Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Журналист Хатыйп Гәрәй “Ярдәм” фондының ордены белән бүләкләнде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Журналист Хатыйп Гәрәй “Ярдәм” фондының ордены белән бүләкләнде

Журналист Хатыйп Гәрәй “Ярдәм” фондының ордены белән бүләкләнде. Төп яңалыклар Татар-ислам (tatar-islam.com) мәгълүмати агентлыгы мөхәррире Хатыйп Гәрәй үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган көннәрдә “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды ордены белән бүләкләнде. Ул моңа ислам журналистикасына һәм татар халкының дини-милли кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше нәтиҗәсендә иреште.

Юбилярга орденны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” фонды Советы рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. Хатыйп Гәрәйгә шулай ук “Ярдәм” фондының “Рәхмәт хаты” да тапшырылды.

Хатыйп Гәрәй Әтнә районындагы Дусым авылында 1954 елның 15 апрелендә Муллахаҗи һәм Өммегөлсем гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында, сигезьеллык белемне 3 чакрымдагы Күәм авылында алгач, урта мәктәпне Әтнәдә тәмамлый. Аннары ул 1971-1976 елларда Казан дәүләт университетында югары белем ала. Татарстанның Чирмешән районындагы газетада, соңрак “Татарстан” радиосында эшләгәч, ул башкаладагы “Шәһри Казан” газетасына эшкә килә. Биредә нәтиҗәле хезмәт куеп, ул баш мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелә. Аннан соңгы язмышы аның “Сөләйман” һәм “Ярдәм” мәчетләре белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул “Ислам инфо” газетасы мөхәрриренә әйләнә. Газета чыгудан туктагач, ул tatar-islam.com агентлыгы мөхәррире дәрәҗәсенә күтәрелә.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды