Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Тема: “Дуслар сайлау”

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе. Тема: “Дуслар сайлау”

Җомга вәгазе. Тема: “Дуслар сайлау”. Җомга вәгазе

Җомга вәгазе. Тема: “Дуслар сайлау”

Имам – Рәфис хәзрәт Сәйфуллин

Без, җәмгыятьтән аерылып, бу дөньяда үзебез генә, кешеләр белән аралашмыйча гына яши алмыйбыз, Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан. Динебез дә бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Бу хакта безгә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә искәртә: «Кешеләр белән аралашып һәм аларның зыян салуларына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман, кешеләр белән аралашмыйча һәм аларның зыян салуларына сабыр итмичә яшәүче мөэмин-мөселманга караганда олуг әҗерләргә лаеклырак».

Әйе, җәмгыятьтә төрле холыклы кешеләр бар, алар сиңа гел елмаеп, матур, йомшак сүзләр әйтеп кенә тормыйлар, ә кайвакыт үзләрен бик дорфа тотарга да, хәтта сиңа начар сүзләр әйтергә дә мөмкиннәр. Әмма без хәдистә әйтелгән сүзләрне искә тотарга тиешбез: «Аларның зыян салуларына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман олуг әҗерләргә лаек».

Ә ни өчен андый мөэмин-мөселман кешесе хәерлерәк, олуг әҗерләргә лаек соң? Галимнәр аңлатуынча, мөселман кешесе, аралашып яшәве сәбәпле, кешелек дөньясына күбрәк файда китерә ала. Җәмгыятьтә берәр начарлык, бозык гамәл тарала башлый икән, ул, мөмкинлегеннән чыгып, бу гөнаһны туктатырга омтыла: күркәм вәгазь белән нәсыйхәт кыла ала яки көченнән килә икән, кулы белән туктата. Шул сәбәпле күпмедер кеше бу гөнаһны кылудан тыелып кала. Яки инде киресенчә, кешеләрдә гафиллек күренсә, мөселман аларны нинди дә булса файдалы, игелекле гамәлләргә чакыра ала. Менә шул рәвешле, ул җәмгыятьнең бер өлешенә әверелә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды