Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Идрис Хәйретдинов: Күрмим дип, кешеләр куркып калмасыннар

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Идрис Хәйретдинов: Күрмим дип, кешеләр куркып калмасыннар

Идрис Хәйретдинов: Күрмим дип, кешеләр куркып калмасыннар. Күрмәүчеләр өчен 1974 елда Казандагы Әдип Хәйретдинов һәм Мәгъшия гаиләсендә дөньяга килгән күрмәүче Идрис белән без соңгы вакытларда көн саен диярлек "Ярдәм” мәчетендә күрешәбез. Шактый ачык йөзле кеше икән, кем әйтмешли, төптән юан чыккан Идрис әфәнде.

1936 елгы әтисе Әдип әфәнде Буа районында туып үскән, ә инде мәрхүмә булган әнисе Балык Бистәсеннән икән. Идрискә балачагында җәй көнендә Буа районында татарча сөйләшүче бабайларына - Лачыбаш авылына шактый кайтып йөрергә туры килгән. Шуңа күрә дә ул татарчаны хәйран камил белә.

Күзләре тумыштан күргән әле аның. Дөрес, - 6 диоптрикалы күзлек киеп йөри торган була ул. Казандагы урта мәктәпне "3”ле билгеләренә тәмамлый. Аннары Казан энергетика техникумына укырга кереп, аны 1993 елда кызыл дипломга төгәлли. Тик шунда белем алганда, Идрис бер күзен югалта. Әмма уку йортында күп укый башлавын сәбәп итеп куймый ул.

"Техникумда укыганда безне көз көнендә район хуҗалыкларына эшкә җибәрәләр иде. Иптәшләрдән калышып булмый бит инде. Миңа да анда авыр-авыр бәрәңге яисә башка ризыклар, хәтта 50 килолы цемент салынган капчыкларны күтәрергә туры килде. Бер күземнең бетүенә шул гына сәбәпче булды”,-дип исәпли Идрис әфәнде.

Ә аңа хәтле бер ел алдан ул Мәскәүгә барып, күзен тикшертә. Мәскәү табиблары аңа операция ясатырга карар кыла. Әмма 1992 елда ясалган операциядә уңай нәтиҗә күренми. Тагын бер елдан аның бер күзе җир йөзен бөтенләй күрүдән мәхрүм кала.

Иртән уңмасаң – кич уңмассың, кич уңмасаң – һич уңмассың, дигәннәре хаклыкка туры киләдер, мөгаен. Моның шулай булуын Идрискә үз җилкәсендә, дөресрәге, икенче күзендә татырга туры килә. 1995 елда икенче күзе дә күрми башлый. Әмма Идрис күңел төшенкелегенә бирелеп, кулларын салындырып утыра торган бәндәләрдән түгел. Ул Казандагы Тернәкләндерү үзәгенә йөреп, нибары ай ярымвакыт эчендә рус телендәге Брайль системасын өйрәнә. Аннары ул үзенең документларын барларга кереште. Тагын бер елдан – 1996 да Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керде. 5 ел буена ул көндез КДУның юрфагында белем алды.

«Дөрес, кызыл дипломга тәмамлый алмадым университетны. Шулай да анда бихисап белем алып чыктым. Аннары тәҗрибә тупларга керештем. Үзем кебек сукырлар белән эшлисем килде”,-диде Идрис әфәнде.

Мәскәүдә педагогика буенча диссертация язарга да җыенган иде ул. Тик ул бу максатына ирешми. Ник дигәндә, икенче югары белемнең кирәк икәнлеге ачыклана. Кандидатлык диссертациясен язу да насыйп булмый аңа.

Мәскәүгә күрмәүче кадрлар әзерләү курсларына укырга йөри ул. Анда 3 турны үтә. Идарәче булып эшләргә сертификат алуга ирешә. Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенә идарәче булып китүгә юллар ачыла аңа. Әмма Идрис анда барудан да баш тарта. 2006 елда ул күпләрне гаҗәпкә калдырып, Казандагы Восстание урамында үз оешмасын – Татар иҗтимагый төбәк оешмасын төзүгә ирешә. Бинаны бер елга түләүсез бирәләр. Ул вакыт узуга бина өчен түли башлыйлар. 3 еллап эшләгәннәрдер алар биредә. Тик тору урынына ерак булганлыктан, дуслары икенче фирмага юрист булып чакырганга, бу эштән китәргә туры килә.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шул вакытларда – 2006 елда Идриснең әнисе Мәгъшия вафат була. Әнисе аңа һәрчак таяныч һәм ярдәмче иде. Авырды шул соңгы чакларда. Берни дә эшләп булмавы йөрәкне алҗыта! Чарасызлыктан җан әрни, күңел сыкрый. Шул ук елда ислам диненең дөрес һәм хак тәгълимат булуын бөтен җаны-тәне белән аңлаган Идрис гарәп телендәге Брайль системасын өйрәнү максаты белән Казандагы "Сөләйман” мәчетенә килде һәм авырлык белән теләгенә иреште. Рәхәт иде аңа биредә. Тик аның күңеле юрист һөнәренә тартылды. Ул берничә ел буена, кем әйтмешли, читтә йөрде, аннары тагын үз ярларына кайткан елга кебек, "Сөләйман”га, дөресрәге, бу юлы "Ярдәм” мәчетенә кире кайтты.

Идриснең сөйләвенә караганда, ул өйдә барлык эшләрне дә үз башкара икән. Кирәк булса, ашын да үзе пешерә, керен дә юа. 77 яшьлек әтисенең хәтере дә ташка үлчим. Хәзер аның күзләре дә күреп бетерми.
"Кыз табылса, өйләнер идем. 1991 елдан бирле ураза тотам. 5 яшемдә чагымда күп догалар белә идем. "Улым, мин исән чагында өйрәнеп кал догаларны”,-дия иде мәрхүмә әнисе. "Ярдәм”дә мин спорт эшләрен алып барам. Хәзер исә тренажер залын ясарга җыенабыз”,-ди Идрис Әдип улы.

Әйе, Идрис әфәнде белән сөйләшкәндә мин аларның да нәкъ безнең кебек үк кешеләр булуын аңладым. Үзе әйтмешли, аларның фәкать күрү органы – күзләре генә юк.

"Хәзер күрмәүче кешегә ярдәм итә торган компьютерлар күп. Инде шактый җиһазлар сөйләп эшли торганга әйләнде. Кер юа торган машина да, телефон да сөйли. Башкаларга шуны әйтәсем килә: әгәр тормышларында авыр хәл килеп чыкса, ягъни кем дә булса берәү күзсез кала икән, көнем бетте, дип куркып калмасыннар, тормышларын күркәм рәвештә дәвам итәргә тырышсыннар. Яисә безгә, "Ярдәм” мәчетенә килсеннәр. Без андый кешеләргә реабилитация белән булышырга һәрчак ризабыз”,-ди Идрис әфәнде. Яңа сукырайган яшьләргә: "Үзең йөр, чөнки кыз белән күрешү өчен син әти-әниеңне алып бара аласыңмы соң?”-дип әйтергә ярата ул. Үзе дә бихисап күп йөри икән. Мәскәүгә дә, түбән Новгородка да, Самарага да, Красноярск якларына да берүзе барганы бар. Төркиягә һәм Мисырга да берничә тапкыр ял итәргә йөргән.

Аннары Идрис үзенә бер кызның әгәр кешеләр күрмәүчеләр аша үзләренә никадәрле савап аласыларын белсәләр, инвалидларга ярдәм итү өчен чират торырлар иде дигән сүзләрен ирештерде. Бик хак әйтелгән сүзләр иде бу!
Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды