Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Зур Казан» басмаханәсенә Хәниф Вәлиев исеме бирелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Зур Казан» басмаханәсенә Хәниф Вәлиев исеме бирелде

«Зур Казан» басмаханәсенә Хәниф Вәлиев исеме бирелде. Төп яңалыклар Хәниф исеме чын күңелдән Аллаһка ышанучы хак мөселман, ихлас, дөрес дигән мәгънәне аңлата. Бу исемне йөртүче кешене Хак Тәгалә изгелек, ышанычлылык, бәйсезлек, хезмәт сөючәнлек, активлык кебек сыйфатлар белән дә бүләкли. Һәм чыннан да, тарихчы һәм мәгърифәтче Хәниф Вәлиевнең исеме җисеменә туры килгән. Аның дин, тарих өлкәсендә язган хезмәтләре ихлас күңелдән Аллаһка ышануын күрсәтә. Алай гына да түгел, ул дәһрилек чорында язган хезмәтләренең кирәк булуына ышана. Димәк, Хәниф Вәлиев ислам яңарышына ышанган, диннең вакытлыча гына тыелып торылуын моннан 70 ел элек үк аңлаган булган.

“Ярдәм” хәйрия милли ислам фонды “Ярдәм” мәчетендә гамәл кылучы басмаханәгә мәгърифәтче Хәниф Вәлиев исемен бирү карарын кабул итте. Чөнки совет чорында шундый югары әһәмияткә ия хезмәтләр язган кешенең исеме тарихта калырга тиеш. Аннары Хәниф Вәлиевнең нәсел-нәсәбе дә хәзерге “Ярдәм” мәчете урнашкан урыннар (Казан шәһәренең Серов, Коләхмәт урамнары) белән бәйләнгән. Хәниф Вәлиевнең әбисе Гафифә (Җәләлетдин бабай хатыны) Казан кызы булган. Хәниф ага Вәлиев исә Казан туганнары белән һәрдаим аралашып торган. Иң әһәмиятлесе шунда: алардан ислам диненә кагылышлы китаплар алып кайта торган булган. Үзе дә шул китапларны укып, бүген дә әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр язып калдырып, ислам динен саклауга һәм үстерүгә үз өлешен керткән.

Хәниф Вәлиев исемендәге типографиядә басылган китаплар Хәниф Вәлиев рухына сәдакаи җәрия булып барса иде. Әмин!

Илдар хәзрәт Баязитов,
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы,
“Ярдәм” фонды советы рәисе,
Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды