Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәхәллә cистемасын торгызуда имамның роле

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Мәхәллә cистемасын торгызуда имамның роле

Мәхәллә cистемасын торгызуда имамның роле. Мәкаләләр Имамнар мәчеттә ниндидер мәсьләләрне чишүче, дини хезмәтләрнең вә йолаларның кагыйдә буенча һәм үз вакытында үтәлүен тикшереп торучы гади администраторлар гына түгел. Гомумән, алар беркайчан да бу эшләр белән генә шөгелләнмәделәр. Әгәр дә татар халкының тарих битләренә күз салсак, мәчет җәмәгатьчелек урыны, ә имамнар аларның лидерлары булган. Кызганычка каршы, хәзерге заманда бу система җимерелгән һәм мәчеткә йөрүче гади халык мәхәлләнең элекке эшчәнлеге ничек булганын, гомумән, мәхәлләнең нәрсә икәнен белми.

Хәзерге чорда халыкка мәхәллә системасы, аның нинди функцияләргә ия булганын бары имамнар гына аңлата ала. Әлбәттә, тарихчылар бу хакта төрле гыйльми эшләр язып чыга, тик бары имамнар гына төрле катлам халык белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, динне тотучы мөселманнар мәчеткә җомга һәм калган намазларга килгән вакытта, имамнар аларга татар халкының тарихы буенча вәгазьләр сөйләп үтә ала. Ләкин мәчеткә дин тотучылар гына түгел, ә без этник мөселман диеп әйтергә күнеккән кешеләр дә йөри. Алар да мәчеткә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм имамнар бу төркем әгъзалары сорауларына ачык итеп җавап бирү эшен алып барырга тиеш. Гомумән, минем фикеремчә, имамнарга мәчет эчендә белем тарату белән генә чикләнеп калмыйча, халык арасына чыгып, мәктәпләрдә һәм башка оешмаларда очрашулар оештырып, аралашып яшәргә кирәк.


Татарларда исламның социаль тарихы


Әлбәттә, мондый агарту эшчәнлеген алып бару өчен, имамнар үзләре яхшы белем алган булырга тиеш. Дини белем бирү йортларында татар халкының ислам тарихы гына түгел, ә исламның социаль тарихы, мәчет тирәсендә җәмәгатьчелек эшчәнлеге ни рәвешле төзелгән булуы, мәхәллә тормышы турында сөйләнелергә тиеш. Әлбәттә, XXI гасыр - ул XIX гасыр түгел, шулай да татарларның социаль ислам тарихы, җәмәгатьчелек яшәешен ни рәвешле төзергә кирәклеге турында өстәмә практик фән кирәк. Шуны искәртеп үтү кирәк, традицион система белән эшләү чит илләрдә яхшы алып барыла, мәсәлән, Төркия, Урта Азия һәм гомумән Якын Көнчыгышта.
Әгәр дә имам авылда яисә Казанның бәрәр тарихи мәчетендә эшли икән, җәмәгатьчелеккә бу мәчеттә, районда мөселман тормышының ни рәвешле барганын сөйләр өчен, ул мәчет эшчәнлеге һәм мәчет тирәсендә яшәгән халыкның тарихын өйрәнергә тиеш. Кешеләрне, гомумән, үзе яшәгән урынның тарихы, элекке яшәеше кызыксындыра, алар тарихны өйрәнеп, мәхәлләнең ни рәвешле эшләвен һәм мәхәллә системасын торгызырга кирәклеген аңлый башлый. Шушы максаттан, мәчетләрдә яки район үзәкләрендә махсус түгәрәкләр оештырырга, шул түгәрәкләр ярдәмендә кешеләргә үз яшәгән тирәлекләренең тарихын өйрәтү мөмкин.

Мәхәлләне финанслау

Замана имамының XIX гасыр имамнарыннан зур аермасы шунда: мәчетнең эшчәнлеген алып барырга, финанс ягын кайгыртырга, аңа күп көч һәм вакыт сарыф итергә туры килә. Элек исә мәхәллә үзе иганәче ролен үтәгән һәм мәчет, мәктәп, мәдрәсәләр төзергә үзе акча бүлеп биргән. Дин әһелләренә исә дәресләр биргән, балалар укыткан, мәгариф һәм фән белән шөгыльләнгән.

Хәзер татарларга дини йолаларны торгызырга кирәк диеп күп сөйлиләр, ә бит монда барысы да гади: имам белем бирү белән генә шөгыльләнә алсын өчен, аның буш вакыты булырга тиеш. Шуңа да аларны финанс сорауларын чишү юлларын эзләүдән азат итергә кирәк. Үзләренә тиешле ритуаль хезмәтләрне Аллаһ ризалыгы өчен алар болай да башкарып барачак, ләкин мәчетнең эшчәнлеген һәм имамнарның гаиләләрен алып бару өчен бик күп вакыт кирәк. Ә хәзерге дини белемле кешеләрнең дини йолаларны үтәп барырга берничек тә вакыты җитми.

Бизнеснең мәчетнең көндәлек мәсьәләләренә акчалата ярдәм итәргә теләге булмыйча, дини мәктәпләр формалаштыру турында сөйләү бик авыр. Дәүләткә генә ышану монда һич тә дөрес түгел, киресенчә хәрәкәт астан булырга тиеш, мөселманнар үз мәчетләре язмышын, уку йортларының киләчәк тормышын, өммәтләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиешле. Барысы да безнең үзебездән тора.

Әлбәттә, имамның мөселман җәмәгате алдында дәрәҗәсе булсын өчен ул үзе аларга үрнәк булырга тиеш. Гомумән шуны аңларга кирәк, имамнар алдында хәзер исламның киләчәге өчен зур җаваплылык ята. Кызганычка каршы, халыкта имамнарга карата гел дә яхшы мөгәлләмә түгел, шуңа да бүген алар ике-өч мәртәбәгә яхшырак булырга тиешләр. Имам Аллаһтан куркуда, тыйнаклык һәм гыйлем ягыннан үрнәк булырга, яхшы белем алган, күп укыган булырга тиеш. Шул очракта гына кешеләр мәчетләргә тартылачак һәм бәлки сәүдәгәрләр дә мәчетләргә булыша башлар.

Контекста мәчетне финанслауны һәм вакф (милек мәсьәләсен) күтәрергә кирәк. Бу әле киләчәктә эшләнәсе эшләрнең иң мөһим темаларның берсе. Чөнки вакф институтын торгызу мәчетләргә финанс яктан ирекле һәм тыныч яшәргә мөмкинлек бирәчәк.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды