Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Сезнең Казанга килеп, ислам белеме алуыгыз – өммәткә зур дәгъват"

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / "Сезнең Казанга килеп, ислам белеме алуыгыз – өммәткә зур дәгъват"

"Сезнең Казанга килеп, ислам белеме алуыгыз – өммәткә зур дәгъват". Ислам нигезләре Бүген башкалабыздагы Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм”гә Татарстан мөселманнары баш казые, төньяк төбәге казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев килеп, өйлә намазыннан соң икендегә хәтле вәгазь сөйләде. Тик вакытның узганы һич сизелмәде.

Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүз биргәч, Җәлил хәзрәт башта "Ярдәм” мәчетендә белем алучыларны, хезмәткәрләрне Яңа 1435 Һиҗри ел белән тәбрик итте. "Моннан 8 көн элек без Яңа елга – Изге Мөхәррәм аена килеп кердек. Берсекөнгә – Гашурә көне. Ә мин исә сезгә Һиҗри ел турында берничә сүз әйтеп китмәкче булам”,-диде баш казый һәм үз кыйссасын дәвам кылды.

Ислам дине көчәеп китеп, бервакыт мөселманнар ел исәбен каян алып барырга дип сөйләшәләр. Һәм алар Мәккәдән Мәдинә каласына күчеп, шунда мәчет төзеп, бергәләп намаз укый торган вакытны алырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

"Әгәр без быел 1435 ел башланды дибез икән, димәк, бу - мөселманнар җәмәгать белән 1435 ел намаз укый дигән сүз. Шуңа күрә, кем җәмәгать намазына игътибар бирә, шул кеше ислам диненә үзеннән өлеш кертә дип саный алабыз. Аллаһының рәхмәтләре булсын сезгә һәм бу курсларны оештырган кешеләргә”,-дип гади һәм бик аңлаешлы телдә аңлатты Җәлил хәзрәт.

Әйе, бер караганда, күрмәүчеләргә мәчеткә барып намаз уку вәҗиб түгел. Тик алар без болай да җәннәттә инде дип, үзләреннән канәгать калып, өйдә генә утырмыйлар, динебезне өйрәнүдә лаеклы өлеш кертәләр. Күрмәүчеләрнең Казанга килеп, намаз укырга өйрәнүләре, Җәлил хәзрәт әйтмешли, бөтен өммәткә зур дәгъват, шул ук вакытта бу гамәл ислам диненә өлеш кертү, нур өстәү, мөселманча яшәүгә яхшылык кылу да булып тора.

Советлар чорында безнең 14 мең 500 мәчет җимерелде, 40 меңгә якын дин әһеле юк ителде. 10 мең мәчет исә 1932 елда юкка чыгарылган. Димәк, гыйбадәтханәләребез җимерелүгә дә 80 елдан артык вакыт узып киткән.

«Җәмәгать намазы бетсә, җәмәгать бетсә – ислам дине бетә дигән сүз. Шуңа күрә, качып-посып булса да, бабайларыбыз җәмәгать намазын укырга тырышты. Шул рәвешле алар безгә ислам динебезне китереп җиткерде. Хак Тәгаләнең олуг рәхмәтләре яусын аларга”,-диде баш казый.

Бүген әле Җәлил хәзрәт Фазлыев "Ярдәм” мәчетендәгеләргә Җир йөзенә Адәм галиәссәламнән алып, Мөхәммәд Мостафа галиәссәламгә кадәр килеп киткән пәйгамбәрләр хакында, Аллаһының 100 исеме турында бәян кылды. Аның сөйләгәннәре үтә дә мәгънәле, күңелгә ятышлы, киң мәгълүматлы иде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды