“Ярдәм” мәчетеннән чыгып киткән бер төркем БЦПчылар (Балалар церебраль параличы белән авыручылар) Казандагы “Шамил Галиев” исемендәге Спорт музеенда булдылар.
БЦПчыларны музейның директоры Асия Яруллина каршы алды һәм аларга музей тарихына кагылышлы төрле кызыклы кыйссалар сөйләде. Әлеге спорт мирасханәсе Иҗау каласыннан кала, Россия күләмендә икенче урында икән. Бу музейда танылган спортчыларның яулаган кубоклары, киемнәре, төрле җиһазлар, орден-медальләре тупланган.
Һәрберсенең үз тарихы бар. Инвалидлар арасында беренче паралимпия уеннарында алтын медаль алган спортчыларның фотоларын, кубокларын күрү БЦПчыларның күңеленә хуш килде. Инвалидларга шулай ук киштәләргә куелган спорт остасы Спартак Галиевнең фотоларын карау насыйп булды. Биредә спорт журналистларына һәм тренерларга зур урын бирелгән. Шулай ук Россия спорт министры Виталий Мутко, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Роднинаның фоторәсемнәре музейга куелган. Ирина Роднина үзенең яулаган алтын кубогын да Казан музеена биргән.
Кыскасы, шул: БЦПчылар музейны караудан бик канәгать калдылар. Соңыннан алар музей директоры Асия Мәхмүт кызына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең “Рәхмәт хаты”н тапшырдылар.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге