Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Уйланыйк, дин кардәшләрем!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Уйланыйк, дин кардәшләрем!

Уйланыйк, дин кардәшләрем!. Төп яңалыклар Күптән түгел Яшел Үзән районыннан бер төркем мөгаллимә-абыстайлар Казандагы "Ярдәм” мәчетендә булдылар. Мәчет әһелләре белән таныштылар, начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр белән әңгәмә кордылар. Аларның укулары – Брайль системасы ярдәмендә бармак очлары белән Коръән укырга һәм сүрә ятларга өйрәнүләре белән кызыксындылар.

Күрмәүчеләр белән дә таныштылар, сөйләштеләр. Ак кәгазь битләрендәге күперенке нокталарны остазбикәләр үзләре дә капшап карадылар.

Ә күрмәүчеләр бармаклары белән Коръән сүрәләрен укыдылар да укыдылар. Ни могҗиза ул, җәмәгать! Күрмәүчеләрнең калеб күзләре ачык бит! Ә без күрәбез, ишетәбез, йөрибез, сөйлибез. Ниятләнгән эш-хезмәтләребезне башкарабыз.

Уйланыйк, дин кардәшләрем! Без ихлас күңелдән булганына, Раббыбызга шөкер итәбезме? Канәгатьме без? Һаман да ваемсыз, битараф булып, яшәвебезнең кадерен тиешенчә бәяләмичә, гыйлем-белем арттыруны читкә куябызмы? Мирасыбызны өйрәнәбезме?
Күрмәүчеләр барыбыз өчен дә тырышлык, үҗәтлек үрнәге түгелме? Алда искәрткәнемчә, уйланыйк, дин кардәшләрем!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды