Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Зур Казан” басмаханәсендә Коръән китабы нәшер ителде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Зур Казан” басмаханәсендә Коръән китабы нәшер ителде

«Зур Казан” басмаханәсендә Коръән китабы нәшер ителде. Төп яңалыклар Бу көннәрдә “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә Коръән китабы басылып чыкты һәм гаҗәеп рәвештә сатылып та бетте.

Басмаханәнең җитәкчелеге белдерүенчә, әлеге изге китапның хәрефләре зурайтылып нәшер ителде. Бу исә китапны күзләре зәгыйфьләнгән өлкән буын вәкилләренә дә укырга җайлы булсын өчен шулай эшләнде.

...Билгеле булганча, бу изге китап Мөхәммәдкә 40 яшь тулгач, ягъни аңа Пәйгамбәрлек килгәч, Хак Тәгаләдән Җәбраил фәрештә аркылы иңдерелә башлады. Ул 23 ел буена Мөхәммәд Мостафага (с. г. в.) аятьләр рәвешендә төшерелде. Җәбраил фәрештә беркөнне тулысынча Мөхәммәдкә Коръәнне ике тапкыр укып чыккач, Пәйгамбәребез изге китапның иңдерелеп беткәнлеген һәм үзенең тиздән вафат булачагын аңлады. Чынлап та, тиздән Мөхәммәд Пәйгамбәр авырый башлый, аннары вафат була. Шулай да аңа төшерелгән изге китап кыямәт көненәчә бар булачак, сакланачак...

Әлеге изге китапны “Ярдәм” мәчете басмаханәсендә тагын нәшер итеп чыгарырга уйлыйлар.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды