Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әхлакый журналистика

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Әхлакый журналистика

Әхлакый журналистика. Мәкаләләр Соңгы вакытта илебез мөселманнары арасында мөселман җурналистикасын оештыру турында сүз бара. Минем карашка, мәсьәләне киңрәк карарга кирәк, чөнки әгәр дә безнең мөселман җурналистикасының принципларын ачыкласак та, барыбер хәзерге юнәлештә эш алып барырга тиеш булачакбыз. Бу юнәлеш күптән инде барлыкка килгән, һәм үз кануннары белән яши, әгәрдә әлеге канунга таянып ризасызлык белдерүчеләрдә табылса, ул бәхәс уятырга мөмкин.

Мөселман җурналистикасы мөселман сайтларында да яши ала, ләкин мөселманнарга дини матбугатта гына тугел, шулай ук дөньяви матбугатта да эшләргә кирәк. Моннан тыш, бүгенге көндә күп кенә мөселманнар дөнья үзәге басымында кайный, шуңа күрә мөселман сайтлары җәелеп китә алмый. Мөселман җурналистикасы турында бәхәсләр кирәктер, әмма мәсьәләне бүгенге көндә киңрәк куярга, чөнки җурналистиканың барлык эшләү принципларына яңача карарга кирәк. Җурналистика эшчәнлегенең мораль нигезләре турында күп һәм еш сөйләргә кирәк, ягъни мораль журналистикасы турында уйлау мөһим.

Мораль — кеше күңелендә бурыч, җаваплылык, горурлык, хаклык, тугрылык кебек сыйфатларның системасын тәшкил итә. Үз чиратында бу сыйфатлар җурналистиканың асыл юнәлеше булырга тиеш. Җурналист үзенең кызыксынуларын гомуми кызыксынулар белән бер дулкында алып барырга тиеш. Мораль принциплар көнчыгыш һәм көнбатыш җәмгыятендә дини принциплар нигезе тәэсирендә барлыкка килгән. Әлеге принциплар барысы өчен уртак һәм дини традицияләргә таяналар.

Бүген әлеге принциплар этикага таянып җәмгыятькә чыктылар. Шуңа карамастан, алар җәмгыятьтәге принципларны куркыныч астына куя, чөнки хәзер бу мораль мәсьәләләрне күтәрү информацион үзәк тәэсирендә әхлакның югалуына китерә.

Мораль журналистика эшләү прицибы буларак тәкъдим ителә, моңа нинди белгечлек булуга карамастан, җурналистлар шул кыйблага юл тотарга тиеш. Нинди генә мәсьәләне яктыртса да, җурналист аның мөһимлеген аңларга тиеш. Чөнки аның эшчәнлегенең нәтиҗәсе - җәмгыятьтә гаделлек гармониясе урнашу.

Әлеге басмада без мораль җурналистиканың аспектларнына тукталырбыз, шул ук вакытта ММЧның мораль принципларның профессионалеген карап китәрбез.
Профессиональ әхлаклык. Әлбәттә,журналистларның эшчәнлеген әлеге аспектан башлау дөрестер.Күп кенә илләрдә җурналист кодекслары бар. 1983 елның чираттагы халыкара һәм дини җурналистик оешмалар җыелышында "Әхлакый җурналистиканың халыкара принциплары " кабул ителде. Иң мөһиме алар җурналистлардан яңалыкларны дөрес яктырту, шул ук вакытта сүз иреген булдыруга ишарә ясыйлар.
Бөтендөнья җурналистлар җәмгыятьчелегенең профессиональлек стандартлары бүген һәркем өчен уртак. Әмма әйтергә кирәк, алар начар үтәлә, шул сәбәпле җурналистлар аларны кулланмый. Дәүләт һәм милли дәрәҗәдә кабул ителә торган төрле кодекслар кайбер яклары белән охшаш.

Фин галиме Л. Бруун 59 профессиональ кодексны тикшергән. Шуларның 53се исә югары хакыйкатькә ирешүдә ачыклаган. Беренче кодексларда теркәлгән тәләпләр әхлакый акыл эшчәнлегеннән артмый. Дөреслекне яз, дәллилләргә таян, алар сиңа ошамаса да, һәркемнең абруен һәм намусын хөрмәт ит, вөҗданыңа каршы язма, нәрсәдер биргәнне көтмә, хаталарынны төзәт, гадел бул - менә бу принциплар чын җурналистка хас сыйфатлар. Кодекслар җәмгыятьчелек таләпләре белән бер-береннән аерыла. Берсе гомуми принципларга таянса, икенчесе исә теге яки бу ситуациягә бәйле төгәллекне таләп итә.

Ләкин, профессиональ җурналистиканың кодекслары күп булуына карамастан, аның эшчәнлеге елдан- ел әхлаксезләнә бара. Сорау туа: нигә алайса дөньда күп кенә кодекслар булса да, эш яхшы якка үзгәрми, ә киресенчә начарлана гына?

Әлбәттә, монда сәбәпләр күп. Беренчедән, Россия җәмгыятендә әхлакның кимүе күзәтелә. Икенчедән, күп кенә ММЧ, шул ук Интернет челтәрләрендә халыкны үзенә җәлеп итәр өчен, төрле нәрсәләр язарга мәҗбүр.

Әлеге сурәт билгесез упкынны хатерләтә. Ләкин нинди күп төрле принциплар булмасын, безнең илдә хәлне әлегә яхшы якка үзгәртә алмыйлар. Сорау туа. Нишләргә? Димәк, шул юнәлештә әхлакый җурналистика принципларын популярлаштырыргамы?

Миңа калса, әлеге хәлне уңай якка үзгәртү алымы - җурналистларның дөреслекне яктыртуы, әхлакыйлеккә өндәве тора ала. Шул ук вакытта журналист үзе дә әлеге принциплар белән яшәргә тиеш. Белгәнебезчә, җәмгыятьтә идея уңышлы булсын өчен аның белән 3-5% халык кызыксынырга тиеш. Бүгенге көндә зур ММЧ оештыру отышлы булыр, ул исә төрле алдаулардан баш тартыр иде. Профессиональ ММЧда эшләүче җурналистлар бары тик әхлаклый принципка гына нигезләнеп эш итерләр, бу әхлаклыкны популярлаштырга ярдәм итәр иде.

Үз тормышыннан алынган үрнәктән дә яхшы нәрсә юк, монда бернинди дә кодекслар кирәк түгел. Бәлки, нәкъ менә мөселманнарга бу юнәлешкә таянып, эш итү турында уйланырга кирәктер, чөнки ММЧда әхлакка нигезләнү җәмгыять белән бер рәттән мөселманнар өчен дә отышлы.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды