Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Утлар, сулар бергә кичкән каләмдәшем Хатыйп хаҗи!

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Утлар, сулар бергә кичкән каләмдәшем Хатыйп хаҗи!

Утлар, сулар бергә кичкән каләмдәшем Хатыйп хаҗи!. Төп яңалыклар Аккан сулар, искән җилләр кебек, көннәребез, айларыбыз, елларыбыз уза да уза...

Данлы һәм шанлы милләтебезнең бер улы буларак, Сезнең иҗатыгыз белән милләттәшләребез яши торган һәр төбәктә танышлар, Сезне беләләр. Сез озак еллар буена халкыбызга игелекле хезмәттә. Дистәләгән еллар буена гыйбрәтле язмаларыгызны газетадан гына түгел, сайтлардан да укыйлар, шул рәвешле, теләктәшләрегезне, хезмәттәшләрегезне, милләттәшләрегезне дә сөендерәсез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Сезгә!

Сез хаҗи дустыбыз, гадилегегез һәм тыйнаклыгыгыз белән дә үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып торасыз.
Мин Сезнең белән “Шәһри Казан”, “Ислам инфо” газеталарында эшләгән чакларыгыздан ук таныш һәм без иҗади дуслыкта булдык.

Хөрмәтле каләмдәшем, Сезгә карыйм да матбугат дөньясында Сездәй күркәм зат булуга сөенеп туя алмыйм.

Сез соңгы ике дистә ел эчендә күп дин әһелләре белән әңгәмә үткәрдегез, аларны газета һәм сайт битләренә чыгардыгыз. Олуг юбилеегыз белән котлыйбыз Сезне. Бәрәкәтле, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим.

Каләмдәшең Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (ҺӘДИЯ)

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды