Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ятимнәргә булышу – мөселманнар оешмасының мөһим бурычы

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Ятимнәргә булышу – мөселманнар оешмасының мөһим бурычы

Ятимнәргә булышу – мөселманнар оешмасының мөһим бурычы. Мәкаләләр Безнең илдә 650 меңнән артык ятим бала бар. "Дима Яковлев законы” фонында халыкның бу төркеме белән эшләү тагын да актуальрәк мәсьәләгә әйләнде.

Берничә ел элек "Дима Яковлев эше” халык арасында зур ыгы-зыгы барлыкка китерде. Билгеле булганча, 2008 елда Дима Яковлев дигән малай Америка гражданнары тарафыннан уллыкка алынган иде. Беренче карашка, бу шактый мул тормышта яшәүче Америка гаиләсе иде, ир кеше – консалтинг фирмасы башкарма директоры. Тик ярты елдан бу бала аларның машинасында һәлак була. Малайны 32 градус эсселектә 9 сәгатькә калдырып киткән булалар. Америка законнары буенча гаилә башлыгына 10 ел төрмә янаса да, аны аклыйлар.

Әлбәттә, мондый күңелсез вакыйга Россиядә чиктән тыш негатив реакция барлыкка китерде. РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге эшне кабаттан каратмакчы булды. Ләкин алар моңа ирешә апмады. 2008 елның декабрендә РФнең Тикшерү комитеты баланың һәлак булу вакыйгасын белү һәм уллыкка алуның законлымы икәнлеген ачыклау максатыннан, җинаять эше ачты.

"Дима Яковлев эше” низагыннан соң, киң җәмәгатьчелек мондый хәлләрнең тагын да булуын белде. Америка гражданнары тарафыннан уллыкка алынган Россия ятимнәренең күбесе яңа гаиләләрдә нык кыерсытылганнар, кайбер очракларда хәтта һәлак тә булганнар. Әлеге низаг нәтиҗәсендә, 2012 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы "Дима Яковлев законы”н кабул итте. Аның бер өстәмәсе нигезендә, АКШ гражданнарына Россия балаларын уллыкка алу тыела. Бу законпроекты 3 укылышта үтеп, күпчелекнең тавышы белән кабул ителде. 2012 елның 28 декабрендә бу законны РФ Президенты В. В. Путин имзалады һәм ул 2013 елның гыйнварында үз көченә керде.

Бик тә мантыйкка сыешлы хәл, чөнки дәүләт үз ятимнәрен яңа кабул ителгән АКШ гаиләләрендәге мыскыллаулардан һәм тормышларына куркыныч янаудан сакларга теләде. Әмма бу закон кабул ителү белән илебездә ятимнәр белән тагын да ныграк эшләргә кирәклеге турындагы мәсьәлә калкып чыкты. Бүген илдә 650 меңнән артык ятим бала булып, шуларның 80 процентының ата-анасы бар. Күпчелек очракта алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән наркоман, эчкече, җинаятьче һәм башка асоциаль элементларның балалары. Мондый сабыйлар хакында алар социаль ятимнәр дип әйтү дөресрәк булыр.

Илебездәге 650 мең ятим – бу биниһая куркыныч сан. Бу хәтта узган гасырның катлаулы 30 нчы елларына караганда да күбрәк. Ә илдә нибары 13 мең гаилә генә балаларны уллыкка һәм кызлыкка алу өчен рәсми рәвештә чиратта тора. Хәтта кайбер гаиләләр 2 һәм аннан да күбрәк баланы үзләренә тәрбиягә алырга әзер булсалар да, безнең йөзәр мең сабый ата-ана назын һәм җылысын тоймаган хәлдә, балалар йортының катлаулы шартларында яшәргә мәҗбүр. Хәл, чынлап та, фаҗигале. Бу җәмгыятебеә өчен хурлык, мәсхәрә.

Беркемгә дә кирәксез ятим һәм инвалид балалары булган җәмгыять ничек инде сәламәт булып исәпләнсен ди?! Кыен шартларда яшәп, ата-ана тәрбиясен алмыйча, ана җылысын һәм әби мәхәббәтен күрмичә үскән сабыйлар алар. Әлеге мәсьәләне хәл кылу – милли бурыч. Аның өстендә барлык Россия җәмгыяте эшләргә тиеш.

Әгәр барча ятим һәм инвалид балаларны да безнең гаиләләребез үзләренә ала алмаса (ә моңа омтылырга кирәк), хәзерге вакытта эшләп торучы балалар йортында сабыйларга иң яхшы шартлар тудыру мәслихәт. Балалар йортларын күбрәк төзү зарури, анда эшләүче хезмәткәрләрне дә ишәйтү сорала. Кыскасы, һәр бала шәхси кайгырту тоярга тиеш. Балалар белән эшләүгә төрле очраклы адәмнәр килеп эләкмәсен өчен хезмәткәрләрне бик таләпчән рәвештә сайлап алырга кирәк. Ятим һәм инвалид балалар белән эшләүчеләр табигый сәләткә ия булсыннар, ул кешеләр йомшак холыклы булырга тиеш. Бигрәк тә бу гамәл билгеле бер белем сорый.

Мондый төр балалар белән эшләү мәгърифәт, сәламәтлек саклау, спорт, ял итү, рухи мәсьәләләр белән бәйле. Бу – комплекслы мәсьәлә, ул эзлекле хезмәтне таләп итә.

Барыбызга да билгеле: кызганыч, күпчелек социаль ятимнәр үзләренең мәгънәсез әти-әниләре юлын кабатлый, алар шулай ук җинаятьче һәм наркоманга әйләнә. Мондый хәл турыдан-туры безнең белем бирү системасының камил булмау нәтиҗәсеннән килеп чыга. Һәм балаларны ике төрле авыр хәл боза. Аларның берсе тәрбиячеләрнең бик начар мөнәсәбәте, интернат һәм балалар йортларындагы катлаулы шартлар белән бәйле булып, балаларда асоциаль холык барлыкка китерсә, икенчесе профессиональ булмаган, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләмәгән һәм кеше хисабына яшәүгә китергән халәт белән бәйләнгән.

Беренча пункт буенча шуны әйтү мәслихәт: биредә ятим балалар үзләрен кимсетелгән хәлдә тоя, аның хәтере кала. Әлбәттә, үсеш чорында барлык балалар да төрле мәсьәләләргә юлыга. Ата-аналар белән тәрбияләнүче сабыйлар йорт, әти-әни һәм туганнар рәвешендә үзләренә юаныч таба. Мәктәптә яисә ишегалдында барлыкка килгән мәсьәләдән соң, алар өйгә кайтып, үзләренә яклау табарга мөмкиннәр, аларның һәм матди, һәм рухи тыллары бар. Ятим балалар исә тәүлек әйләнәсендә яшүсмерләр һәм тәрбиячеләр казанында кайный. Аларның яшеренер өчен андый куышы юк.

Икенче пункт шулай ук зур әһәмияткә ия. Ятим балалар белән эшләгәндә, аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү мөһим. Бу сабыйлар үсеп, зур тормыш юлына аяк атлагач, кеше кулына калмасыннар, үз көчләренә ышанып яшәсеннәр.

Россия ятимнәренең катлаулы хәлендә дини оешмалар да, шул исәптән мөселманнар да читтә калырга тиеш түгел. Илебез мөселманнары үзләрендә социаль җаваплылык тоярга тиеш, моны динебез шулай куша. Мөселманнар өммәтендә бөтенләй дә ятимнәр һәм балалар йортлары булырга тиеш түгел. Андый йортларның булуы әһле ислам өчен хурлык санала. Ислам җәмгыятендәге һәр мөселманда социаль җаваплылык югары дәрәҗәдә, шуңа күрә ата-анасыз калган балаларны туганнары яки күршеләре үзенә алган. Дөрес, җәмгыятебез үзенчәлекле һәм моны истә тоту кирәк. Шуңа күрә дә мөселманнарның илебез өчен үтә мөһим булган бу мәсьәләне чишүдә активрак шөгыльләнүләре сорала.

Мөселман оешмаларына һәм хәйриячеләренә илдә рухи яктан тернәкләндерүче ятим балалар йортларын барлыкка китерүдә җиң сызганып эшләү зарури. Бу илебез яхшы балалар йортларына мохтаҗ булган өчен генә мөһим түгел (хәер, монысы да әһәмиятле), бәлки күркәм рухи тәрбия һәм мәгърифәт белеме балаларны уңышка китернең нигезе булып тора. Балалар психологик һәм матди ярдәм генә алып калмасыннар, бәлки тулысынча рухи тернәкләнү алсыннар.

Бу төр балалар һәм яшүсмерләр белән гамәл кылу илебездәге мөселман оешмалары эшенең стратегик юнәлеше булып тора. Мондый балалар белән эшләгәндә, без аларга ислам дине кыйммәтләрен һәм мөселманнар өммәте җылысын ачарбыз; аларны урам йогынтысыннан коткарырбыз һәм өммәтебезне ныгытырбыз. Шул рәвешле алар даирәсеннән хезмәт сөюче сау-сәламәт гражданнар, киләчәктә бәлки алар арасыннан яңа имамнар, эре мөселман әһелләре килеп чыгуына мөмкинлек тудырырбыз.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды