Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Исламда социаль хезмәт әһәмияте

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Исламда социаль хезмәт әһәмияте

Исламда социаль хезмәт әһәмияте. Төп яңалыклар

Бу чыгыш 2014 елгы. Ул бүген дә мөхимлеген югалтмаган.

 

«Алар Аллаһ ризалыгы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм сәдака бирерләр. "Без сезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә ашатабыз, сездән рәхмәт яисә башка әйбер өмет итмибез. Чөнки без кыямәт көнендә Раббыбыз хөкеменнән куркабыз", – дип әйтерләр. Аллаһ аларны кыямәт көне җәзасыннан саклар һәм йөзләрен якты, тормышларын бәхетле итәр». (Коръән, Инсан сүрәсе, 8-11)

“Кардәшеңә елмаю да сәдака, кешеләр йөргән юлдан таш яки чәнечкеле чыбыкны алып ату да – сәдака…” Мөхәммәд
Пәйгамбәр (салләлаһү галәйһи вә сәлләм)

“Традицион диннәрнең гаилә һәм аналарга ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирү, яшьләр сәясәте, күп төрле социаль проблемаларны хәл итү, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең патриотик рухын ныгыту кебек өлкәләрдә тулы канлы эш алып баруы өчен барлык мөмкинлеге булырга тиеш...» Владимир Путин, 1 февраль, 2013 ел.

Башка җәмгыятьләрдәге кебек үк, Россиядә дә чишелешен көтүче күптөрле социаль проблемалар бар. Шуңа күрә, милли, конфессиональ яки башка бер социаль төркемдә булуына карамастан, барлык гражданнар да иҗтимагый тигезлек – стабильлек булдыруга үз көчен кертергә тиеш.

Һичшиксез, мөселманнар да илебездәге социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертергә тиеш. Чөнки социаль хезмәт – һәр мөселманның: гадәти мәчеткә йөрүчеләрдән алып имам һәм галимнәргә кадәр - һәркемнең бурычы. Иман ныклыгы мөселманнар өчен нигез, моның өчен исә социаль хезмәт кылу бер шарт булып тора.

Мөселманнар үзләре яшәгән җәмгыятькә файда китерергә тиеш, бу безнең изге бурычыбыз. Нәкъ менә социаль стабильлек аркылы экстремистик һәм башка радикаль юнәлешләргә профилактика ясала. Бу өлкәнең әһәмияте шунда – кешелекнең башка хезмәт юнәлешләре белән чагыштырганда, хәйрия һәм башка социаль яктан файдалы эшләр кешедән билгеле бер күләмдә белем һәм мөмкинлек кенә түгел, зур теләк һәм ихласлык та таләп итә.

Тулысынча бирелмичә, социаль эш яки хәйриячелекне башкарып булмый. Беренчедән, кешеләр хәйрия белән шөгыльләнүчеләрнең никадәр ихлас булуын тоя. Икенчедән, социаль хезмәт белән җитди һәм максатчан рәвештә бары тик моңа рухи ихтыяҗы булганнар гына шөгыльләнә ала. Бер тапкыр гына башкарыла торган хәйрия акцияләре оештыру тулысынча социаль хезмәт дип атала алмый. Эре акцияләр мөһим, әмма зур чаралар арасында башкарыла торган эш тагын да әһәмиятлерәк.

Алай гына да түгел, хәйрия инициативасын әйләнә-тирәдәге кешеләр һәрвакыт хуплап кабул итми, киресенчә, бик еш аңлашылмаучанлыклар һәм кире кагу килеп чыга. Бер сүз белән әйткәндә, социаль хезмәт – үзенчәлекле өлкә, аның өчен профессионализм да, ихласлык ягъни ышаныч та мөһим. Мөгаен, нәкъ менә шуңа, бу өлкәдә эшләү иң катлаулы һәм үзенчәлекле эшләрдән санала. Социаль хезмәт белән шөгыльләнү ниндидер шәхси эгоистик уйлардан чыгып түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш.

Шуның белән бәйле рәвештә, Россия мөселманнарының социаль доктринасына ихтыяҗ туа. Ул бүгенге Россия җәмгыятенең көн кадагына туры килер, ягъни илебез очрашкан проблема һәм каршылыкларга нигезләнеп төзелер иде.

Әлеге текстны Россия мөселманнарының социаль хезмәте өчен доктрина проекты, билгеле бер база дип кабул итәргә мөмкин. Аны үстерергә, тулыландырырга һәм уртага салып сөйләшергә дә кирәк.

Бу урында сорау туарга мөмкин: ни өчен социаль доктрина Россия мөселманнары өчен аерым булырга тиеш? Ул бар дөньядагы мөселманнар өчен уртак була алмыймы? Һичшиксез, нигездә, барлык мөселманнар бертөрле, ләкин планетабызның һәр почмагында мәдәни һәм социаль факторлар мөселманнарга тәэсир ясый. Мисал өчен, күпчелек мөселман илләрендә ятимлек һәм ялгыз картлар проблемасы юк. Мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән илләрдә ятимнәр яки картлар йорты гомумән юк. Наркомания, алкоголизм, аерылышу һәм башка проблемалар белән дә шул ук хәл. Ләкин безнең җәмгыять өчен бу сораулар зур әһәмияткә ия, димәк, Россия мөселманнарына бу проблемаларны хәл итү буенча эш стратегиясен булдырырга кирәк. Шуңа күрә, безнең доктринада инвалидлар, ятимнәр, наркоманнар, ялгыз аналар белән эшләүгә зур әһәмият биреләчәк.

Рәсми имамнар институты социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнаша ала - хәзер моны аңлау мөһим. Татарстанда 45 мөхтәсибәт, алар карамагында дистәләгән, хәтта йөзләгән мәчет, алар үз тирәсенә бик күп халыкны (имамнар, мәчеткә йөрүчеләрне) җыя. Татарстанда мәчетләрдән башка киңрэк җәелгән һәм тамыр җәйгән челтәрне күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә бу потенциал социаль проблемаларны хәл итүдә кулланылырга тиеш. Һәр мөхтәсибәт билгеле бер эш юнәлешләре ала һәм мәчетләр арасында аны бүлешә алыр иде. Мисал өчен, бер мөхтәсибәт нарко-бәйлеләр, төрмәдә утыручылар һәм военкоматлар белән, икенче бер мөхтәсибәт начар ишетүчеләр, катлаулы яшүсмерләр һәм күп балалы гаиләләр белән, өченчесе шәһәр паркларын җыештыру, ялгыз пенсионерларга, ятимнәргә һәм сугыш инвалидларына ярдәм итү буенча волонтерлык эше белән шөгыльләнә алыр иде. Казан кебек зур шәһәрдә әлеге махсуслашу һәр 50 мәчеткә дә кагыла алыр иде.

Россия һәм Татарстан мөселманнарының бүгенге үсеш этабында мөселман оешмаларының социаль хезмәт юнәлешендә практик эше өчен төп юнәлешләр һәм киңәшләр җыелмасын булдыру ихтыяҗы бар. Мөселманнар һәм ислам оешмалары якын арада шөгыльләнергә тиешле социаль проблемалар арасында түбәндәгеләрен аерып чыгару мөһим: инвалидлар, ялгыз картлар, ятимнәр һәм девиант холыклы балалар, алкоголиклар һәм наркоманнар, аерылышучы гаиләләр, ялгыз аналар белән эш, шулай ук яшьләр арасында белем бирү, мәгърифәт белән шөгыльләнү, җәмгыятькә экология һәм башка шәһәр проблемаларын, милләтара һәм динара конфликтларны хәл итәргә булышу.

Әлеге проблемалар белән эшләү буенча тәкъдимнәргә күчкәнче, социаль хезмәт өчен базаны ничек булдырырга һәм бу юнәлештә эшләү өчен имамнарны ничек рухландырырга, дигән әһәмиятлерәк сорауларны хәл итәргә кирәк.

Манарадан – мәчеткә

Бүген Татарстанда 1300дән артык мәчет. Казанда гына да алар 50дән артык. Шулай да, бу саннарга артык шатланырга кирәкми, чөнки аларның ни дәрәҗәдә функциональ булулары сорау булып кала бирә. Авылларда күп мәчетләр йозакка бикләнгән һәм бәйрәм көннәрендә генә, ә кайберләре җомга намазына гына ачыла. Тулысынча мөселман тормышы кайнап тормаган: намаз, мәгърифәт, белем алу, ярдәмләшеп яшәү һ.б. булмаган шундый бинаны манарасы өчен генә мәчет дип атап буламы икән? Пәйгамбәребез с.г.в. заманыннан ук мәчетләр күптөрле социаль функцияләр үтәгән, революциягә кадәрге татарларда да шул ук хәл булган. Татар халкының иҗтимагый тормышы нәкъ менә мәчет тирәсендә формалашкан. Тик хәзер, ни кызганыч, бу функция үтәлми диярлек.

Бу этапта Татарстан мөселманнары алдында яңа мәчетләр төзү соравына караганда, төзелгәннәрендә тулы канлы тормыш алып соравы алгарак чыга. Бер сүз белән әйткәндә, максат – манаралы бинаны чын мәчеткә әйләндерү, аңа тормыш өрү.

Моны бары тик традицион татар мәхәллә системасын торгызганда гына чынга ашыру мөмкин. Ул үз чиратында милли ислам хәйриячелеген торгызыр иде. Бүген яшьләрнең радикальләшүе яшь мөселманнарның билгеле бер мәчеткә билгеләнмәве, традицион социаль челтәрләргә бәйле булмавы, ә мәчеттән-мәчеткә төрле вәгазь укучылар артыннан күчеп йөрүе белән бәйле. Бу, үз чиратында, җиргә, Ватанга, халыкка бәйле булмаган билгеле бер менталитет формалаштыра. Шуңа күрә хәзер әлеге традицион татар институтын торгызу бик мөхим. Әлбәттә, моны заманча зур шәһәр контекстын истә тотып, яңа технологияләр (интернет, портатив чаралар һ.б.) кулланып башкарырга кирәк.

Шуның белән бәйле рәвештә, мөселман оешмалары эшчәнлеген үстерү, мөхтәсибәтләр һәм мәчеткә йөрүчеләр арасында элемтә ныгыту буенча тәкъдимнәрнең берсе – «ТР электрон хакимияте» мисалында «Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уртак Интернет-портал»ын булдыру.

Мондый портал аша мәхәллә эшчәнлегенә юнәлеш бирү, мәчеткә йөрүчеләр арасында элемтә тоту, лекцияләрне, социаль акцияләрне һәм Татарстаннның төрле мәчетләрендәге вәгазьләрне трансляцияләү, имамнарга яки Голәмәләр шурасына сораулар бирү, никах, җеназа, исем кушу, корбан, хаҗ һ.б. чараларга гариза калдыру, шулай ук Татарстандагы мәхәллә һәм мәчетләрнең яңалыклары белән танышу мөмкин булыр иде. Портал аша мөселманнар Республиканың теләсә-кайсы районында барган кызыклы лекцияләр, вәгазьләрнең яки акцияләрнең трансляциясен карый алыр, шулай итеп Татарстан өммәте берләшер иде. Шулай ук бу ТР Диния Нәзарәтенең халык белән эшләүдә интерактивлыгын күтәрер иде. Өстәвенә, бу порталда мөхтәсибәт һәм мәчетләрнең икътисади һәм оешма отчетлары урын алырга мөмкин, бу исә, үз чиратында, әлеге структуралар эшчәнлеген максималь рәвештә аңлаешлы, ачык итеп күрсәтә.

Татарстанда күпчелек мөселманнарның яшьләр булуын исәпкә алганда, бу проектка ихтыяҗ булачак һәм бу эш ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте авторитетын күтәрәчәк.

Чөнки имамнар һәм Диния Нәзарәтенең яшьләр, һәм гомумән, мөселманнар арасында авторитеты төшүнең бер сәбәбе – аларның ябык һәм халыктан ерак булуында. Бу – яшьләр арасында радикальлек үсүнең һәм традицион булмаган ислам юнәлешен алып баручы вәгазь сөйләүчеләрнең популярлыгы артуның сәбәбе.

Мөселманнарның Диния Нәзарәте социаль юнәлешле булырга тиеш, яшьләр һәм башка мәчеткә йөрүчеләр белән эшләүнең барлык каналларын кулланырга кирәк. Экстремизм профилактикасының төп алымы нәкъ менә шунда.

Икътисади якны ничек хәл итәргә?

Татарстанда һәм Россиянең башка регионнарында билгеле бер капитал туплагач, яңа мәчет төзергә теләүче эшмәкәрләр еш очрый. Кызганыч ки, мәчет төзү белән, меценатлар мәчет эшчәнлеген үстерүгә акчалата ярдәм күрсәтми. Хәтта ярдәм итсәләр дә, киләчәккә караучы юк – 20, 30 яки 50 елдан соң мәчет ничек һәм нинди акчага яшәячәк соң? Шуңа күрә, мәчет төзегәндә, билгеле бер модельне – мәхәлләне чынга ашырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәчет төзүнең сметасын ясаганда, шунда ук мәчет эшчәнлеге алып барачак юнәлешләр буенча материаль-техник базаны да исәпкә алырга кирәк.

Татарстанга бәйле рәвештә сүз алып барсак, безнең регион өчен эшләп килүче мәчетләрдә мохтаҗларга ярдәм, төрле группа инвалидлар өчен реабилитация үзәкләре ачу – актуаль мәсьәлә. Шул ук вакытта, мәчетләрдә әлеге эшчәнлекне икътисади яктан да алып бара алырлык шартлар булырга тиеш. Моның өчен мәчетләр янында кибетләр өчен урын булдырырга, зур булмаган автостоянка өчен җир бирергә, мәчеткә йөрүчеләр Советын булдырырга, аның әгъзалары өчен зур булмаган кертем оештырырга һ.б. кирәк.

Социаль эшчәнлектә ММЧ белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирергә кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларында социаль эшчәнлекне актив рәвештә яктыртып, җәмгыятьтә исламофобия булу ихтималын киметергә генә түгел, яңа социаль проектларны чынга ашыруда ярдәм итәрлек яшьләрне һәм меценталарны тартырга да мөмкин булыр иде. Әгәр кешеләр мәчетләрнең чыннан да файдалы эш башкаруын күрсә, бу юнәлешкә кушылырга теләр иде.

Татарстан территориясендә шартлы рәвештә «Социаль хезмәт» дип аталган Республика Фондын булдыру социаль хезмәт проектын тормышка ашыруда әһәмиятле пункт булып тора. Фонд грантлар системасы аша акчаны төрле мәчетләргә һәм социаль яктан файдалы эшләргә юнәлдерер иде.

ТР Диния Нәзарәте җитәкчелегенә бу Фондны булдыруның инициаторы булырга, шулай ук, акча табу буенча эш алып бару өчен эре предприятиеләр һәм бизнесменнар белән эшләргә кирәк. Фонд эшчәнлеге түбәндәгечә булырга тиеш: ел саен Татарстан мәчетләре арасында социаль эшчәнлек буенча проектлар арасында бәйге игълан ителә. Мөхтсибәтләр яки мәчетләр социаль хезмәт буенча проектларын чынга ашыруга гариза калдыра. Кайсы инициативаларны күтәреп алырга кирәклеген Фонд Советы хәл итә.

Зәкят, фитр сәдакасы (Коръәндә күрсәтелгәнчә, алар 8 категория моселманнар арасында тотылырга тиеш) кебек очраклардан кала, социаль эш, милли һәм дини факторларга карамастан, барлык мохтаҗларга юнәлергә тиеш. Мөселманнар барлык җәмгыять өчен яхшы шартлар булдырырга тиеш, ярдәмнең чыннан да мохтаҗ булганнарга барып җитүе мөһим.

Моңа бәйле рәвештә, аз керемле кешеләр калдырган гаризаларны яхшылап өйрәнергә кирәк, акчалар тиешле урынга барып җитәргә тиеш. Социологиядә «профессиональ мохтаҗлык» дигән термин бар. Бу термин сәламәт һәм эшләргә көче булган кешеләрнең, икътисади бонуслар алыр өчен, мохтаҗ кеше образын тудыруны аңлата. Шуңа күрә, социаль өлкә хезмәткәрләренә барлык сорауларны җентекләп тикшерергә, эшчәнлекләрен максималь рәвештә ачык итәргэ кирәк.

Югарыда билгеләп үтелгәнчә, мөселман оешмалары шөгыльләнергә тиешле социаль проблемалар арасында якын арада түбәндәгеләрен аерып алырга кирәк: инвалидлар, ялгыз картлар, ятимнәр һәм девиант холыклы балалар, алкоголиклар һәм наркоманнар, аерылышучы гаиләләр, ялгыз аналар белән эш, шулай ук яшьләр арасында белем бирү, мәгърифәт белән шөгыльләнү, җәмгыятькә экология һәм башка шәһәр проблемаларын, милләтара һәм динара конфликтларны хәл итәргә булышу.

Түбәндә бу юнәлешләр буенча эшчәнлек буенча тәкъдимнәр һәм практик рекомендацияләр урын алачак.

Инвалидларны реабилитацияләү

Инвалидлар белән эшләү мәчетләр каршында Реабилитация үзәкләре ачуны үз эченә кертергә тиеш. Биредә инвалидларны карап кына калмыйча, аларга белем алу һәм ял, шулай ук үз өйләрендә ярдәм итү программалары булдырылыр иде.

Гражданнарны инвалидлар белән эшләргә өйрәтә торган махсус курслар әлеге эшчәнлекнең төп пункты булып тора.

Бу эшне оештыру өчен һәр мөхтәсибәт 2 кешесен төрле категориядәге инвалидлар белән эшләргә өйрәнү курсларына җибәрергә тиеш. Алга таба алар үз белемнәрен районның башка мәчетләренә дә тарата ала.

Ятим инвалидлар аерым бер категория булып тора. Мөселман оешмалары үз урыннарында бу балаларны уллыкка алуда ярдәм итәргә һәм балалар өчен реабилитация, ярдәм күрсәтелә торган махсус интернатлар булдырырга тиеш.

Җәйге балалар лагерен оештырганда, Казанның «Сөләйман» мәчете тәҗрибәсенә карап, сәламәт һәм инвалид балаларны бергә укыту файдалы булыр иде. Чөнки сәламәт балалар биредә инвалид балаларны хөрмәт итәргә, аларга ярдәм күрсәтергә өйрәнә, икенчеләре исә үзләрен җәмгыятьнең тулы бер вәкиле итеп хис итә - ә бу реабилитация өчен бик мөһим пункт булып тора.
Ятимнәр белән эш

Татарстан мәчетләре төрле балалар йортларын шефлыкка ала алыр иде. Балалар өчен мәчетләр каршында белем алу курслары оештырырга, аларны җәйге лагерьләргә, хәйрия ашларына чакырырга һ.б. мөмкин.

Бу категория балаларның киләчәктә кыек юлдан китү куркынычы зур. Шуңа күрә, мәчет каршында укыту зур мәгънәгә ия, биредә алар әдәп һәм әхлак нигезләренә төшенә, рухи яктан ныгый ала. Болар исә тормышта югалып калмаска, һичшиксез, ярдәм итәчәк.

Ятимнәр белән эшләгәндә шуны да истә тотарга кирәк: алар өчен төп ярдәм – ул бүләкләр түгел, ә белем бирү, тәрбияләү, аларның шәхес буларак формалашуына ярдәм итү. Артык игътибар һәм артык күп бүләкләр яшүсмерләрнең шәхес буларак үсешенә зыян салырга мөмкин. Төп максат – мохтаҗлар түгел, ә сәламәт кеше тәрбияләү.

Ялгыз картларга ярдәм

Ялгыз картлар белән эштә төп юнәлеш – аларга өйдә ярдәм итү, өйләрен җыештыру, киемәр, ризык һәм дарулар белән тәэмин итү.

Мәчетләр үз районы, авылы, урамында булган мохтаҗ пенсионерларның исемлеген төзергә тиеш. Әлеге ярдәмне күрсәтүдә шәкертләр һәм мәчеткә йөрүчеләрне катнаштырырга кирәк.

Шулай ук төрле хәйрия акцияләре – ашлар, кием җыю һ.б. үткәрергә мөмкин. Кием җыйганда шуңа игътибар итү мөһим – ул киерлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Алкогольгә бәйлеләр һәм наркоманнарны дәвалау

Шулай ук наркодиспансерлар белән дә хезмәттәшлек итәргә, мәчетләр каршында савыктыру һәм реабилитация курслары оештырырга кирәк.

Авыруларга дәваланудан соң да ярдәм итү зур әһәмияткә ия. Наркобәйлеләрне ассоциаль чокырдан тартып чыгару мөһим.

Мәчетләрдә алкогольнең зыяны турында лекцияләр укылырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган акцияләр үткәрергә, антиалкоголь пропагандага яшьләрне дә тартырга була.

Гаиләләрне ныгыту

Җәмгыятебездә гаилә тотрыклылыгы проблемасы, демографик күрсәткечләрнең түбән тәгәрәве билгеле. Мәчетләр гаиләләрне ныгытуда катнаша һәм яңа гаиләләр булдыруга үз өлешен кертә ала.

Һәр мөхтәсибәт, шулай ук район һәм шәһәрләрнең зур мәчетләре каршысында танышу үзәкләре оештырырга кирәк. Мөселман оешмалары гаиләләр өчен аерылышуларны кичектерергә ярдәм итүче анти-кризис үзәкләре дә ачарга тиеш. Мондый үзәкләр эшчәнлегендә дин белгечләре генә түгел, психология һәм социлогоия фәннәре буенча әзерлеге булган кешеләр дә катнашу мөһим.

Мәчеткә ялгыз аналар мөрәҗәгать иткән вакытта, мондый үзәкләр яңа тормыш иптәше эзләүдә дә булышырга, балалар тәрбияләүдә матди һәм мораль яктан да ярдәм күрсәтергә тиеш.

Экологик акцияләр

Заманның иң җитди проблемаларының берсе - әйләнә-тирәбезнең экологик халәте. Бу бигрәк тә шәһәрләргә кагыла.

Мәчет һәм мөхтәсибәтләр каршында яшь активистларның волонтерлык төркемнәрен оешытырырга кирәк. Алар шәһәрнең төрле акцияләрендә катнашыр иде. Мисал өчен, шәһәрне яшелләндерүдә, паркларда чүп җыю, җыештыру чараларында...

Мондый мобиль яшьләр төркеме башка акцияләр оештыруда да катнаша ала. Әйтик, кан бирү, мохтаҗларга ашыгыч рәвештә акча җыю (мисал өчен, операциягә), балалар йортларында бәйрәмнәр оештыру, хәйрия ашлары, бәйгеләр үткәргәндә ярдәм итү һ.б.

Динара һәм милләтара хезмәттәшлек

Мөселман оешмалары теләсә-кайсы милләт яки конфессия арасында чыккан конфликтларны хәл итүдә актив катнашырга тиеш. Бу үзара килеп чыккан проблемаларга да, публика каршындагы кофликтларга да кагыла. Бу максатта мөхтәсибәтләр каршында мондый очраклар белән шөгыльләнүче махсус группалар оештырылырга тиеш.

Алай гына да түгел, мәчетләрдә Урта Азиядән һәм Төньяк Кавказдан килгән мөселман мигранталары өчен Татарстан җәмгыятенә адаптацияләнү үзәкләре булдырырга кирәк. Идел буе мөселманнарына мигрантлар түгел, ә биредәге мөселманнар аларга тәэсир ясарга тиеш.

Мәчетләр шулай ук башка традицион диннәр белән берлектә төрле акцияләр оештыруда катнаша ала. Монда спорт чараларын, түгәрәк өстәлләр һ.б. кертергә мөмкин.

Дини мәгърифәтчелек

Дини мәгърифәтчелек, һичшиксез, мәчетләрдә башкарыла торган социаль эшнең бер өлеше булып тора. Россиягә исламның төрле традицион булмаган һәм радикаль агымнары кереп торганда һәм аларның яшьләр арасында популярлашып барган вакытында, илебез өчен традицион булган исламны пропагандалау аеруча зур әһмияткә ия.

Дини мәгърифәтчелек татарлар өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбенә, матуриди гакыйдәсенә, шулай ук халкыбызда гасырлар дәвамында формалашкан гадәтләргә нигезләнеп алып барылырга тиеш.

Моның өчен Татарстан мәчетләрендә ислам дине нигезләре буенча курслар оештырырга кирәк. Бу курсларда ислам дине нигезләреннән кала, яшьләргә патриотик рух һәм Россия җәмгыятенең тулы әгъзасы булу теләген тәрбияләргә кирәк.

Мәчетләр каршында шулай ук яшьләр өчен түгәрәкләр, лекториумнар оештырырга була, бирегә галимнәрне, имамнарны, җәмгыять эшлеклеләлер чакырырга мөмкин.

Мөхтәсибәтләрнең һәм зур мәчетләрнең бу очракта эш моделе түбәндәгечә булырга тиеш:

1. Лекториум. Биредә танылган галимнәрнең мәдәни һәм фәнни-популяр лекцияләрен, түгәрәк өстәлләр оештыру күз алдында тотыла.

2. Иҗади клуб. Биредә яшьләрне милли һәм заманча сәнгать, кул эшләренә өйрәтү буенча мастер-класслар, семинарлар үткәрелә.

3. Туган якны өйрәнү түгәрәге. Бу проект кысаларында татар халкының, мәдәни һәм дини сәнгатенең тарихын, бүгенгесен өйрәнү, аны популярлаштыру буенча төрле акцияләр күз алдында тотыла. Биредә шулай ук гаиләләрдә яки мәчетләрдә сакланып калган иске китапларны җыю, фото-бәйгеләр оештыру һ.б. булырга мөмкин.

4. Социаль эшчәнлек өчен волонтерлар төркеме. Биредә җәмгыятьнең социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ катламына карата әлеге язмада китерелгән барлык хәйрия акцияләрен һәм ярдәм инициативаларын оештыру эшчәнлегенә яшьләрне тартып, волонтерлык нигезендә төркемнәр оештыру күз алдында тотыла.

Әлеге модель универсаль, аны теләсә-кайсы мәчет яки мөхтәсибәт нигезендә оештырырга мөмкин.

Йомгак

Йомгаклап шуны кабатлыйсы килә: илебезнең дини оешмалары өчен хәзер социаль хезмәт стратегик мәгънәгә ия. ММЧда мәгърифәт эшчәнлеге белән беррәттән, социаль хезмәт экстремизм һәм радикализм профилактикасының төп факторы булырга тиеш. Мондый эшчәнлекнең файдасын мөселманнар үзләре дә, Россия җәмгыяте дә тоячак.

Алай гына да түгел, социаль эшчәнлеккә юнәлү имамнар һәм Диния Нәзарәте институтының престижын күтәрәчәк.

Тәкъдим ителгән инициативаларны чынга ашыру өчен, безнең карашыбызча, яңа татар мәхәлләсен торгызырга (Фонд Советы, волонтерлар, хәйриячеләр һ.б.), уңышлы эшләп килүче «ТР электрон порталы» үрнәгендә «Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уртак Интернет-портал»ын булдырырга, шартлы рәвештә «Социаль хезмәт» дип аталган Республика Фондын оештырырга кирәк. Шулай ук югарыда санап үтелгән, безнең фикеребезчә, беренчел әһәмияткә ия булган социаль хезмәт юнәлешләрендә эшчәнлекне башлап җибәрү мөһим.

Илдар Баязитов, 2014.

 

 

Темы и тэги, которые могут быть интересны: ислам коран сунна напоминание иман религия дагестан намаз мусульмане сунна пророка мусульманка чечня мечеть хиджаб истина мухаммад ихсан рамадан рамазан пост разговение фидья фидия фитр закят закот фитер ураза гаит праздник курбан ингушетия кавказ хадисы аят мусульманин махачкала азан иман сура медина умма мирзоев рахмонов минниханов эрдоган турция душанбе таджикистан бишкек алтайбаев платья исламские видео религия картинки махар махер никах ислам и секс кчр одежда магазин истина жизнь чечня намаз мусульмане ингушетия риба банк деньги финансы богатство богатый жених невеста свадьба туй напоминание москва грозный мусульманка мечеть хиджаб хадисы хадис россия мусульманин мекка рамадан умма мухаммад хадж аварцы чеченцы адыгея сочи краснодар халяль еда рецепты маркет уфа заработок мясо кафе работа деньги бизнес торты астана отель самара отдых экспо работа туризм астрахань новости халал татар татары татарстан татарский казань татарка казан радио тв малай вайн татарочки татарские язык я татарин москвы эстрада татария  пенза самары татарочки елюзань белозерье татарки лямбря поймут хабиб нурмагомедов мюрид суфи суфий тарикат челябинск новосибирск екатеринбург омск питер ростов одежда воронеж красноярск волгоград любовь мода пермь саратов владивосток мужская
туризм путешествие море дубай египет шарджа челны нижнекамск казахстан нива осень альметьевск башкортостан аксессуары дети лаишево хмао татарстан24 фото почта подписка
алматы астана правда набережные челны бирск баймак сибай казах казахи токаев намаз нурсултан тараз поймут атырау актау назарбаев караганда актобе токаев алматы бисмиллях
каспийск костанай снг ссср ташкент бухара самарканд баку мусульмане фильмы прикол узбеки туркмены ашхабад калмыкия бурятия байкал тюмень томск интернациональная петропавловск футбол фильм караганда актау атырау павлодар актобе красота тараз семей костанай уральск маникюр ногти наращивание хна красота красивая казахстанский дизайнеры ташкент узбекистан авиабилеты самарканд навои бухара путешествие техника бишкек верный китай уйгуры туры хива
оптом мода одесса доставка беларусь душанбе киргизия кыргызыстан бишкек фергана ош андижан исфара ходжанд афганистан индия африка америка палестина израиль газа иерусалим джидда медина каир алжир тунис марокко танец живота спорт песни музыка тексты скачать нашид нашиды мунаджат счастье семья брак сваха знакомства знакомство анкета фото фотография видео дружба женитьба замуж любовь иностранец араб турок иран иранец еврей русский фин француз англия лондон америка париж франция берлин германия курган тверь мурманск учитель коран уроки медресе мечеть университет теология кфу пфу кгу врач доктор медицина лечение болезнь рождение смерть жизнь дом сад огород строительство квартира недвижимость читать книга ботокс пластика операция губы сделать стоматология зубы пластическая хирургия обрезание ковид простуда фитнесс похудение еда кухня ярдам ярдэм ярдәм 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды