Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары

Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары. Мәкаләләр Татарстанның мөселманнар өммәтендә соңгы вакытларда барлыкка килгән вакыйгалар бу хәлне күзәтеп торган кешеләрдә күп сораулар тудыра. Шуларның иң зурысы: бу хәлнең сәбәбе нидә һәм нәрсә эшләргә?


Күп еллар буена без Татарстанны дини һәм милли яктан чәчәк атучы җөмһүрият дип исәпләп килдек. Кинәт берничә ай эчендә мәгълүмати киңлектә Татарстанның "ваһһабчылар өне”нә әйләнүе, сепаратистлар барлыкка килүе, тел мәсьәләләре булуы һәм башкалар хакында хәбәрләр белән тулды. Бу хәлләрне күзәткәндә, республикага каршы юнәлдерелгән ныклы һәм планлы рәвештә алып барылган кампания үткәрелә дигән тәэсир кала. Моның максаты Татарстан җитәкчелегенең эшчәнлеген түбәнәйтеп күрсәтү өчен генә түгел, бәлки РФ составындагы милли республикалар фикеренә кизәнүне дә күз уңында тотканлыгы көн кебек ачык.

Яшьләрнең радикальлеге

Кайчагында зур ялганны яшерү өчен аны кечкенә хакыйкать белән капларга кирәк була. Биредә хаклык шуннан гыйбарәт: соңгы вакытларда Татарстанда мөселманнар өммәтенә мәс ьәләгә әйләнгән төрле дини секталар барлыкка килде. Әмма яшьләрнең кискен агымнарга иярүен милли республикалар хакимнәре сәясәте белән бәйле дип раслау югары дәрәҗәдәге ялган булыр иде. Бу исә кечкенә хакыйкать белән зур ялганны каплауның ачык мисалы.

Яшьләрнең радикальләшүе – гомумроссия проблемасы. Ул төрле төбәкләрдә төрле рәвештә алып барыла. Губерналарга һәм өлкәләргә бу мәсьәлә милли төбәкләргә караганда күбрәк тә кагыла. Аларда радикальләшкән рус яшьләре национал-скинхед төркемнәре оештырып, Россиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән, элекке Совет республикаларыннан булган мөселманнарга – рус милләтеннән булмаган затларга һөҗүм итәләр. "СОВА” Мәгълүмати-аналитик үзәкнең хәбәрләренә караганда, 2012 елның октябрь-ноябрь айларында Мәскәү каласында, Мәскәү һәм Кострома өлкәләрендә неонацистларның һөҗүме нәтиҗәсендә, 15 кеше үтерелде, 150дән артык инсан кыйналды, җәрәхәтләнде. Аларның күпчелеген Кавказда һәм Үзәк Азиядә туып үскән Россия гражданнары тәшкил итә. Ә бит болар рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматлар гына. Кеше үтерүләр һәм һөҗүм итүләрнең күбесе ул чыганакларда хулиганлык итеп кенә бәяләнә. Шул ук "СОВА” үзәге мәгълүматларында Россиядә 2009 елда неонацистлар 40тан күбрәк кешене үтергән.


Чагыштыру өчен: 90 нчы еллардан милли һәм дини күтәрелеш чоры башланган Татарстанда гражданнарның бер тамчы каны да коелмаган. Ә Россиянең милли булмаган төбәкләрендә тышкы кыяфәте славяннарга охшамаган уннарча гражданнар һәлак була.

Күргәнебезчә, яшьләрнең радикальләшүе - ил күләмендәге гомуми мәсьәлә. Хикмәт монда республикаларның миллилегендә түгел. Татарстандагы сәләфиләр, күрше төбәкләрдәге нацистлар кебек, соңгы 20 ел дәвамында ел саен уннарча кешеләрне үтермиләр. Ә бит без Россиянең өлкә яки губерна субъекты булып торган җирләрендә идарә төзелеше уңайлы итеп оештырылмавы мәсьәләсен күтәрмибез.


Үзәк Россиядә скинхед, националист яки неонацист банда төркемнәрен оештыручылар моны мөстәкыйль рәвештә башкара. Яшьләрнең оешулары өчен читтән килгән уенчыларның булуы кирәкми. Шуңа күрә татар яшьләренең бер өлешендә Согуд Гарәбстаны яки Пакистанның ваһһабчы университетларында уку теләге бар икән, бу хәл сәбәп түгел, бәлки әлеге өлкәдә мәсьәлә булуның бер билгесе. Хәтта чит илләрдә укуны тыю белән дә без яшьләрнең радикальләшүенә чик куя алмыйбыз. Бу очракта дини секталарга кергән яшьләрнең дә, неофашистик төркемнәргә мөрәҗәгать итүчеләрнең дә сәбәбе бер үк. Радикальләшүнең сәбәбен хәл итү өстендә эшләгәндә генә мәсьәләне уңай чишеп булыр дип уйлыйм.

Традицион ислам

Безнең төбәктәге традицион ислам кәгазьдә генә булмыйча, чынлап та тормышка ашса, альтернатив рәвештә төрле мөселман секталарына алмашка килә ала. Билгеле булганча, советлар хакимлек иткән 70 ел эчендә безнең гореф-гадәтләр юкка чыкты диярлек. 90 нчы еллардан башлап, һәммәсен дә яңадан башларга туры килде. Шуңа күрә, хәзер чынлап торып, биниһая зур эш башкару сорала. Ул исә 3 юнәлештә – мәчетләрдә мәгариф, мәгърифәт һәм социаль эш буенча алып барылырга тиеш.

Мәгариф

Беренче пункт мөселманнарның якшәмбе курсларыннан һәм мәдрәсәләрдән алып, ислам университетларына кадәр булган барлык белем бирү системасына кагыла. Россия Ислам университетының хәзерге ректоры, Бөтенроссия ислам мәгарифе Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең эшчәнлеген нәкъ әнә шушы юнәлештә башлады. Татарстандагы белем бирү системасы пирамида рәвешендә корылып, аның башында РИУ торырга тиеш. Россиядәге ислам мәгарифенә көндәшлек сыйфатына ия булу зарури. Ә бу исә милли куркынычсызлык мәсьәләсе дигән сүз. Әмма ислам мәгарифен популярлаштыруга, дини белем бирү сыйфатын күтәрүдән тыш, тагын ике фактор – ислам үзәкләрендә белем алу һәм ныклы дөньяви белемле булу мөмкинлеге тәэсир итә ала.
Соңгысыннан башлыйк. Хәзер Казанда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәр ияләрен әзерләүче дөньяви югары белем бирүче уку йортлары күп. Шуңа күрә сәләтле мөселманнарның күпчелеге дөньяви вузларга укырга китә. Ислами гыйлемне алар кичке һәм якшәмбе курсларында, күпчелек очракта интернеттан, яисә китаплардан ала. Шуңа күрә Россия ислам уку йортларының төп көндәше хәзер чит илләрдәге үзәкләр түгел, бәлки үзебезнең вузлар.

Моның белән бәйле рәвештә югары ислам белемен алу Россия Ислам университетындагы кебек, тел белгечләре, икътисадчылар һәм журналистлар әзерләү рәвешендә генә булмыйча, укуны эре дөньяви вузлар белән бергәләп алып барырга тиеш. Әйтик, РИУда белем алучыга Казан дәүләт университетының абруйлы укытучыларын тыңлау мөмкинлеге тудырылсын һәм аңа югары дини белемле булу турындагы диплом белән бергә КФУның дипломы да тапшырылсын иде. Ул чагында шунда ук ике мәсьәлә – югары ислами белемнең түбән дәрәҗәдә булуы һәм дөньяви фәннәрне квалификацияле кадрлар тарафыннан укыту проблемасы хәл ителә.

Хәзер Россиядәге сәләтле шәкертләрне чит илләрнең ислам үзәкләрендә укытуның мөһимлеге турында берничә сүз. Минем карашымча, Россия Ислам университетында югары белем алганнан соң, сәләтле шәкерткә башка мөселман илләрендә өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Бу хәл тулысынча татар илаһият мәктәбе торгызылу тарихына, ислам дине йолалары рухына туры килә.
Шуңа күрә Казандагы Россия Ислам университетының Төркия, Малайзия һәм Мисыр кебек чит илләр белән хезмәттәшлеген уңай күренеш дип кабул итәргә кирәк. Нәкъ шушы илләрдә традицион исламның хәнәфи мәзһәбе буенча югары сыйфатлы дини белем алу системасы сакланган. Хәзерге вакытта Россия Ислам университетында бөтен мөселманнар дөньясында зур абруйга ия булган Каһирәнең "Әл-Әзһәр” университетыннан унлап мөгаллимнең укытуы РИУ өчен зур плюс булып тора һәм аның дәрәҗәсен күтәрә.


Төркия белән Малайзия Россия мөселманнарына гыйлем алу өчен шуңа күрә ярашлы: аларда хәзерге заман демократиясе мәсләге, техник һәм сәнәгать үсеше, икътисадый алгарыш дин белән бергә үрелеп бара. Россиядә белемнең нигезен алгач, дөньяга карашлары ныгыган яшь кешеләр актив рәвештә үсеш кичерүче чит илгә укырга килгәч, андагы уңай күренешләрне күреп, аларда илне алга җибәрү эшенә үз өлешеләрен кертү теләге туар. Һәрхәлдә, бу илләрдән күп нәрсәләр өйрәнеп була.

Нәтиҗәдә, яшь мөселманнар Россиядә югары сыйфатлы дини һәм дөньяви, чит илдә өстәмә белем вә тормыш тәҗрибәсе алгач, җитди фәнни, нигезле тормыш тәҗрибәсенә ия булырлар. Киләчәктә нәкъ әнә шулар даирәсеннән ныклы иманга, тирән белемгә ия күренекле үзебезнең дин галимнәребез, имамнарыбыз үсеп чыгар. Аларны мөселманнар ихтирам итәр, мондый шартларда чит ил сектантлары үзләренең актуальлеген югалтыр.

Мәгърифәт

Чит илләрнең сектант агымнарына көндәшлек кылырлык көчләрне булдыру өчен
мәгърифәтчелекне торгызу сорала. Бу очракта сүз массакүләм мәгълүмат чаралары һәм китап нәшер итү турында гына бармый, бәлки исламча яшәү рәвеше, мөселманнар һәм ислам дин әһелләре хакында да бара.


Без гадәти ММЧлар белән беррәттән, төрле яңа социаль челтәрләр (Facebook һәм "Вконтакте»), блоглар (Twitter ЖЖ) һәм видео-хостинглар (You Tube һәм Ru Tube) барлыкка килгән мәгълүмати чорда яшибез. Яңа медиаларның аермасы шуннан гыйбарәт: аларның эчтәлеген профессионал журналистлар һәм мөхәррирләр түгел, интернет белән файдаланучы гадәти кешеләр тәэмин итә. Ә бу исә челтәр барлык җирдә киң таралган булганга, хәзер безнең барлык тормышыбыз җәмгыятьнең җентекле күзәтүе астында үтә дигән сүз. Шуңа күрә бу хәл гади мөселманнарның да, имамнарның да әйткән сүзләре яки гамәлләре бик тиз арада киң катлау вәкилләренә барып ирешүен күрсәтә.

Безнең илдә соңгы елларда җәмәгатьчелек тарафыннан гомумән дини институтларга һәм, аерым алганда, исламга, мөселманнарга нинди гаепләүләр ташланганын бик тиз искә төшерергә мөмкин. Безнең күп кенә кардәшләребезнең видеога, аудио һәм фотога төшерелгән ямьсез тәртибе, күренеше тиз арада интернет челтәренә элеп куела, шул рәвешле ул мәгълүматлардан миллионнарча кешеләр хәбәрдар була.


Шуның белән бәйле рәвештә мәгърифәт юлында беренче адым булып мөселманнар һәм мөселман руханиларының үз-үзләрен ничек тотулары, тирә-юньдәгеләргә нинди үрнәк күрсәтүләре тора. "Балаларыгызны тәрбияләмәгез, алар барыбер сезгә охшаячак. Үз-үзегезне тәрбияләгез!” дигән мәгълүм әйтем бар. Шуңа күрә иҗтимагый тормышта һәркемнең шәхси намуслылыгы һәм ихласлылыгы аеруча әһәмияткә ия. Моның өчен тыйнаклылык, гаделлек, намуслылык, ышанычлылык чыганагы булган иманны ныгыту зарури.

Мәгърифәт юлында актив нәшрият эшчәнлеге алып бару һәм ислам массакүләм мәгълүмат чараларын барлыкка китерүнең мөһим пункт булуын әйтеп торырга кирәкме икән? Хәзер бу һәркемгә билгеле. Ләкин, кабатлап әйтәм, безгә хәзер инкыйлабка кадәрге татарча һәм русча илаһият белемен, фәнни мирасны актив рәвештә нәшер итәргә кирәк. Шулай ук чит илләрдәге авторларның файдалы язмаларын тәрҗемә кылуны автивлаштыру сорала.


Хәзерге заман өчен уңайлы булган мөселманнар ММЧын ачу стратегик бурыч булып тора. Ул челтәрдә пәйда булган күп санлы сектант сайтларына көндәшлек кыла алыр иде.

Минем карашымча, Татарстандагы һәрбер зур мәчет имамының интернетта мәхәллә халкы һәм башка мөселманнар белән аралашырлык сәхифәсе булырга тиеш. Бәлки Татарстан мөхтәсибәтләре өчен "Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте”нә охшаганрак гомуми бер челтәр төзергәдер. Анда һәр эре мәчет, мәхәллә һәм мөхтәсибәтнең яңалыклары, хисаплары, гади мөселманнар белән элемтә турында язылган булырга мөмкин.

Мәчет әһелләренең социаль эше

Өченче иң мөһим пункт социаль хезмәтне пропагандалаудан гыйбарәт. Хәзерге заман традицион исламына социаль белем кирәк, тик хәзергә ул әле юк. Мин хәтта "традицион ислам» дигән сүзтезмәнең мәгънәсе сәясәт, низаг һәм көрәш белән шулкадәрле бәйләнгән ки, мөселманнар өммәтенең шактый өлешенә ул кире йогынты ясый дияр идем.

Социаль мәсьәлә - мөселманнар радикализмын хәл итүдә төп проблемаларның берсе. Ул яшьләрнең радикаль төркемнәргә керүенең сәбәбе, тамыры булып тора. Монда төп мәсьәлә чит илләрнең тәэсирендә һәм ваһһабчыларның финанс ярдәмендә түгел. Болар - аның сәбәбе түгел, ә нәтиҗәсе. Сәбәбе шунда: радикаль карашларга бирелүче яшьләрнең социаль гаделлеккә омтылу хисләре көчәеп китүчән була. Әгәр "Свидетели Иегова”, ваһһабчылар, неонацистлар һәм башка шуның ише сектантлар, радикалларның әдәбиятын өйрәнсәң, аларның һәммәсе дә үзләренең пропагандасын социаль мәсьәләләрне күпертеп алып барганын күрәбез.


Бу төркемнәр яшьләргә наркомания, эчкечелек, гаилә кризисы, зиначылык, фәкыйрьлек, эшсезлек, ришвәт чәчәк аткан имансызлык, кыргый капитализм, байлык җыю һәм башка шуның кебек мәсьәләләрне хәл итә алулары турында ышандырырлык итеп сөйлиләр. Көнбатышта шәхесне һәм күңел ачуны пропагандалаучы рухи торгынлык кешенең демографик, рухи яктан таркалуына, күп аерылышуларга, мордарлыкка, балалар, картлар йортлары барлыкка килүгә китерә. Ә бу исә яшь кешеләрдә ризасызлык хисләре артуга этәргеч бирә. Әлеге хисләр, яшьләр мәчеткә килеп, кайбер имамнарның тупаслыгы, финанс һәм сәяси уеннары белән очрашкач, кайбер дин әһелләренең җәмәгатьчелек белән эшләмәүләрен күргәч, тагын да кискенләшә төшә.

Искә алынган барлык мәсьәләләр дә аларга радикалларның тәэсире белән бергә бара һәм шул рәвешле кискен төркем ияләре абруй казана. Безнең тарихтан гына түгел, бәлки соңгы вакытлардагы актуаль сәяси күренешләрдән дә (Ливия, Сүрия, Гыйрак, Әфганстан) белүебезчә, хакимлекне үз кулларына алган радикаллар бер мәсьәләне хәл итәргә маташып, яңаларын китереп чыгаралар, аларны кискенләштерәләр.


Хәзерге заман җәмгыяте чынлап та олы рухи торгынлык кичерү алдында тора. Традицион исламның социаль кагыйдәләр җыелмасын эшләү – вакыт таләбе. Әмма традицион исламның барлык идеологлары диярлек бу мәсьәләне күрмәмешкә салыша. Кайчагында аларның күбесе традицион исламның чынлап та популяр булуын үзләренең максаты итеп куймыйлар ахрысы дигән тәэсир кала.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү традицион ислам идеологиясенең мөһим пункты булырга тиеш. Гамәлдә ул рәсми дин әһелләре сәясәт белән шөгыльләнүне туктатып, үзләрен тулысынча җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлауда чагылыш табуны аңлата. Минем карашымча, мөселманнарның әхлакый тәртибе турында махсус брошюра (Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнеп) нәшер итәргә һәм аны дин әһелләре, башка кешеләр арасында таратырга кирәк. Кайчагында мондый искә төшерү зарури дигән тәэсир кала.

Моннан тыш, ә бу исә иң мөһиме, Татарстандагы иң эре мәчетләрнең хезмәткәрләре халыкның фәкыйрь катлавының төрле төркемнәре белән эшләргә дигән йөкләмә алырга тиеш. Хәтта бу өлкәдә һәр мәчеткә махсуслашу мәслихәт: кемдер - ишетмәүчеләр, кемдер - өлкәннәр, ятимнәр яки балигъ булмаган җинаятьчеләр һәм башкалар белән эшләргә тиеш. Җәмгыятебездәге мәсьәләләр Татарстандагы барлык меңнән артык мәчет ияләренең һәммәсенә дә җитәрлек дип уйлыйм. Бу эшкә яшьләрне актив рәвештә җәлеп итү мөһим, чөнки аларның вакытын һәм фикерләрен файдалы гамәлгә сарыф кылу зарури.

Биредә социаль файдалы эш белән шөгыльләнергә теләгән төрле мөселман оешмалары да әһәмиятле роль уйный ала. Мондый берләшмәләр яшьләрнең ачуын һәм радикальлеген киметү, аларның ярсу энергияләрен файдалы эшкә җигү өчен кирәк.

Әлбәттә, биредә андый эшчәнлекне ничек финансларга дигән урынлы сорау туа. Монда традицион татар мәхәллә системасын торгызу мәсьәләсе мөһим роль уйный алыр иде. Хәзерге заман шартларында мәхәллә аерым бер квартал рәвешендә генә түгел, бәлки аның тирәсенә мөселман халкы җыела торган хәйрия фондлары яки гражданнар берләшмәсе сыйфатында гамәл кылырга мөмкин.
Инкыйлабка кадәр нәкъ менә милли буржуазия, ягъни эшкуарлар мәхәлләнең финанс ягын кайгырткан, аңа ярдәм кулын сузган. Мәчетләр, уку йортлары, нәшриятләр, газеталар, талантлы студентлар, галимнәргә, фәкыйрь катлауга социаль яктан булышу – боларның һәммәсе дә мәхәллә халкы тарафыннан башкарылган. Бу кыйммәтле тәҗрибәне безгә өйрәнү һәм кабаттан торгызу мәслихәт. Моннан исә җәмгыятебез тулаем рәвештә, ә аерым алганда, мөселманнар фәкать отачак кына.
Сүземнең ахырында шуны тагын бер кат басым ясап әйтәсем килә: безгә төбәгебезне, җөмһүриятебезне, Россияне торгынлыкка китерүче сәяси уеннардан баш тарту зарури. Хәзер төп максат – иманыбызны ныгыту һәм җәмгыятебезгә хезмәт итү. Традицион исламның төп асылы нәкъ әнә шуннан гыйбарәт. Мөселманнар динебезгә нигезләнгән хәлдә, үзләренең иманын һәрдаим ныгыта барырга, дөньядан артта калмаска, фәннәрне үзләштерергә һәм социаль яктан файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш. Ә бит без Россия җәмгыятенең бер өлешен тәшкил итәбез һәм аның уңыш казануына җаваплыбыз. Законга каршы килми торган гамәлләр кылып, күршеләребезгә ихтирамлы булып, шәфкатьлелек һәм намуслылык үрнәкләре күрсәтеп, мөселманнар шәхсән үзләренә дә, дәүләткә дә файда китерә ала.

Илдар БАЯЗИТОВ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2021 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды