Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җәмгыятебездәге яулык мәсьәләсе

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Җәмгыятебездәге яулык мәсьәләсе

Җәмгыятебездәге яулык мәсьәләсе. Мәкаләләр Соңгы вакытларда безнең илдә көтмәгәндә яңа “проблема” - мәктәптә хатын-кызлар яулыгы мәсьәләсе калкып чыкты. Ул Ставрополье төбәгендә башланып, Татарстанга кадәр килеп җитте. Башта «проблема»лар Түбән Камада килеп чыкты, аннары Мәгариф министрлыгы матбугат сәркатибе баш яулыгының санитар нормаларны бозуы турында әйтте. Мәгълүмати кырда мондый хәбәрләрнең барлыкка килүе Татарстан һәм бөтен илнең мөселманнары җәмгыятен дулкынландырды. Монда шундук әллә җәмгыятебездә башка төрле мәсьәләләр юкмы дигән сорау туа.

Хиҗабны тикшерү заруримы?

Менә яшәдек яшәдек тә, баш авыртуын белмәдек. Хәзер мәгез сезгә “проблема”! Илебездәге мәктәпләрдә урта белем бирүнең сыйфаты түбәнәйгәндә, балалар эчүчелеге һәм наркоманиясе һәм башкалар фонында бөтен Татарстан һәм Россия кызларга яулык бөркәнергәме яисә юкмы дигән мәсьәләне тикшерә. Статистикада күрсәтелгәнчә, безнең Россия балалары җенси тормышны бик иртә башлыйлар. Әмма бу проблема иҗтимагый бәхәсләрдә нигәдер урын биләми.

Мөслимәләр яулыгы яисә башкача аны хиҗаб дип тә йөртәләр, динебезнең дошманнары һәм исламофоблар тарафыннан тәнкыйть утына тотыла башлады. Хатын-кызларның баш яулыгына (хиҗаб), кагыйдә буларак, ике төп дәлил китерелә. Беренчесе, янәсе, ул мәктәпнең дөньяви хәленә каршы килә һәм “хиҗаб – безнең өчен чит күренеш”.

Әмма бу барлык дәлилләр бернинди тәнкыйтьне күтәрми. Беренчедән, яулык дини билге булып тормый. Яулык ул, мәсәлән, аяк киеме яки сәгать кебек үк аксесуар. Әгәр без аны исламга кагылышлы рәвештә әйтсәк, яулык ул ислам билгесе түгел. Аны дини башка билгеләр белән бер рәткә куярга ярамый.

Аңламаучылык мәсьәләсе каян килеп чыккан?

Хиҗабның асылын аңламау динне европалаштырып аңлаудан килә. Ислам кешеләрнең тормышын дөньявига һәм динигә бүлми. Исламда чиркәү институты юк, чиркәү бусагасы артында дини тормыш бетеп, дөньяви хәят башланмый. Күрәсең, исламга һәм мөселманнарга европачыл үлчәү белән якын килгәндә, аңламаучылык артачак. Гомумән, ни өчен бездә, Татарстанда ислам 1000 елдан артык яшәп килеп, биредә төп, традицион диннәрнең берсе, ә мөселманнар күп гасырлар буена тулы хокуклы гражданнар була торып, безгә чит булган бәяләр кулланыла?

Бу аңлашылмаучылык мөселманнарга карата Европаның үзендә дә “европачыл” мөнәсәбәтләрнең үсүен күргәч, тагын да арта, күбәя. Көнбатышның иң зыялы илләрендә – Бөекбританиядә, АКШ, Швециядә мөселманнар шәригать кушканнарны мәктәпләрдә генә түгел, университетларда, дәүләт оешмаларында һәм коммерция компанияләрендә дә үтиләр. Бу хәл әлеге илләрнең дөньяви төсмерен югалтмады гына түгел, моннан да күбрәгенә ирештерде, аларны башкаларбелән чагыштырганда, социаль яктан уңышлы итте, абруен арттырды, ил белән җитәкчелек кылучы сәяси көчләрнең позициясен ныгытты.

Мөселманнарга карата тискәре мөнәсәбәтне без Европаның бер илендә - бары Франциядә генә күрәбез. Аларда мөслимәләрнең яулыгы белән матбугат киңлегендә каты көрәш бара. Бу ил вәкилләре дөньявилекнең сайлаган вариантын, аеруча Төньяк Европа белән чагыштырганда, дөньяви дип атап та булмый торгандыр. Франциядә барлыкка килгән бу идеология дингә альтернатива булып тора. Ул лаицизм дип аталган секуляризмның бер төре. Шуңа күрә Франциядә дөньяви җәмгыять ислам белән көрәшми, бәлки лаицизм исламга һөҗүм итә. Әгәр без сүзлеккә карасак, лаицизмның Франциядәге иҗтимагый тормышта секуляризм (дәүләтнең чиркәү әйберләрен алуы) өчен хәрәкәт кылуын аңлап була. Аның барышында дини догмалар (ышанып кабул ителгән фикер), институтлар һәм тәҗрибә җәмгыять тормышында үзенең элекке югары мәгънәсен югалта. Ягъни ул секуляризм өчен кылынган сәяси хәрәкәт һәм дөньявилыкка ерак мөнәсәбәттә тора. Плюрализм мәсләгендә торучы дөньявилык һәм фикерләрнең төрлелеге дингә каршы килми, бәлки һәммәсенә үсеш һәм тормыш итү өчен мәйдан бирә. Билгеле булганча, лаицизмны көчләп куллануның иң якты мисалы булып, Төркиядәге Кемаль реформалары тора. Әмма мондый кискен ысул илдә дөньяви һәм социаль уңышка ирешүгә зыян сала. Францияне соңгы 20 елда төрле иҗтимагый низаглар тетрәтә. Лаицизм өчен көрәшүче элекке Президент Саркози сайлауларда нәкъ әнә шуның өчен, ягъни исламга каршы көрәшкәне өчен оттырды да инде. Төркия исә XX гасыр дәвамында үзенең мәдәниятен һәм үзенчәлеген югалта барып, аздан гына Көнбатышка тагылма булып калмады. Мөгаен, нәкъ әнә шуның өчен илгә уртачыл исламчылар Эрдоган һәм Гөл килде. Күрүебезчә, дингә каршы буш сүз сөйләү кире нәтиҗәгә китерә. Бу бигрәк тә Россиядә куллану өчен куркынычлы, чөнки Франциядәге тыю алымы Россия җирлегендә социаль киеренкелек китереп чыгаруы ихтимал. Тик без ни өчен Франция сәясәтчеләре мисалын үзебезгә үрнәк итеп алырга тиеш әле? Безнең үз җиребез һәм үз тарихыбыз.

Яулыкмы яки хиҗабмы?

Биредә мин яулык киюне мәктәптә генә түгел, бәлки тормышыбызда яулык (хиҗаб) бөркәнеп йөрүгә каршы куллануга икенче дәлилгә күчәм. Монда сүз аның татар традициясенә туры килмәве хакында бара. Яулык, гомумән алганда, универсал кием. Ул барлык монотеистик (әлбәттә, хәтта аларныкы гына да түгел) гореф-гадәтләргә дә хас сыйфат. Һичшиксез, ул һәм Европа, һәм рус, һәм татар мәдәниятенә кагыла.

Татар хатын-кызлары баш киеме һәрвакыт милли киемнең бер өлеше булып тора. Калфак кебек баш киеме генә искәрмә. Ләкин ул 19 гасырның икенче яртысында гына гомуми татар мәдәниятенең бер өлеше булды. Тик аны төп баш киеме белән еш кына бергә үреп бардылар. Калфакны яулыксыз килеш кайбер шәһәр татар гаиләләре катламы гына кулланды. Алар инде әкренләп үзләренең традицион дини тамырларыннан читкә китә башлаганнар иде. Ләкин бу мөселманнарның гомуми саныннан зур булмаган процент. Дөрес, татар җәмгыятенең бу өлеше бик актив иде. Аларның күбесе хикәяләр яздылар, фоторәсемгә төшү өчен финанс чыганаклары да бар иде. Алар фәкать калфак кына чын татар баш киеме дигән фикер тудырырга кереште. Ә традицион гаиләләр бу вакытта гомумән аз фотога төште. Мөгаен, шуңа күрә татарларда төп баш киеме калфак дигән калып барлыкка килгәндер. Әмма 19 гасыр уртасына кадәр күпчелек татарлар калфакның нәрсә икәнен дә белмәделәр. 20 гасыр башында да татар хатын-кызларының күбесе аны кигәндер дип әйтеп булмый. Яулыкка – хиҗабка каршы чыгыш ясаучы татар зыялылары вәкилләреннән: “Сез ни өчен үзегез хәзер калфаклар һәм кафтаннар кимисез?”- дип сорыйсы килә. Сез ни өчен яңа Европа киемнәренә төренәсез, ә мөслимәләрне тәнкыйтьлисез? Янәсе, алар татарлыкка каршы дигән фикерләр үткәрәсез. Каян килә сезгә мондый ике төрле стандарт һәм икейөзлелек?

Билгеле ки, мөслимәнең хәзерге костюмында аермалар бар, чөнки шәһәр тормышының шартлары тиз рәвештә үзгәргәнгә күрә, артык нәрсәләрдән котылырга туры килә. Яулык астыннан хәситә, калфак кебек әйберләрне кию уңайсыз булып чыга. Хиҗаб, әлбәттә, вакытлар узу белән башка киемнәр кебек үк үзгәрә. Тик аның төп максаты шул ук кала: ул гаурәтне капларга тиеш. 100, 200, 300, 400 еллар узса да, ул динебез башындагы сыман ук шәригатькә сыярга тиеш. Бу - аларның хокукы. Шундый ук хокукка балаларын үзләре тәрбияләүче ата-аналар да ия. Кызганыч, хәзерге заман мәктәбе яшьләрнең иртә эчкечелеккә бирелүен дә, җенси яктан иртә өлгерүен дә туктата алмый. Шуңа күрә ата-ана тәрбиясен түбәнәйтү дә, аны исәпкә алмау да мөмкин түгел. Хәзер ата-аналар да, мәктәп тә барлык катлаулы мәсьәләләрне бергә хәл итәргә, балаларга файда кылырга тиешләр.

Баш яулыгы тормышыбызны тотрыксызлыкка китерү темасына әйләнмәскә тиеш. Җәмгыятебездә, мәктәпләребездә шулкадәрле күп мәсьәлә бар, аларны кичектермичә хәл кылу зарури. Шуңа күрә кычытмаган урынны кашу ярамый. Чын, хакыйкый проблемалардан уйлап чыгарылган мәсьәләләргә китү һич килешми. Ниһаять, яулык ничек кенә киелсә дә, ул аның кадәрле үк дини билге түгел, ул фәкать кеше гаурәтен каплаучы бер кием кисәге. Тик аңа ихтыяҗ бар һәм ул күркәм булырга тиеш.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды