Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Cоциаль-хәйрия эшендә мәхәлләнең урыны

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Cоциаль-хәйрия эшендә мәхәлләнең урыны

Cоциаль-хәйрия эшендә мәхәлләнең урыны. Мәкаләләр Бүгенге көндә татар гореф-гадәтләрен торгызу зур әһәмияткә ия. Ләкин нәрсә соң ул гореф-гадәт? Бу турыда озак сөйләргә була, шулай да традицион мөселман мәхәлләләре системасы һәм хәйрия эше - безнең гореф-гадәтләребезнең бер өлеше булу бәхәссез. Шуңа өстәп әйтергә кирәк, бүгенге заман шартларында мәхәллә традициясе һәм хәйрия эше аеруча актуаль. Шуңа күрә, бүгенге көндә татар мөселманнарының мәхәллә системасын куллану мөмкинлеген карар өчен әлеге бай тәҗрибәгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм. Тарихи яктан әлеге система һәм хәйрия эшчәнлеге бер-берсенә бәйле булуын искәртеп узарга телим.

Билгеле, мәхәллә системасын 18нче яки 19нчы гасырда булган форматта кайтару мөмкин түгел, ләкин әлеге тәжрибәне өйрәнергә, заманчалаштырырга, мәхәлләләрнең бүгенге көндә чит илләрдә ничек эшләвен карарга мөмкин һәм бу бик әһәмиятле эш.

Элек мәхәлләләр территориаль принцип буенча эшләгән. Ләкин бүгенге заманда аны бу нигездә генә оештыру бик кыен булачак.

Бүген татар мөселман мәхәлләләре экстерриториаль форматта да яши ала. Иң мөһиме – мәхәлләнең төп принцибын саклап калу. Аның төп характеристикасы нәрсә соң? Ул – кешеләрне бер идея янына туплау, аларны оештыру, шулай итеп мәхәлләгә яшәү һәм эшләү шартлары тудыру дигән сүз.

Мәхәллә кысаларында революцигә кадәрге вакытларда милли хәйриячелек эше дә формалаша. Татар элитасы үз халкының үсеше өчен инвестицияләр кертә. Татар байлары, сәүдәгәрләр татар нәшриятларына, газеталарына, мәчетләренә, уку йортларына матди яктан ярдәм итеп тора. Татар сәүдәгәрләре яшь студентларга һәм көчле галимнәргә дә ярдәм итә.

Бу халыкның гадәти көнкүреше була, ягъни мәсәлән татарлар үзләренең тормышы өчен тулысынча җавап бирә. Бу очракта, мисал өчен, экстремизм, мәдәни һәм физик деградация проблемалары үзеннән үзе төшеп кала.

Тарихчылар сүзенә караганда, системалы рәвештә хәйрия белән шөгыльләнү мәхәлләләрнең иҗтимагый халәтен ныгыта. Казанда, мисал өчен, хәйриячеләр ярдәмендә XVIII — XX гасыр башында 17 мәчет төзелә. Шуларның нибары берсе – «Мәрҗани» мәчете мәхәллә халкының уртак тырышлыгы белән булдырыла. Шәһәрнең барлык мәхәлләләре диярлек дини-мәгърифәтчелек миссияләрен финанслаган татар сәүдәгәр династияләренең фамилиясе белән аталу шуның белән бәйле. Казанның бу мәчетләре бүген дә һәркемгә билгеле: Апанай, Әҗем, Борнай, Галиев, Госманов, Юнысов һәм башкалар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, милли буржуазия мәчет һәм мәдрәсәләргә генә ярдәм итми, ә мәхәллә янында башка социаль яктан әһәмиятле объектлар да булдыра. Әйтик, абыйлы-энеле Юнысовлар 1844 елда дөньяда беренче Мөселман балалар приюты төзи һәм аны 1917 елгы революциягә кадәр эшләтә.
Татар сәүдәгәрләре шулай ук мохтаҗлар өчен яшәү һәм реабилитация урыннары (богадельня), бушлай эшләүче мөселман ашханәләре, чәйханәләр, янгыннар вакытында йортсыз калучы гаиләләргә приютлар, мохтаҗлар өчен вакытлы эш урыннары бирә торган хезмәт йортлары һэм башка урыннар ача.
19 гасыр ахырында сәүдәгәрләр Казан янында мохтаҗлар өчен яшәү урыны – ягъни эшләргә мөмкинлеге булмаганнар өчен (картлар, авырулар, инвалидлар, дәваланучылар) хәйрия йорты ача. Мондый типтагы беренче йортны ачучы кеше – сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Әхмәтҗан Сәйдәшев.

1893 елда татари милли буржуазиясе һәм интеллигенциясе Казанның ярлылар өчен Попечительләр комитетында Мөселман хәйрия җәмгыяте ача. Аңа түбәндәге бурычлар куела: мөселманнарның халәтен яхшырту, мохтаҗларга пособиеләр бирү, эш табарга ярдәм итү, ярлы һөнәрчеләрнең кул эшләрен таратырга-сатарга булышу, бушлай фатирлар бирү, хәйрия йортларына матди яктан ярдәм итү, ярлы авыруларга бушлай ярдәм күрсәтү, грамотага өйрәтү, халык ашханәләренә ярдәм итү һәм башкалар. Әлеге җәмгыятьне төзегәндә иң зур матди ярдәмне беренче гильдия сәүдәгәр А. Хөсәенов күрсәтә. Җәмгыятьтә барлыгы 200 әгъза була.

Шуңа күрә, мәхәллә системасын торгызу турында сөйләгәндә милли хәйриячелек турында да онытмаска кирәк. Мөселман мәхәлләләрен торгызу хәйриячелек белән тыгыз бәйле. Бүгенге мәхәлләләр халыкны социаль хезмәт идеясе тирәсендә берләштерә ала. Хәйрия эше бер тапкыр гына башкарылырга тиеш түгел, ә системалы булырга тиеш. Системалы булу өчен идеологик һәм социаль-оештыру базасы кирәк. Бу база булып мәхәллә тора ала.
Безнең мөселманнар гыйлемле, күбесе уңышка ирешкән кешеләр. Ләкин шул ук вакытта алар дингә дә якын булырга, исламда үз урыннарын табарга тели, шуңа күрә, социаль хезмәт бу ихтыяҗны чынга ашырырлык канал була ала. Безнең җәмгыятьтә социаль проблемалар бик күп, аларның күбесен кичекмәстән хәл итәргә кирәк: наркомания, алкоголизм, ятимлек (шулай ук социаль ятимлек), сәламәтлек белән бәйле төрле проблемалар (күзләре күрмәүчеләр, ишетмәүче һәм телсезләр, ДЦП), гаилә кризислары, җинаятьчелек, начар экология, әхлак нормалары югалу. Социаль хезмәт – радикализм һәм динне сәясиләштерү проблемасын хәл итүгә дә ачкыч булып тора. Күршеләребез иза чиккәндә, балалар ачлыктан интеккәндә, ялгыз картлар үлеп барганда идеологик бәхәсләр турында уйларга мөмкинме? Җәмгыятьтә шукадәр хәл ителмәгән проблемалар булганда (болар өчен һәр мөселман кешесенә оят булырга тиеш), без үзебезгә дөньяның икенчел сораулары белән ваклануны рөхсәт итә алмыйбыз. Идеологик сугышлар көчләүгә китерә, алар бернинди проблеманы да хәл итмичә, яңаларын гына тудыра. Бүген без, Россия татар-мөселманнары динне торгызу һәм социаль хезмәт аша бар дөньяга үсеш үрнәге тәкъдим итә алабыз.
Мәхәллә системасын торгызу белән милли мөселман юнәлешендәге хәйриячелек үсеш алачак, аның артыннан татар милләте дә аякка басачак. Чөнки системалы хәйрия эшчәнлеге өчен оештыру-идеология базасы кирәк. Бу очракта мәхәлләдән дә яхшырак база була алмый. Хәйрия фондлары – мәхәллә әгъзалары социаль эштә кулланырга тиешле инструмент кына. Бер-берсенә көн дә ярдәм итүче, уртак дин һәм идея белән берләшкән локаль җәмгыятьләр булдыру мөһим. Бу - бер-берсенә көн дә ярдәм итәргә, социаль хезмәт идеясен үстерергә әзер кешеләрне берләштерү дигэн сүз. Шуны да билгеләп узарга кирәк, традицион шура системасы мәхәллә кысаларында хәйрия эшенең планын һәм стратегиясен төзергә ярдәм итәчәк. «Ярдәм» мәчете мәхәлләсе эшчәнлегенә нигез итеп нәкъ менә шул принцип алынды. Уртак идея, социаль файдалы булу һәм хәйрия эшчәнлеге өлкәсендә бүген йөзләгән кеше бергә эшли.
Социаль эшне максималь рәвештэ киң кабул итәргә кирәк: бирегә мохтаҗларга ярдәмнән алып милли (татар) мөселман мәдәниятен үстерүгә кадәр өлкәләр керә ала. Татар милләтенең эчке финанс ресурслары белән эшләү аша татар инфраструктурасы: уку йортлары, нәшриятлар, мәчетләр, матбугат чаралары һәм башкалар үсеш алачак.
Күпсанлы татар диаспоралары арасында яңа урында мәхәллә сисетмасын саклап калучылар гына яшәп кала алуы очраклы түгел.
Нәкъ менә алар үз диннәрен, телләрен, мәдәниятен, милли үзаңын саклап кала алган. Биредә беренче чиратта Финляндия һәм Төркия татарларын билгеләп үтәргә кирәк. Бу илләрдә мәхәлләләр татар үзаңын сакларга гына түгел, мәхәллә әгъзаларының пробелмаларын хәл итәргә дә булыша. Бүген Россиянең барлык регионнарындагы татар мәхәллә вәкилләре бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм үз эшләрендә кулланырга тиеш. Бу очракта имамнар Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз эшләргә тиеш булып чыга.

Мондый мәхәлләләрнең нигезе булып бергә эшләүче мәчетләр һәм татар хәйрия фондлары тора ала. Алар тирәсендә татар тормышы формалашыр, шулай итеп Россиянең төрле регионнарында татар сәүдәгәрләре дә, татар интеллигенциясе һәм татар яшьләре дә берләшер иде.
Мәчетләр традицион рәвештә татар җәмгыятенең иҗтимагый тормыш үзәге дә булып тора. Мәчет һәрвакыт җәмгыятьнең бар өлкәсе өчен әһәмиятле, беренче чиратта, социаль урын булып кала бирә. Шуңа күрә, бүген мәчетләрне кабат татар милләтенең җыелу, дини, социаль, мәдәни, мәгърифәт һәм икътисади сорауларын хәл итү урыны итәргә була.
Шуңа бәйле рәвештә мәчетнең имамы зур әһәмияткә ия. Бүгенге имам – намазлар узуын контрольдә тотучы гына түгел. Гомумән, имамнар элек-электән бу эш белән генә шөгыльләнмәгән. Татар халкы тарихына игътибар итсәк, мәхәллә тормышының үзәге булган мәчетләрдә имамнар мәхәллә лидеры ролендә булган. Кызганыч, бу традиция сакланмаган, мәчеткә килүчеләрнең күбесе элек мәхәллә тормышы ничек булганын, гомумән әлеге системаның нәрсә икәнен дә белми.

Бүген халыкка татарда мәхәллә системасы булу турында, аның эшләү рәвеше турында җиткерә алучы бердәнбер кешеләр ул - имамнар. Алар халык белән турыдан-туры элемтәдә. Ислам динен тотучылар җомга намазына һәм башка намазларга килә, вәгазь сөйләгәндә имамнар татар халкында ислам тарихы турында сөйли ала. Дин тотучы мөселманнардан кала мәчеткә еш кына «этник мөселман»нар да килә. Алар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, имамнар бу төркем кешеләр арасында да мәгърифәтчелек эшен алып барырга тиеш. Алай гына да түгел, минем уйлавымча, имамнарга ешрак мәчеттән халык арасына чыгарга, кешеләр белән аралашырга – очрашулар үткәрергә, мәктәпләр һәм төрле оешмаларда булырга кирәк.
Билгеле, мондый мәгърифәтчелек эшен башкарыр өчен имамнар үзләре югары дәрәҗәдә гыйлемле булырга тиеш. Шуңа күрә ислам уку йортларында студентларга (булачак имамнарга) татарларда ислам тарихы турында гына түгел, татар исламының социаль тарихы, мәчетләр тирәсендә ничек итеп эшнең оештырылуы, мәхәллә тормышы, аның хәйрия эшләре турында да сөйләргә кирәк. Ягъни бу практикага юнәлгән предмет булырга тиеш.

Бүген имамнар татар халкы тормышында катнашу, мөселман кыйммәтләрен пропагандалау һәм социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәр өчен максималь рәвештә көч куярга тиеш. Социаль проблемалар спектры киң: татар мәдәниятен, татар телен саклау һәм үстерүдән алып мохтаҗларга ярдәм итүгә кадәр.

Татар милләтен саклап калуның рецепты бик гади: ислам, татар теле һәм мәхәллә. Ислам – татар халкының җәмгыятьтә мораль принципларны, гаилә кыйммәтләрен һәм дөньяга карашны формалаштыручы рухи-әхлакый нигезе. Татар теле – татар халкы менталитетының чагылышы, вәгазьләр һәм дини китаплар, әдәбият, театр, матбугат, кинематография, мәгърифәт теле. Мәхәллә татар халкының социаль кысасы, экстерриториаль характерда булса да, халыкның бердәмлек хисен, үзара ярдәм һәм аңлашуын булдыручы
үз социаль оешмасы булырга тиеш.

Мөселман булыр өчен сүз белән һәм йөрәк белән раслау да җитә. Ләкин, мөселман кешесе берни эшләмичә тик утыра икән, аның намусы тыныч була алмый. Ничек кенә булмасын, сораулар туачак, ул дин белән тирәнрәк кызыксына башлаячак һәм динне тоту белән мөселман кешесе бүгенге социаль проблемаларны хәл итүдән читтә кала алмавын аңлаячак.
Татар мөселманнары исламның социаль доктринасын тәкъдим итәргә генә түгел, бүгенге катлаулы җәмгыятьтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) диненең дәвамчылары социаль халәтне үзгәртә алуын күрсәтергә дә тиеш. Тарих бездән шуны таләп итә һәм без моны игътибарсыз калдыра алмыйбыз.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды