Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: “Ислам бөтен халыкларны берләштерә”

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Илдар хәзрәт Баязитов: “Ислам бөтен халыкларны берләштерә”

Илдар хәзрәт Баязитов: “Ислам бөтен халыкларны берләштерә”. Мәкаләләр Россияда 4 ноябрь – халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тула. Шул уңайдан “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның бәйрәм уңаеннан туган фикерләрен тәкъдим итәбез.

Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим! Газиз Мөселманнар! Әссәләмү алейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!

Халыклар Бердәмлеге көне булсынмы, Татарстан Конституциясе көне булсынмы – ике датадан Россиядәге татар-мөселманнар читтә кала алмый. Бүгенге тормышыбызның имин булуында ике бәйрәмнең дә үз роле бар. Халыклар бердәмлеге көненә килгәндә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә кешеләрне кавемнәр һәм халыклар итеп яраттым, шул рәвешле бер-берегезне танысын өчен дип әмер бирә. “Рум” сүрәсендә кешеләргә төрле телләр, тәннәренә төрле төсләр бирүе әйтелә. Сүрәдә бу хикмәтне белемле кешенең генә аңлый алуы хәбәр ителә. Бүген илебез Россияда да бик күп милләтләр яши. Безгә Аллаһы Тәгалә боерганча, бер-беребезне танып яшәргә кирәк. Без Аллаһ өчен барыбыз да тигез һәм ислам дине бөтен халыкларны тигез күрергә чакыра, шуңа бар милләтләрне дә берләштерә.

“Сөләйман” мәчете һәм анда эшләп килгән “Ярдәм” фонды мисалында әйтеп китәсем килә: без мөселманнарга гына түгел, башка дин вә милләт кешеләренә дә ярдәм итәбез. Бүген Россияда дини, милли мәсьәләдән проблема чыгарырга тырышучылар бар. Гарәп дөньясындагы фетнәләрне күреп торабыз, алар безгә гыйбрәт булырга тиеш. Әгәр проблема бар икән – аны эш белән, мөселманнарның социаль активлыгы, шәхси үрнәге белән хәл итәргә кирәк. Гомумән, минем гел әйтә торган бер сүзем бар – эшләргә кирәк. Закон буенча Россияда барлык диннәр, милләтләр дә тигез, юл барыбызга да ачык, эшлик! Безне иман һәм эш берләштерә һәм ныгыта ала.

Татарстан Конституциясен кабул итү халкыбыз һәм шулай ук мөселманнар өчен әһәмиятле вакыйга булды. Конституция нигезендә Татарстан республика булды, Россия белән килешүләр төзеде, дингә ирек бирелде. Нәтиҗәдә Татарстанда мөселманнар күп мәчетләр төзеде, мәдрәсәләр ачты. Шуңа республиканың төп законын кабул итү көне безгә граждан буларак әһәмиятле вакыйга. Алга таба президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан яңа уңышларга ирешсен. Без мөселманнар аның башлангычларына һәрвакыт теләктәш булырбыз.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, газиз милләттәшләрем, ватандашлар!

Барыгызны ихлас йөрәгемнән бәйрәмнәр белән котлап, Аллаһның сәләме белән сәләмлим. Илләребез тыныч, көннәребез мөбәрәк булсын!

Илдар хәзрәт Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды