Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз"

Мечеть Ярдэм / Җомга вәгазе / Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз"

Җомга вәгазе. Темасы: "Исламда хатын-кыз". Җомга вәгазе

Бүген сүзебез хатын-кызлар турында барачак. Хатын-кыз ир-ат тормышында 4 төрле урын алып тора: ана, хатын, апа (сеңел) һәм кыз бала. Боларның барысы да ир-ат яшәешендә зур әһәмияткә ия.

Әгәр дә хатын-кызның хатын буларак ролен карасак, иманлы тормыш иптәше, гаиләдә балаларны Ислам дине кушканча тәрбияләп үстереп, ир-атны иманлы, итәгатьле балалар белән шатландырачак. Сеңел яисә апа буларак, ул абыйсына төрле тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу өчен терәк булачак. Кыз бала буларак, әтисен кайгыртып яшәячәк. Шулай итеп, ир кеше бәхетле булсын өчен, аңа төрле яктан хатын-кыз терәге, мәхәббәте кирәк дигән нәтиҗә ясап була.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды