“Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының рәисе Илдар Баязитовның вәкиле Илдар Хисаметдинов Татарстан Республикасының Иҗтимагый Палатасына барды һәм анда наркотик матдәләрдән, хәмердән бәйлелеккә төшүгә каршы үткәрелгән тәүге утырышта катнашты.
Әлеге чараны Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе А.А.Фомин ачты һәм җәмгыятебездә җәелә баручы катлаулы авырулар тирәсендәге төп мәсьәләләргә тукталды. Биредә шулай ук төрле ведомстволар һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән берлектә программаны тормышка ашыру мөмкинлеге тикшерелде.
Утырышта эшче төркем рәисе В.А.Юферов, “Ярдәм” МИХ фонды вәкиле И.Ф.Хисаметдинов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.В.Тимофеев чыгыш ясады.
Утырыш тәмамланганда, тәҗрибә уртаклашу максатларында, Татарстан Иҗтимагый Палатасының чираттагы җыелышында “Ярдәм” МИХ фондының эшчәнлеге турындагы хисап бирүен тыңлау мөмкин булыр дигән карар кабул ителде. Ул шулай ук наркомания һәм аракыга бәйлелектән котылу мәсьәләсенә багышланыр, дип көтелә.