Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ислам - гаделлек нигезе

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Ислам - гаделлек нигезе

Ислам - гаделлек нигезе. Мәкаләләр "Алар Аллаһ ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм сәдака бирерләр. "Без сезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә ашатабыз, сездән рәхмәт яисә башка әйбер өмет итмибез. Чөнки без кыямәт көнендә Раббыбыз хөкеменнән куркабыз", – дип әйтерләр. Аллаһ аларны кыямәт көне җәзасыннан саклар һәм йөзләрен якты, тормышларын бәхетле итәр".

(Коръән, Инсан сүрәсе, 8-11)

“Кардәшеңә елмаю да сәдака, кешеләр йөргән юлдан таш яки чәнечкеле чыбыкны алып ату да – сәдака…”

Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләлаһү галәйһи вә сәлләм)

“Традицион диннәрнең гаилә һәм аналарга ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирү, яшьләр сәясәте, күп төрле социаль проблемаларны хәл итү, Россия Федерациясе ораллы көчләренең патриотик рухын ныгыту кебек өлкәләрдә тулы канлы эш алып баруы өчен барлык мөмкинлеге булырга тиеш...

Владимир Путин, 1 февраль, 2013 ел.

Ислам - якыныңа карата мәрхәмәтлелек һәм ярату дине, нәкъ шушы факт бөтен дөньяда кешеләрнең исламга рухилык һәм гаделлек чыганагы буларак мөрәҗәгать итүенең сәбәбе булып тора да инде.

Башка җәмгыятьләрдәге кебек үк, Россиядә дә чишелешен көтүче күптөрле социаль проблемалар бар. Шуңа күрә, милли, конфессиональ яки башка бер социаль төркемдә булуына карамастан, барлык гражданнар да иҗтимагый тигезлек – стабильлек булдыруга үз көчен кертергә тиеш.

Җәмгыятебез эчендә күптөрле үзгәрешләр булган чорда, социаль хезмәт илебездәге дини оешмалырның төп бурычларының берсе, шулай ук Россия җәмгыятен берләштерүче һәм стабильлеккә китерүче, конфессия-ара иминлек һәм аңлашуга илтүче фактор булып тора.

Һичшиксез, мөселманнар да илебездәге социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертергә тиеш. Чөнки социаль хезмәт – һәр мөселманның: гадәти мәчеткә йөрүчеләрдән алып имам һәм галимнәргә кадәр - һәркемнең бурычы. Иман ныклыгы мөселманнар өчен нигез, моның өчен исә социаль хезмәт кылу бер шарт булып тора.

Ислам институтларының эшчәнлегендә - рәсми һәм гражданнарның оешмаларында социаль яктан файдалы эшчәнлеккә басымны ныграк бирергә кирәк. Шулай итеп, ким дигәндә, ике проблема хәл ителә: яшьләрнең радикальләшү проблемасы һәм җәмгыятьтә социаль киеренкелек проблемасы. Шуңа өстәп, социаль хезмәт традицион дини институтларның авторитетын да күтәрә. Чөнки татар халкы тарихында нәкъ менә мәчетләр ватандашларыбызга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәге булып торган.

Социаль хезмәтнең нигезендә "ышаныч" һәм "социаль гаделлек" торырга тиеш. Болар - теләсә кайсы мөселман теләктәшлек күрсәтергә әзер булган гына түген, ә Россия җәмгыятендә гомумән уңай яктан кабул ителүче позитив категорияләр. Чөнки хәзер җәмгыятебезгә әхлак нигезләрен кайтару һәм рухи сәламәтләндерү бик тә кирәк. Практика күрсәткәнчә, моңа ирешергә була, шул исәптән, социаль хезмәт аша.

Татарстанның барлык мәчетләре һәм мөселман үзәкләре, берләшмәләре арасында, ритуаль хезмәттән кала социаль яктан файдалы булган билгеле бер юнәлешләр дә беркетелергә тиеш.

Зур мәчетләрнең һәм мөселман үзәкләренең болай махсуслашуы бер яктан, дәүләткә социаль проблемаларны хәл итәргә булышачак, икенче яктан җәмгыятебезгә сәламәт рухи башлангычны кайтарачак һәм радикаль юнәлешләргә потенциаль тартылуы булган кешеләрне сәясиләшүдән файдалы юнәлешкә таба борачак. Биредә төп характеристика ул - мөселман җәмгыятен сәясиләшүдән социальләшүгә таба бору.

Шулай итеп, илебезнең рәсми мөселман риторикасында үзәк тема булып исламның сәяси сораулары түгел, ә аның социаль-файдалы потенциалы торырга тиеш.

Бу бик мөһим, чөнки, яшьләр арасындагы каршылыклы һәм радикаль юнәлешләр гаделлек хисе (шул исәптән, социаль) һәм җәмгыятебездә хәл ителмәгән сорауларга карата реакция буларак популярлык казана. Бу яшьләрне эшкә җигү һәм аларның көчен, энергиясен файдалы юнәлешкә таба бору төп максат булып тора. Социаль эшчәнлек бу контекстта деструктив агымнарга кереп китүгә каршы альтернатива тәкъдим итүнең иң дөрес алымы булып тора. Бу эшчәнлек, өммәт вәкилләренә социаль әһәмиятле һәм кирәкле булуларын тою мөмкинлеге биреп, җаваплылык өстәп, яшьләрнең һәм имамнар вакытының күп өлешен алырга тиеш.

Татарстанның иң зур мәхәлләләре һәм мәчетләрен социаль эшчәнлек ягына юнәлдерергә кирәк, шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебезне рухи яктан сәламәтләндерүне башларга һәм алга таба аннан башка үсеш булмаган рухи нигезләрне кайтарырга мөмкин булыр иде. Бу бик мөһим, чөнки социаль эш яки хәйриячелекне машиналь рәвештә, тулысынча бирелмичә, башкарып булмый. Беренчедән, кешеләр хәйрия белән шөгыльләнүчеләрнең никадәр ихлас булуын тоя. Икенчедән, социаль хезмәт спецификасы үзе үк күрсәткәнчә, аның белән җитди һәм максатчан рәвештә бары тик моңа рухи ихтыяҗы булганнар гына шөгыльләнә ала. Бер тапкыр гына башкарыла торган хәйрия акцияләре оештыру тулысынча социаль хезмәт дип атала алмый. Эре акцияләр мөһим, әмма зур чаралар арасында башкарыла торган эш тагын да әһәмиятлерәк.

Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнарының социаль хезмәт доктринасын булдыруга ихтыяҗ туа. Ул бүгенге җәмгыятебезнең көн кадагына туры килер, ягъни илебез очрашкан проблема һәм каршылыкларга нигезләнеп төзелер иде.

Бу урында сорау туарга мөмкин: ни өчен безгә социаль хезмәт буенча үз доктринабыз кирәк? Ул бар дөньядагы мөселманнарның социаль доктринасыннан аерылырга мөмкинмени? Һичшиксез, нигездә, барлык мөселманнар бертөрле, ләкин планетабызның һәр почмагында мәдәни һәм социаль факторлар мөселманнарга тәэсир ясый.

Шуның белән бәйле рәвештә, хәзер Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәтенең социаль проектлары аерым әһәмияткә ия.

Рәсми имамнар институты социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнаша ала - хәзер моны аңлау бик мөһим. Татарстанда 45 мөхтәсибәт бар, алар карамагында дистәләгән, хәтта йөзләгән мәчет, алар үз тирәсенә бик күп халыкны (имамнар, мәчеткә йөрүчеләрне) җыя. Татарстанда мәчетләрдән башка киңрәк җәелгән һәм тамыр җәйгән челтәрне күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә бу потенциал социаль проблемаларны хәл итүдә кулланылырга тиеш. Һәр мөхтәсибәт билгеле бер эш юнәлешләре ала һәм мәчетләр арасында аны бүлешә алыр иде. Мисал өчен, бер мөхтәсибәт нарко-бәйлеләр, төрмәдә утыручылар һәм военкоматлар белән, икенче бер мөхтәсибәт начар ишетүчеләр, катлаулы яшүсмерләр һәм күп балалы гаиләләр белән, өченчесе шәһәр паркларын җыештыру, ялгыз пенсионерларга, ятимнәргә һәм сугыш инвалидларына ярдәм итү буенча волонтерлык эше белән шөгыльләнә алыр иде. Казан кебек зур шәһәрдә әлеге махсуслашу һәр 50 мәчеткә дә кагыла алыр иде.

Шуның белән бәйле рәвештә, ТР Диния Нәзарәте хәйрия бүлегенең эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Бу бүлекнең функцияләренә җәмгыятьнең ярдәмгә мохтаҗ катламына ярдәм итәргә акча җыю, төрле хәйрия акцияләре(хәйрия ашларыннан алып аерым кешеләргә ярдәмгә кадәр) аша аларны дөрес бүлү, Татарстандагы мөселман яшьләренең волонтерлык эшчәнлеген оештыру, Татарстан районнарындагы мөхтәсибәтләрнең һәм башка мөселман оешмаларының социаль якка юнәлгән эшчәнлегенә стимул тудыру, шулай ук бу эшчәнлекне методик яктан тәэмин итү керә.

Өстәмә эш юнәлеше итеп бу бүлеккә Татарстан Руспубликасы мөслеманнарының социаль хезмәте доктринасын булдыру бурычын куябыз. Аны әзерләгәннән соң, социаль хезмәт доктринасының төп положениеләре тезислар рәвешендә "Татарлар һәм ислам дөньясы" дип аталган уртак концепциягә керә алыр иде. Бу проект 2012 елда татар имамнары съездында тәкъдир ителде. Шулай да, күләме һәм әһәмиятле булуы белән, бу доктрина аерым эшләнүгә лаек.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, хәйрия бүлеге җаваплылыгына җәмгыятьтәге мохтаҗлар катламына ярдәм итү дә, катлаулы социаль хәлгә калган гражданнарга мораль һәм матди яктан ярдәм итү өчен хәйрия ашлары һәм башка акцияләр уздыру да керә.

Татарстандагы мөселман оешмалары социаль хезмәт юнәлешен активрак үстерсен өчен урыннарда шартлар тудыру да бик мөһим.

Татарстандагы мөселман оешмаларының социаль яктан файдалы эшчәнлеге үссен өчен шартлар һәм стимул тудыру «Социаль хезмәт» дип исемләнгән республикакүләм бәйге проектын оештыру, социаль-хәйрия өлкәсендә эшчәнлекнең үзенчәлекләренә багышланган методик семинарлар, шулай ук концептуаль һәм практик сорауларга, Россиядә традицион конфессияләрнең социаль хезмәт проблемаларына караган фәнни-практик конференцияләр үткәрү аркылы башкарылырга тиеш.

Республикакүләм «Социаль хезмәт» бәйгесенең максаты – грантлар системасы аша төрле мәчетләр һәм Татарстанның башка мөселман оешмаларына социаль яктан файдалы эшчәнлек буенча иң яхшы проектларга акча бүлеп бирү.

Бәйгенең структурасы түбәндәгечә булырга тиеш: ел саен социаль эшчәнлек буенча иң яхшы проект/стартапларга бәйге игълан ителә. Мөхтәсибәтләр, мәчетләр һәм Татарстанның башка мөселман оешмалары социаль эшчәнлек буенча оригиналь проектларын чынга ашыру буенча үзләренең махсус гаризаларын тәкъдим итәргә тиеш. Кайсы инициативаларны күтәреп алырга кирәклеген Бәйгенең Советы хәл итәр иде.

Хәйрия бүлегенә мөхтәсибәтләр һәм Республикабызның башка мөселман оешмалары өчен социаль эшчәнлек буенча мастер-класслар һәм семинарлар оештырырга кирәк. Лекторлар буларак теоретиклар да, социаль эшчәнлек өлкәсендә практикасы булган кешеләр дә чыгыш ясарга тиеш. Ким дигәндә, һәр мөхтәсибәттә социаль эшчәнлеккә җаваплы кешеләр булуына, күп дигәндә, үзләренең төрле группа инвалидлар һәм социаль мохтаҗлар өчен Реабилитация үзәкләре булдыруга ирешергә кирәк. Тәкъдим буларак, һәр районга махсуслашу кертергә була: бер мөхтәсибәт нарко-бәйлеләр, икенчесе төрмәдә утыручылар, өченчесе начар ишетүчеләр һәм күп балалы гаиләләр белән шөгыльләнә алыр иде һ.б.

Шулай ук төрле группа авырулар, инвалидлар, социаль мохтаҗлар белән эшләү буенча семинарлар да оештырырга кирәк. Беренче чиратта, наркобәйлеләр, төрле группа инвалидлар, ятимнәр, ялгыз картлар һәм девиант холыклы балалар белән эшләргә өйрәтергә кирәк. Шулай ук түбәндәге проблемаларны хәл итү дә зур әһәмияткә ия: таркалучы гаиләләр, ялгыз аналар, яшьләр арасында белем алу, мәгърифәт мәсьәләсе, җәмгыятькә экологик һәм шәһәрнең башка проблемаларын хәл итәргә булышу, милләтара һәм динара конфликтар һ.б.

ТР Диния Нәзарәтенең хәйрия бүлеге даими рәвештә социаль эшчәнлеккә караган актуаль сораулар һәм проблемаларга багышланган фәнни-практик конференцияләр оештырырга тиеш. Мондый конференцияләрнең максаты – Россиянең дини оешмаларының социаль хезмәт методикасын һәм методологиясен яңа дәрәҗәдә карау һәм тикшерү, социаль проектларга һәм дини оешмалар практикасына карата кулланып булган дәүләт-динара мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсен, социаль проблемаларны хәл итүдә динара хезмәттәшлекне өйрәнү, Россиянең дини оешмалары социаль эшчәнлеге методларын кулланып карау, яшьләр һәм җәмгыятьнең башка катламнары белән эшләү ысулларын өйрәнү һ.б. Мондый конференцияләрдә тарихчыларны, социологларны, дин белгечләрен, дини оешма вәкилләрен, профильле дәүләт оешмаларын һәм имамнарны катнаштырырга кирәк.

ТР Диния Нәзарәтенең Хәйрия бүлеге эшчәнлегенең аерым бер юнәлеше булып мәдрәсәләрнең сәләтле студентларына Россия ислам университетында укуларын дәвам итәргә булышу тора. Татарстанның төрле мәдрәсәләрендә укучы сәләтле мөселман яшьләренә стимул булдыру, илебезнең алдынгы мөселман вузында укуларын дәвам иттерү максатында ТР Диния Нәзарәтенең махсус стипендиясен булдырыр өчен акча җыярга кирәк.

ТР Диния Нәзарәтенең социаль юнәлешен алып баручы җитәкчелек, җирле мөселман оешмаларының социаль хезмәт алып баруын тикшерү өчен, Татарстан районнарына даими рәвештә йөрергә тиеш.

ТР Диния Нәзарәте хәйрия бүлегенең социаль эшчәнлеккә стимул тудыручы тагын бер әһәмиятле проекты - «Ислам волонтерлары» проекты булып тора. Ул Татарстан мөселман яшьләренең социаль яктан файдалы эшчәнлеген тормышка ашыруга багышлана.

Әлеге проект кысаларында, волонтерлык нигезендә, яшьләрне тартып җәмгытьнең социаль мохтаҗ катламына карата ярдәмгә багышланган хәрия акцияләре оештыру планлаштырыла. Бу эш ТР Диния Нәзарәтенең хәйрия һәм яшьләр бүлеге белән бергә алып барылырга тиеш. Бу проект кысаларында яшь активистларның мобиль волонтерлык төркемнәрен булдырырга кирәк. Алар төрле акцияләрдә катнаша алыр иде.

Мисал өчен, шәһәрне яшелләндерүдә, паркларда чүп җыю, җыештыру чараларында, кан бирү, мохтаҗларга ашыгыч рәвештә акча җыю (мисал өчен, операциягә), балалар йортларында бәйрәмнәр оештыру, хәйрия ашлары (ифтарлар һ.б.), бәйгеләр, ТР Диния Нәзарәте чараларын үткәргәндә ярдәм итү һ.б.

Шулай ук волонтерлар төркеме татар халкының тарихы һәм татар халкының бүгенге хәле, дин нигезләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышланган ПИАР-акцияләр дә оештырырга тиеш. Мисал өчен, барлык теләүчеләргә танылган галимнәрнең мәдәни һәм фәнни-популяр лекцияләрен, дәвам итеп, аларны түгәрәк өстәл рәвешендә тикшерүен оештыру мөмкин. Мондый мәгърифәтчел эшләрнең максаты – традицион исламны пропагандалау.

ТР Диния Нәзарәте хәйрия проектларының тагын бер әһәмиятле юнәлеше – ул гаилә, балалар һәм хатын-кызлар белән эшләү буенча Комитет оештыру.

Комитет эшчәнлеге Татарстан мөслимәләрен ТР Диния Нәзарәте тирәсенә җыюга, аларны берләштерүгә һәм татар хатын-кызлары арасында ислам кыйммәтләрен, шулай ук традицион кыйммәтләрне заманча калыпка салып пропагандалауга багышланган акцияләр оештыруга нигезләнә.

Комитетның максаты – әни булуның ролен күтәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаиләләрне ныгыту һәм җәмгыятьнең барлык сфераларында гаилә ролен күтәрү максатында җәмгыятебезнең иҗтимагый, социаль һәм мәдәни тормышында, җәмгыятьнең әхлак нигезләрен ныгытуда, хатын-кызларны активлаштыру.

Бу бүлек гаилә кыйммәтләренә багышланган курслар оештыру белән шөгыльләнергә һәм танышу үзәге аркылы яучылык институтын торгызырга тиеш.

Бу Комитет эшчәнлегендә максималь рәвештә Татарстанның Мөслимәләр берлеге тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Өлешчә алганда, Гаиләләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклап калу хезмәтен, Ялгыз яки аерылган мөселманнар өчен гаилә торгызу үзәге, Мөслимәләрне эшкә урнаштыру бюросын торгызырга һәм активлаштырырга кирәк. Комитет хатын-кызлар арасында алкгоголизм пробелмасын хәл итүгә, Татарстан районнарында Гаилә кору һәм эшкә урнаштыру үзәкләрен булдыруга, ятим балаларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган программаларны төзергә һәм аларны тормышка кертеп җибәрергә тиеш.

Нәтиҗәле эшчәнлек һәм максатларны тормышка ашыру өчен Комитет җитәкчелеге ТР районнары һәм шәһәрләренә тикшерү белән барырга, җирле хатын-кыз оешмаларының конференцияләре, утырышларында катнашырга, авылларга вәгазь-нәсыйхәтләр белән йөрергә тиеш.

Татарстанда шулай ук даими рәвештә мөселман киемнәре мода күрсәтүләре, милли һәм мөселман киемнәре белән шөгыльләнүче дизайнерлар һәм модельерлар арасында бәйгеләр, шулай ук ел саен уздырылучы «Мөслимә» дип исемләнгән рухи матурлыкка багышланган бәйге уздырылырга тиеш.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең социаль юнәлешле эшчәнлеге якын берничә елда яңа дәрәҗәгә чыгарга, Респбликабыз социаль эшчәнлектә үрнәк булырга тиеш. Татарстанда мохтаҗлар өчен төрле иң эффектив һәм киң таралган реабилитация һәм консультация үзәкләре челтәре, мөселман оешмалары арасында җәмгыятебезнең ярдәмгә мохтаҗ катламнары белән эшли белүче, аларга социаль ярдәм күрсәтә профессионаллар булырга тиеш. Бу эштә төп басымны, иң актив һәм социаль яктан сизгер булган җәмгыять катламы булган яшьләргә юнәлдерергә кирәк. Ислам – ул гаделлек һәм Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәте чыганагы, моны һәр мөселман белә. Хәзер моны ватандашларыбызга да күрсәтүгә, аларның моны тоюына ирешергә кирәк.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды