сум керем китерә. Төп яңалыклар Узган җомгада Казандагы “Ярдәм” мәчетендә законсыз уен автоматларына, наркоманиягә, төрмәдән азат ителгән кешеләрне мәҗбүри дәвалау ысулларына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Мәскәүдән килгән кунак – РФнең Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Павел Александрович Сычев, Татарстанның “Правопорядок” дигән төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Рафаэль улы Сәлахетдинов, Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Тренд” мөселман яшьләре үзәге рәисе Ренат Нурив, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы, Прокуратурасы хехмәткәрләре, Татарстан Иҗтимагый Палатасы, Диния нәзарәте әгъзалары катнашты.

Башта "Ярдәм" мәчетенә килгән кунаклар гыйбадәтханәдә белем алучы балалар янында булдылар, бүлмәләрне карадылар.

“Түгәрәк өстәл”не Эдуард Сәлахетдинов алып барды. Ул башта үзе дә чыгыш ясады. Эдуард әфәнденең сөйләвенчә, РФдә комарлы уеннар үткәрү закон нигезендә тыелуга карамастан, аларга махсус бирелгән зоналардан тыш та уеннар уздыру дәвам итә. Аның нәтиҗәсендә, кешеләрдә уенга бәйлелек кенә туып калмыйча, аннан алынган акчалар эшкуарлыкка да, җинаятьчелек эшчәнлеген торгызуга да китә.

Комарлы уен хуҗалары үзләренең законсыз эшчәнлеген яшерү максатыннан, эшләрен конспирация кагыйдәләре буенча алып баралар, шуңа күрә аларның урынын табуы кыен, ә уен залларына үтеп керү өчен җентекле әзерлек кирәк була.
Комарлы уеннар Татарстанда рәсми рәвештә тыелса да, аны оештыручылар үз эшчәнлеген туктатмады. 2003 елның 11 ноябрендә чыккан “Лотереяләр турында” дигән 138-Ф3 нче Федераль законның камил булмавыннан файдаланып, алар яңадан ачылып, лотереягә ярдәм итәбез дигән булып, законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә керештеләр.

2014 елның 1 июлендә кабул ителгән законда лотереянең бары тик дәүләти булуы хакында әйтелә. Тик законсыз бизнес эшкуарлары бирелергә җыенмый, алар алар җиңел акча эшләү ысулларын табып һәм “Күңел ачу клубы” дигән ярлык белән үзенең ишекләрен кабаттан ача.

2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән “Комарлы уеннарны үткәрү һәм оештыру эшчәнлеген дәүләт тарафыннан көйләү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” дигән 244-Ф3 нче Федераль закон нигезендә, аерым барлыкка китерелгән зонадан тыш, уен эшчәнлегенә лицензия ясау бетерелде. Ә 2010 елның 7 апрелендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” дигән 60-Ф3 нче закон нигезендә, лицензия шартларын бозган эшмәкәрләрне җинаять җаваплылыгына тарту шартлары үзгәрде, ягъни ул УКның 171 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, эшмәкәрнең кереме 250 мең сумнан 1,5 миллион сумга, ә УКның 171 нче маддәсенең 2 нче өлешендә 1 миллион сумнан 6 миллион сумга җитәргә тиеш иде. Бу исә законсыз эшчәнлек алып баручыларга карата хокук саклау органнарының эш ачуын шактый катлауландырды. Ник дигәндә, мондый эшмәкәрлек эшчәнлеге күп очракта җинаять җаваплылыгына җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмады.

Аннары полиция хезмәткәрләренең тикшерүе нәтиҗәсендә шул билгеле булды: аларның барысы да ябык режимда эшләргә керешкән. Комарлы уеннарда катнашырга теләүчеләр “шлюз системасы”н уза икән, ягъни мәсәлән урам ишеге ябылмыйча торып, каравылчы икенче ишекне ачмый. Комарлы уен биләмәсе яхшы камералар тарафыннан күзәтүгә алынган, аның нәтиҗәләре зур күләмдәге мониторга чыгарыла. Бу хәл уеннарны оештыручылар әлеге бина янына килүченең йөзен тәгаен күрү өчен шулай эшләнгән. Бинаның тышында каравылчылар кизү тора, әгәр полиция хезмәткәрләренең килүен алар сизеп алса, уеннарга хезмәт күрсәтүчеләргә шунда ук тикшерүчеләр турында хәбәр килә. Аннары тиз арада барлык акча бирегә килгәннәргә бүлеп бирелә. 1,5 миллион сумнан арткан акчаны уен залында тотмас өчен ул һәр көн саен берничә тапкыр бинадан алып чыгыла. Ә полиция хезмәткәрләре кассадан 60-100 мең сумнан артмаган акчаны гына алуга ирешә. Шул рәвешле, комарлы уен хезмәткәрләрен күзәтүгә алучы органнар аларны административ җаваплылыкка алудан мәхрүм калды.

УПК ның 144, 145 маддәләре нигезендә, җинаять җаваплылыгына тарту өчен билгеле күләмдәге акча җитмәү нәтиҗәсендә, мондый эшмәкәрләргә җинаять эше ачылмый, алар “Законсыз оешмалар һәм комарлы уеннар үткәрү” дигән 14.1.1 маддәсе буенча гына административ җаваплылыкка тартыла.

Эдуард әфәнденең сөйләвенә караганда, 2014 елда Татарстанда УКның 171.2 маддәсе буенча бер генә җинаять эше дә ачылмаган, тик нәкъ әнә шундый тәртип нәтиҗәсендә, законсыз уен оешмалары эшчәнлеген туктату мөмкин булган. Шулай ук биредә УКның 171.2 маддәсенә үзгәрешләр кертү мөһим, ягъни законсыз керемнең күләме өчен җаваплылыкны 50 мең сумга кадәр төшерү сорала.

“Тренд” Мөселман яшьләре үзәге җитәкчесе Ренат Нуриевнең сүзләренә караганда, алар 2014 елда “Правопорядок” Төбәк иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә 320 уен автоматларын ябуга ирешкәннәр, 600 балигъ булмаган яшь кешегә хәмер сатылу һәм билгеләнгән вакыттан тыш аракы саткан өчен беркетмә тутырганнар. Балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен штрафның суммасы - 18 миллион сум, законсыз уен автоматлары өчен 1 миллион 200 мең сум булган.
Эдуард Сәлахетдинов фикеренә караганда, законсыз уен автоматлары хуҗаларын җәзага тартуы шактый кыен мәсьәлә. Шулай да бу эш уңышлы гына башкарылып килә.

Моннан бер атна элек Түбән Камада һәм Чаллыда аңа уен автоматларын юкка чыгару чарасында катнашырга туры килгән. Әйтик, Түбән Камада алар 35 уен салонын ябканнар. “Түбән Кама” шәһәре мэры Айдар Метшинга зур рәхмәт. Ябылган уен автоматлары хуҗалары мондый хәлгә риза булмаса да, халык бик канәгать. Уен автоматларының көнлек кереме 230 мең сумны тәшкил итә”,-дип белдерде Э. Сәлахетдинов. Әмма уен автоматларын бер урында япсалар, икенче урында ачыла тора икән. Хуҗалары бу биналарны күңел ачу салоны итеп үзгәртеп кора.

“Уен автоматлары хуҗалары бездән кансыз, ерткыч кеше ясыйлар. Таяк ике башлы бит ул. Уйнамый тора алмаучыларны дәвалау өчен штрафларга караганда тагын да күбрәк акча китәчәк”,-диде Мәскәүдән килгән кунак Павел Сычев. Әмма аның Мәскәүдәге 1500 автоматны яптык, хәзерге көндә ябылырга тиешле 120 уен автоматы гына калды дигән мәгълүматын казанлылар шиккә алды, чөнки Татарстан башкаласында да нәкъ шуның кадәр уен автоматлары барлыгы билгеле икән. Монда икенең берсе: йә мәскәүлеләр бик каты эшләп җибәргәннәр, йә бу мәгълүматны тәгаенләү сорала.

Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы, «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов исә үзенең чыгышын үпкә авыруына – туберкулезга багышлады. Мондый кешеләрне суд мәҗбүри дәвалауга җибәрә алмый икән. Махсус диспансерга эләккән авыру кеше дәвалануга каршы килеп, гариза язырга мөмкин. Әгәр авыруның чире җәмгыятькә куркыныч тудыра дип табылса, медицина хезмәткәрләре аны мәхкәмәгә тарта ала. Тик суд булганчыга хәтле авыру ирекле хәлдә йөреп, тагын күп кешеләрне зарарлавы ихтимал. Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасына караганда, илдә 2013 елда яшәгән 100 мең кешегә бу авыру белән 63 кеше чирләгән. 100 мең кешенең 11 е шушы авырудан вафат булган. Россиядәге төрмәләр бу авыруның чыганагы булып тора. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, төрмәдә утыручыларның 84 меңе туберкулез белән чирли. Аларның күбесе - яшь ирләр.

“Мин төрмәдән чыккан кешеләрне мәҗбүри дәвалау зарури дигән фикердә торам, урта мәктәпләрдәге укучыларга һәм югары уку йортларындагы студентларга, туберкулез һәм наркомания авыруларын ачыклау максатыннан, тест үткәрүне тәкъдим итәм һәм бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылышында карарга кирәк, дип уйлыйм”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.

“Ярдәм” мәчетендә үткәрелгән бу “түгәрәк өстәл” шактый эшлекле шартларда барды, аның файдасы да булсын иде, дип уйлыйм.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды