Галимә, тарих фәннәре кандидаты Тәиминә Биктимерова "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр һәм мәхәллә халкы өчен дәресләр бирә.
Галимәне имам-хатыйб Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Галимә Тәиминә Биктимерова сүзләренчә, мәчет эшчәнлеге Татарстан өчен бик кирәкле гамәл.
Тәиминә Биктимерова билгеле татар-кызлары, аларның татар-мөселман халкында тоткан урыны турында сөйләде. Шулай ук репрессия корбаны булган муллалар тарихы белән таныштырды.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге