Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ни өчен кешеләр мөселманнардан курка?

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Ни өчен кешеләр мөселманнардан курка?

Ни өчен кешеләр мөселманнардан курка?. Мәкаләләр Тормыш сизелмичә дә тиз уза. Һәм бүген мөһим саналган мәсьәләләр иртәгә бөтенләй дә мәгънәсен югалтырга мөмкин. Бу – язылмаган хакыйкать. Һәм әһле ислам бу хакта яхшы белә. Тик шундый тәэсир кала: әйтерсең, әлеге гыйлем хәтернең иң караңгы урынында яшеренгән. Ни өчен мин болай дим? Шуның өчен: хәзерге заман мөселманнарының культурасын, йомшак кына итеп әйткәндә, әле шактый күтәрәсе бар. Әйдәгез, һәммәсен дә бер җепкә тезеп, тикшереп карыйк әле.

Безнең үрнәк алырлык кешебез бар

Охшарга тырышу өчен безнең иң күркәм вә якты кешебез – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) бар. Ул үз мисалында әһле исламның намуслы, тәртипле, саф йөрәкле, заманадан артта калмаган гыйлемле инсан булырга тиешлеген күрсәтте. Әле кешелеккә хас күркәм сыйфатларны чиксез озак санарга була һәм һич арттырусыз аларның һәммәсе дә Аллаһның илчесенә тәңгәл килә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) гадәттән тыш югары әхлакка ия, үз халкын яратучы һәм өммәте язмышына битарафлык күрсәтмәгән кеше иде. Сираны, ягъни аның тормыш юлын өйрәнгәндә, Галәмнәр Раббысы тарафыннан җибәрелгән сынауларны Пәйгамбәребезнең ничек итеп лаеклы рәвештә кичерү үрнәген күрәбез. Моннан тыш, ул кешеләргә рәхим-шәфкатьлелек күрсәтүнең, аларның авыр хәлен аңлауның бер күркәм мисалы иде.

Ихлас йөрәкле мөселман булырга теләгән кеше Пәйгамбәребезне үзенә үрнәк итеп алырга тиеш. Моның өчен, беренче чиратта, үзеңдә иң күркәм сыйфатларны тәрбияләү зарури. Бүген исә без күпчелек очракта аның тышкы кыяфәтләрен генә, ягъни озын сакалын, "сөннәт буенча” киенү рәвешен генә үрнәк итеп алуны күзәтәбез. Ә тышкы кыяфәт мәсьәләсенә килгәндә, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чиста һәм күркәм киенеп йөрүен, үз заманасының алдынгы карашлы кешесе булуын онытырга һич ярамый. Ә иң мөһиме – аның эчке дөньясы бай иде, безгә беренче чиратта аның шул сыйфатын кабул итәргә кирәк. Аңа кешеләр үзләреннән-үзләре тартылды һәм мөрәҗәгать итүч еләр аннан канәгать кала иде. Ул аерым бер төркемнең генә түгел, ә барлык мөселман өммәтенең якын һәм кадерле инсаны.

Ни өчен кешеләр мөселманнардан курка?

Кызганыч ки, бүгенге көндә мөселманнар образы мәрхәмәтлек һәм гаделлек билгесе булудан туктады. Кешеләрнең исламнан һәм аның белән бәйле барлык нәрсәдән котлары алына. Моның бер сәбәбе шуннан гыйбарәт: динебезгә планлы рәвештә рәхимсез мәгълүмати һөҗүм бара. Газеталардагы исламга каршы мәкаләләрнең, телевидениедәге тапшыруларның исемнәре үк моны күрсәтеп тора. Монда мөселманнарның да гаепләре ап-ачык күренә, чөнки бүген Мөхәммәд өммәте күпләгән төркемнәргә бүленгән. Болардан тыш, без түбән әхлак, ә вакыты-вакыты белән түземсезлек һәм агрессия мисалларын күзәтәбез. Шуннан соң, ничек итеп безне яратуларын көтәргә мөмкин?

Әгәр без урта гасырлардагы мөселманнар белән хәзерге заман әһле исламны чагыштырып карасак, нәрсә күрәбез? Кайчандыр мөселман галимнәре физика, химия, математика, медицина, биология, анатомия, астрономия һәм башка фәннәрдән нык алга киткән булганнар.
Моның белән бергә намуслылык, рәхим-шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар җир шарының барлык кыйтгаларында исламның таралуына булышкан. Шул заманнардагы мөселманнарга охшарга теләгән кешеләр исламны кабул иткән. Күпләрне мөселманнарның сәүдә вакытында гадел булуы таң калдырган, чөнки алар әһле исламның беркайчан да алдамавын яисә сатып алучыга ким итеп үлчәнгән мал биреп җибәрмәсен белгәннәр. Намуслы гап-гади мөселман сәүдәгәре динебезгә мәхәббәт уятуга сәбәпче булган.
Бүген мөселманнар дөньясы көчсез хәлдә. Әфганстан, Пакистан, Бангладеш кебек илләр өметсез рәвештә нык артта калган. Фәнни ачышлар юк диярлек, гомуми белем бирү бик түбән дәрәҗәдә. Бу исә этник мөселманнарны начар итеп күрсәтүгә булыша. Карагыз сез Муаммар Каддафины вәхшиләрчә үтерүгә, авыру Мөбарәкне мыскыл итүләргә, "Гарәп язы” илләрендәге массакүләм тәртипсезлекләргә! Ә бит боларның берсе дә ислам түгел.

Ни өчен без әдәпсез?

Интернетта ислам чаралары турында төрле мәкаләләр һәм аларга аңлатма бирүләрне укыганда, үзен мөселман дип санап йөргән кешеләрнең шул кадәрле җиңел рәвештә әңгәмәдәшен мәсхәрә итүен күргәч, ислам динебезнең кыенлык кичерүен беләбез. Ә бит кешеләр барлык мөселманнар да әдәпсез дип фикер йөртергә мөмкин. Мин һәрчак әгәр бер кеше белем эзләү нияте белән интернеттагы ислам форумы турында укыса яисә репортажны караса, аның динебездән гайрәте чикмәсме дип уйланам.

Әңгәмәдәшен җиңәргә омтылу, аңа үз фикереңне көчләп тагарга маташу да гаҗәпкә калдыра. Күпләребез Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) әгәр берәү хаклы була торып та, бәхәсләшүен туктатса, ул оҗмах түрендә йорт белән тәэмин ителә дигән хәдисен оныта.

Шулай ук күпчелек кешеләрдә фәкать аның фикере генә дөрес, башкаларныкын кабул кылмау һәм алар белән һич килешмәү сыман сыйфатлар өстенлек итә. Шуларга кимчелекләрне эзләү, өммәттәшләрне төрле гөнаһларда гаепләү, яла ягу һәм башка тискәре сыйфатлар килеп кушыла. Билгеле ки, болар әдәпсезлеккә китерә һәм алар мөселманнарның абруен күтәрүгә дә, тулаем исламның дәрәҗәсен үстерүгә дә хезмәт итми.

Без өлкәннәрне хөрмәт итәбезме?

Яшьләргә һәрчак үз-үзеңә артык ышану һәм канәгать булу кебек сыйфатлар хас. Әтиләр һәм балалар мәсьәләсе элек тә булган, хәзер дә бар. Исламда ул моннан 14 гасыр алдан хәл ителгән. Мөхәммәд Пәйгамбәр һәм тәүге мөселманнар картларга, аеруча әти-әниләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәткәннәр. Бу мәсьәләгә изге Коръәндә аерым игътибар бирелә. Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр, өлкәннәргә мәрхәмәтле мөгамәлә мөселманны башка кешеләргә ихтирам итүче буларак күрсәтергә тиеш.

Әйе, без еш кына өлкән яшьтәгеләрнең дә динебезнең асылына хас булмаган, аңа каршы килә торган гамәлләр кылуын күрәбез. Ләкин бу әле аларга карата үзеңне өстен хис итү, югарыдан торып кисәтү ясау, нәрсә өчендер гаепләү хокукы бирми. Өлкән буын вәкилләре белән йомшак мөгамәлә һәм мөлаем кыяфәттә хаклыкны җиткерү барыбызга да файда китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта без өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булсак, үз балаларыбыз да безгә шулай булачагын онытырга ярамый.

Кайбер картларның тирән дини гыйлеме булмаса да, нәкъ менә алар советлар заманындагы дәһрилек чорында динебезне саклап кала алдылар һәм безне тәрбияләп үстерделәр. Гыйлем ул башта гына булмыйча, йөрәкләребезгә дә үтеп кергәндә файда китерә.

Бернинди гореф-гадәтләрне кабул итмәү

Бүген без традицион ислам дигән сүзтезмәне кулланганда, еш кына тәнкыйтькә юлыгабыз. Кайберәүләр: "Нәрсә ул традиционный ислам?» дигән сорау бирә. Монда кешеләр бөтенләй дә традиция сүзеннән курка дигән тәэсир кала. Ә бит традиция сүзе буыннан буынга килүче рухи кыйммәтләре тапшыру мәгънәсен аңлатса да. Ул бездәге гореф-гадәтләргә туры килә. Барлык цивилизациянең мәдәни, әхлакый асылын гореф-гадәтләр (традиция) тәшкил итә. Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай ук гореф-гадәтләрне саклаган. Моның күркәм мисалы булып Ибраһимнан (г. в.) калган хаҗ йоласын үтәү тора.

Мин гореф-гадәтләр турында сүз алып барганда, Изге Коръәнне, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтен, халкыбызның мең еллык тарихы булган илаһият традицияләрен күз уңында тотам.

Мин әле инкыйлабка кадәр дини белем алган картларны хәтерлим. Алар авыр совет еллары булуга карамастан, шәригать кануннарына буйсынган хәлдә, 5 вакыт намаз укыдылар, Мөхәммәд Пәйгамбәрне ихтирам иттеләр. Ул чакларда әле бала гына булсам да, мин бу кешеләрдән чыккан нурны, мәрхәмәтлелекне, иминлекне, тынычлыкны сизә идем. Бәлки, ул минем киләчәктә дөньяга карашымны булдыруга этәргеч биргәндер.

Каян килә ул кадәрле агрессия?


Бездә ни өчендер исламны һәм мөселманнарны яклау ризасызлык белдерү хәрәкәтләрендә генә мөмкин, дип кабул ителгән. Без бөтен дөньядагы мөселманнарның ничек итеп рухи кыйммәтләрне яклау өчен еш кына урамнарга чыкканлыгын күрәбез. Мәсәлән, пакистанлылар сөекле Пәйгамбәребезнең намусын яклау максатыннан, көнбатыш дәүләтләренең илчелеген һәм кибетләрне җимерделәр. Мисырда, Сүриядә, Ливанда артык активлык нәтиҗәсендә, бер гаепсез кешеләр һәлак була. Мин инде планетабызның төрле кыйтгаларындагы шартлаулар турында әйтеп тә тормыйм. Башкаларга карата кискен һөҗүм итү яхшыга китерми. Ник дигәндә, агрессия фәкать агрессияне генә тудыра. Ислам - тынычлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек һәм түземлелек дине. Һәм безнең динне террор аша популярлаштыру мөмкин түгел.

Ә кем иманлы бәндәләрнең дини хисләрендә уйнап, аларның күңелендә агрессия, түзеп тормау, усаллык барлыкка китерсә, аларны фәкать үзләренең сәяси һәм башка түбән мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен файдалана дигән фикердә торам. Мөселманнарга митинг һәм пикетлардан арынып, тыныч тормышка әйләнеп кайтырга кирәк.

Бөтенесе дә югалмаган әле


Без үзебезне мөселманнар дип исәплибез, димәк, ислам дине вәкилләре булып саналабыз. Гамәлләребездән чыгып, башкалар безнең дин турында фикер йөртәчәк. Ә бу исә зур җваплылык. Сүз дә юк, әгәр безнең аркада кем дә булса исламнан читләшә икән, безгә гөнаһ языла.

Дингә кагылышлы мәсьәләләрдә безгә үзебезнең нәфесне канәгатьләндерә торган шәхси мәнфәгатьләрне онытып торырга кирәк. Безнең ихласлылыкны һәм Аллаһтан куркуыбызны файдаланырга теләгән кешеләрнең вак-төяк максатларына бирешмәү мәслихәт. Үзеңнең йөрәгеңне тыңлый белү зарури. Ул безгә кыңгыр эшләр килеп җиткәчәге хакында һәрчак хак хәбәр бирер. Әгәр киресенчә килеп чыкканда, ягъни без үзебездә агрессивлык һәм усаллык тоябыз икән, бу җитди уйланырга сәбәп бар дигән сүз.

Югарыда санап киткән негатив мисалларда хаклык булуга карамастан, Аллага шөкер, күркәм, рәхим-шәфкатьле һәм ихлас йөрәкле мөселманнар барыбер күбрәк. Димәк, әле барысын да югалтмаганбыз. Ә рухи сәламәтләнүне барчабыз да үзеннән башларга тиеш.

Тормыш сизелмичә дә тиз узып китә. Һәм бүген актуаль булган мәсьәләләр иртәгә бөтенләй үзенең мәгънәсен югалтырга мөмкин. Шуңа күрә безгә бирелгән вакытны мәгънәсезгә уздырудан сакланыйк. Боларны безгә һәрвакыт истә тоту зарури.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды