Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Вакфлар һәм мөселман халыкларында хәйриячелек тарихы

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Вакфлар һәм мөселман халыкларында хәйриячелек тарихы

Вакфлар һәм мөселман халыкларында хәйриячелек тарихы. Мәкаләләр “Мөһәҗирләр яки сугышчылар арасында малы булып та, аны вакфка куллану өчен бирми калган кешене белмим” (Ибн Кудама, Мугни, 5, 598)
Ислам тарихында һәрвакыт мөселман хәйриячелеге зур урын алып тора. Билгеле булганча, зәкәт исламның биш баганасының берсе. Зәкәт - мөселман кешесе өчен мәҗбүри еллык салым. Зәкәт мохтаҗларны карау, күптөрле социаль проблемаларны хәл итү өчен бирелә. Коръәндә зәкәт, намаз кебек үк, 27 тапкыр искә алына. Исламда шулай ук сәдакә төшенчәсе бар. Ләкин сәдакә зәкәт кебек үк мәҗбүри түгел, аны кешеләр мохтаҗлар файдасына бирә.
Кешеләргә мәрхәмәтле булу исламның асылына салынган. Бу исламда хәйрия эшчәнлегенең һәм социаль хезмәтнең әһәмиятен тагын да ныгыта төшә. Социаль проблеманы хәл иткәндә, акчалата ярдәм генә җитми, кешеләргә күңел җылысын бирергә, рухи ярдәм күрсәтергә һәм игътибар кирәк. Мөселман оешмалары гомер бакый кешеләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтте, изгелек кылды. Бу дөньяның теләсә кайсы ноктасындагы мөселман оешмасы өчен гадәти хәл булып тора.
Бер сүз белән әйткәндә, хәйриячелек исламның нигезендә ята. Мөселман дөньясында социаль хезмәт махсус институтлар – вакфлар аша башкарылган. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, вакф сүзе тукталыш, туктату, тотып калу дигәнне аңлата. Вакф – ул дәүләт яки шәхси зат тарафыннан дини һәм хәйрия эшләренә бирелгән милек. Вакфка файда китергән күчемсез, шулай ук күчемле милек керә ала. Мисал өчен, вакфка акча тапшырыла алмый. Вакфка милкен бирүче кеше вакфның гамәлгә куючысы санала.

Вакф системасының ике варианты бар: 1) мөселман хокукына нигезләнеп, вакфка милек тапшырган кеше аны кире ала алмый; 2) гадәти вакф (вакфалет) гамәлгә куючының дәвамчыларына вакф китергән табышның бер өлешен алуны законлаштыра.

Вакф буенча танылган белгеч Павел Шлыков язганча, вакфка тапшырылган милек хәйрия оешмасы булып санала һәм аннан кергән табыш мәхәллә чыгымнарына тотыла. Вакф табышыннан аерым кешеләр (шул исәптән вакфны гамәлгә куючының туганнары, дәвамчылары), төрле төркемнәр (мәсәлән, шәһәр кварталында яшәүче мохтаҗ кешеләр), шулай ук иҗтимагый-дини һәм социаль институтлар (мәчетләр, мәдрәсәләр, хастаханәләр һәм башкалар) файдалана ала. Вакф булган милекне сатып, бүләк итеп һәм мирас итеп алып булмый. Менә шушыннан вакфның ни өчен гарәпчәдән “тукталыш”, “туктау” икәне аңлашыла, дип яза Шлыков.

Чынлыкта шушы система аша мөселман дөньясында социаль хезмәт доктринасы башкарылган. Гомумән, вакфлар ярдәмендә генә мөселман оешмалары эшли алган. Россиянең танылган ислам тарихчысы, вакфлар белгече Олег Большаков язганча, “XII гасырдан соң Аллаһ йортларының вакфлар ярдәмендә эшлве нәтиҗәсендә, мөселман дин әһелләре берләшә, һөнәри яктан алга китә һәм аерым бер социаль төркем булып оеша. XIX гасырда Госманлы дәүләтендә барлык җирләрнең 1/3 өлеше вакф системасына карый”.
Ислам икътиcады белгече Ренат Беккин фикеренчә, Бөекбритания хокук системасында милекне ышанып тапшыру институты (trust) формалашуга вакфлар этәргеч ясаган. Ягъни гамәлгә куючы милекне идарә итүчегә яки карап торучыга биреп тора. Бу ничек шулай килеп чыккан? Иң ышанычлы фаразларның берсе – Бөекбританиягә вакф системасы гарапләр хакимлек иткән Сицилиядән үтеп кергән. Соңрак анда Норманн патшалыгы оештырыла. Шулай ук Оксфорд университеты да вакф системасына якын булган механизм нигезендә булдырыла.

Мөселман дөньясы тарихы төрле формадагы вакфлар булуын күрсәтә. Алар медицина, мәгариф үсешенә ярдәм иткән, мохтаҗларга ризыклар алырга булышкан.

Татар тарихында да вакфлар шулай ук сизелерлек роль уйнаган. Ләкин танылган тарихчы Юрий Хабутдинов язуынча, Казан ханлыгы алынгач, Идел буенда вакфлар тартып алына һәм бу эш Анна Иоанновна хактимлек итү чорында (1730 еллар) тәмамлана. Татарларда вакф системасын торгызу зур авырлыклар белән соңарып XIX гасыр уртасында гына башлана. Юрий Хабутдинов язуынча, Казандагы 17 мәчет табыш китермәгән вакф булган. Ләкин шул ук вакытта табышлы вакф милкенә дә ия булганнар. Моңа өйләр, сату нокталары, кибетләр, җир мәйданнары, банкларга салынган акча кергән. Аларның процентлары һәм табышлары мәхәлләне тоту өчен кулланылган. Татарларда хәйриячелек тарихын өйрәнүче галим Радик Салихов язуынча, Казанда беренче керемле вакф 1830 елда беренче гильдия сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов васыятендә теркәлә. Ул Мәрҗани мәчетенә Печән базарындагы ике таш кибетен вакф малы итеп тапшыра. Әмма 1917 елгы инкыйлабтан соң татарларда вакф тарихы тәмамлана. Аларны яңадан торгызу эше СССР таралгач башлана. 1999 елда Татарстанда хәтта вакф турында канун кабул ителә, ләкин федераль законга туры килми дип, юкка чыгарыла.

Россиядәге мөселман җәмәгатьчелегенең вакф институтын торгызырга омтылуы мантыйкка туры килә һәм ислам институтларының вакф системасына мохтаҗ булуын исбатлый. Чөнки ислам дине формалашуга ук вакфларның роле еллан ел үсә барган. Белгечләр билгеләвенчә, Мөхәммәд пәйгамбәр заманында Мәдинәдә Куба мәчетен төзү, аның вафатыннан соң Мәдинәдә пәйгамбәр (сгв) мәчетен булдыру вакф системасының беренче үрнәге булып тора.
Мөхәммәд (сгс): “Җирдәге, күктәгеләргә мәрхәмәтлек һәм ярдәм күрсәтегез, алар сезгә мәрхәмәт кылыр”, дигән. Пәйгамбәр үзе мөселманнарга җиде финик бакчасын, ә соңрак Фадак һәм Хәйбар җирләрен биреп калдыра.

Нәкъ тә вакфлар гасырлар дәвамында мөселман тормышының социаль-икътисади, дини аспектларын хәл итте. Вакфларның мөселман җәмгыятенә тәэсире шуннан гыйбарәт. Вакфлар социаль өлкәдә дәүләтнең вазыйфаларын алып, ислам дөньясының төрле нокталарында җәелде һәм аерым кешеләрнең, төркемнәрнең, дәүләтнең йомышларын үти алды, дип яза Павел Шлыков. Мисал өчен, Госманлы хәлифәтендә XIX гасыр ахырында вакфлар хисабына бөтен иҗтимагый һәм муниципаль хезмәтләр: социаль тәэмин ителү, мәгариф, дини оешмалар, юллар һәм күперләр салу, аларны карап тору, су мәсьәләсе, хастаханәләр, урамнарны тәртиптә тоту һәм башкалар. Ягъни вакфлар социаль инфраструктураны тәэмин итеп тору вазыйфасын башкарган. Матди байлыгы, җенесе, хәтта диненә карамыйча, бөтен гарәп-госманлы җәмгыяте вәкилләре вакф системасы белән бәйләнгән була.
Вакфлар эшчәнлеге җәмгыятьне тотрыклы тәртиптә тоткан. Социаль гаделлек сәләмәт экономик һәм әхлакый нигезләргә бәйләнгән. Вакфлар ярдәмендә күрсәтелгән хәйриянең яхшы ягы шунда ки: ярдәм иткән кеше кемгә булышуын, ярдәм алган мохтаҗ кеше кем ярдәм итүен белмәгән. Шул рәвешле бай кешеләр башкаларга үзләрен күрсәтүдән, мактану, тәккәберләнүдән сакланган.

Госманлы империясендә хәтта мөселман булмаган кешеләр дә вакфлар булдыра башлаган. Бу мөселман булмаган халыкның ислам мәдәниятенә яраклашуын күрсәткән. Госманлы дәүләте таркалып, Төркия оешкач, ислам оешмалары белән актив көрәшүче Кемаль Ататөрек вакфлар системасына җитди зыян китерә. Тарихчы Павел Шлыков язуынча, 20 ел эчендә 70% күчемсез шәхси милек һәм 30% социаль-хәйрия вакф милке тартып алына. Шул рәвешле, Төркиянең мөселман мәхәлләләренә матди-финанс зыян салына. Әмма дәүләт гасырлар буе эшләгән вакф системасын алыштыра алмаган, шуңа күрә XX гасырның 60 елларында вакфлар яңартыла. 1967 елда Төркиянең Ватандашлар кодексына үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, вакф тушенчәсе иҗтимагый-хокукый кулланышка кертелә. Хәзер Төркиядә вакф системасы ватандашлар җәмгыяте үсешенә ярдәм итә, дәүләткә һәм җәмгыятькә күп сорауларны чишәргә булыша.
Вакфларның роле мөселман дөньясында хәзер дә бик зур. Ренат Беккин билгеләгәнчә, күп илләрендә, мәсәлән, Һиндстанда, вакфлар мәгарифне финанслау вазыйфасын саклап калган. Шулай ук Кувейтта 1962 елда вакфлар министрлыгы оештырыла (1965 елдан вакфлар һәм ислам эшләре министрлыгы дир атала). Ә 1993 елда Кувейтның вакфлар дәүләт фонды эшли башлый. Бу вакфлар белән идарә иткән бәйсез оешма. Ренат Беккин язуынча, 1994 елда Кувейтның вакфлар дәүләт фонды карамагында илнең 40% вакфы була. Фондның төп максаты – илнең социаль-экономик үсешендә вакф системасының ролен үстерү.

Малайзиядә исә вакфлар чынлап торып чәчәк ата. Анда күпчелек вакфларны мәчетләр, ислам уку йортлары һәм башка дини үзәкләр тәшкил итә. Сүз уңаеннан, югары мөселман укыту системасын үстерү сәбәпле, Малайзия ислам экономикасы башкаласының берсенә әйләнде.
Күрүебезчә, вакфлар элек ислам җәмгыятен үстерүдә төп рольне генә уйнап калмыйча, өммәтнең бүгенге тормышына да ныклы тәэсир итә. Мөселман җәмгыятьләренең мондый социаль-экономик үсеш моделенең нәтиҗәлеген тарих исбатлады. Вакф системасы теләсә кайсы мөселман халкы: татар, гарәп, төрек, үзбәк, малайзиец тарихы белән аерылгысыз тыгыз бәйләнгән. Алар мөселман җәмгыятендәге проблемаларны чишкән һәм дини институтларның тотрыклы эшләвен тәэмин иткән. Барлык проблемаларны дәүләт институты хәл итүе – бу көнбатыш моделе. Ләкин ул үзенең барлык вазыйфаларны да үти алмавын 80-90 елларда ук күрсәтте. Хәзер исә Европа һәм Америкада шәхси фондлар чәчәк ата, алар мохтаҗларга булыша, экологик һәм социаль проблемаларны хәл итә. Күп кенә миллиардерлар һәм миллионерлар акчаларын хәйрия эшләре өчен васыять итеп калдыра. Чөнки байлык туплаган кеше социаль җаваплылык турында уйларга тиеш.

Әмма мөселманнар шуны аңларга тиеш: бу система бездә ислам барлыкка килүгә үк формалашкан. Хәзерге көндә көнбатыш дөньясы якынлашкан модель мөселман дөньясында гасырлар дәвамында формалашкан. Үзебезнең традицияләрне өйрәнгәндә һәм яңартканда, без үткәнгә кайтмыйбыз, киресенчә, тагын да әһәмиятлерәк булып, заман белән бергә атлыйбыз һәм бүгенге тормышыбызга яңа мәгънә салабыз, хәтта хәзерге заманны узып китәбез. Моны практикада күрергә була. Үз халкыңның тарихын һәм традицияләрен белү генә җитми, аларның бүген дә кирәк булуын аңларга кирәк.

Илдар Баязитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды