Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчете фитра сәдакасын кабул итә

Мечеть Ярдэм / Видеосюжетлар / “Ярдәм” мәчете фитра сәдакасын кабул итә

“Ярдәм” мәчете фитра сәдакасын кабул итә. Видеосюжетлар

Нәрсә ул фитра сәдакасы?

Фитра сәдакасының мәгънәсе – хәдисләрдән аңлашылганча, ураза тотучының уразасы, кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп, мескеннәр һәм фәкыйрьләр файдасына бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы үзе һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле.

Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының минималь күләме - 150 сум, максималь күләме 1000 сум дип билгеләнде. Фитра сәдакасын Ураза гаетенә кадәр бирү дөрес санала.

Фитра сәдакасын ничек бирергә мөмкин?

Казан шәһәренең Серов урамындагы 4 а йортында урнашкан “Ярдәм” мәчетенә килеп тапшырырга була.

Банктагы исәп-хисап счетына бу адрес аша җибәрергә мөмкин: https://yardemfond.ru/fitr-sadaka/

 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды