Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Тема: “Хайваннарга карата мөнәсәбәт”

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе. Тема: “Хайваннарга карата мөнәсәбәт”

Җомга вәгазе. Тема: “Хайваннарга карата мөнәсәбәт”. Җомга вәгазе

Җомга вәгазе. Темасы: “Хайваннарга карата мөнәсәбәт”

Имам – Ильяс хәзрәт Сафиянов

Бу мәсьәләдә безгә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи сәлләмнән үрнәк алу зарур. Йортында яшәгән песигә карата мөнәсәбәтен карыйк. Чапанының читендә ятып торган песине, йокысыннан уятмаска тырышып, борчымыйча, чапанын кисеп калдыра. Безнең өчен нинди күркәм гамәл, гыйбрәт. Бу кыйссада Расүлебезнең хайванга карата күркәм мөнәсәбәте сурәтләнә.

Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле итәргә дә мөмкин. Гомәр радыяллаһу ганһе икенче хәлифә иде. Кичләрен гыйбадәттә, көндезләрен күп вакытта уразада, мөмкинлеге булганда Коръән укып уздырган, гаделлек белән хөкем иткән шушы диндар, тәкъва бәндә үлеп киткәннән соң, берничә кеше аны бер үк хәлдә төштә күрәләр.

Күргән кешеләр төшләрендә: «Әй Гомәр радыяллаһу ганһе, тугры хәлифәбез, син намаз укый идең, һәр көнне диярлек уразалар тота идең, күп гыйбадәтләр, изгелекләр эшли идең. Шушы изгелекләрең арасыннан Аллаһы Тәгалә кайсысын аерым бәяләде һәм гамәлләрең арасында нинди гамәлең сине җәннәтле итте?» - дип сорадылар.

«Әйе, намазлар, уразалар, изге гамәлләрем күп иде. Әмма бөтен гамәлләрем арасында мине җәннәтле иткән бер хәл булган. Дөньяда яшәгән вакытымда кулына кош тоткан бер сабый баланы күргән идем. Әлеге кошны баладан сатып алдым һәм азат иттем. Менә шушы гамәлем өчен Аллаһы Тәгалә мине җәннәтле итте», - дип сөйләгән булган Гомәр радыяллаһу ганһе.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды