Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе: “Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме”

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе: “Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме”

Җомга вәгазе: “Аллаһы Тәгаләнең «Әр-Раззак» исеме”. Җомга вәгазе

Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме арасында Коръәндә искә алынган «Әр- Раззак» исеме бар. Ул тәрҗемә ителгәндә «Бәрәкәт һәм ризык бирүче», мәгънәсендә килә. Адәмнәргә тормышта яшәү өчен кирәк булган әйбер хакында Коръәндә хәбәр ителә. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Шиксез, Ул - Аллаһы барча мәхлүкатьне ризыкландыручы һәм олуг куәт ияседер» («Зарият / Таратучы», 51:58).

Әлеге аятьтән һәр нәрсәне, һәр җан иясен ризыкландыручы - Аллаһы Тәгалә икәне аңлашыла. Ул җан ияләре кайда гына һәм нинди зурлыкта булсалар да, Аллаһы Тәгаләнең аларны ризыкландырырга көч-кодрәте җитә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җир өстендәге барча җан ияләре җирне эшкәртмәсә дә үзләренә туклану өчен ризык таба. Болардан кала Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә кешеләргә ризыклану өчен җирдә яшәүче хайваннарның, күктә очучы кошларның һәм суда йөзүче балыкларның итләрен файдалануны хәләл кылган.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды