Кадерле милләттәшләр, менә Рамазан Шәриф ае да инде ахырына якынлаша. Җир йөзендә яшәгән һәрбер мөэмин-мөселман кешесе Ураза гаетен зарыгып көтә. Кызганычка каршы пандемия таралу сәбәпле, быел Гает намазы мәчетләрдә укылмый.
⠀
Әмма без шушы бәйрәмне өйләребездә бөтен гаиләбез белән куңелле итеп , белгән догаларыбызны укып уздырырга тиешле булабыз. Балаларыбызга бүләкләр биреп, Аллаһы Тәгәләгә шөкер кылып, киләсе Рамазанны да каршы алырга һәм бергәләшеп уздырырга Раббыбыз Аллаһ насыйб итсен.
⠀