Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды

Татарстан мөфтиенә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале тапшырылды. Ислам нигезләре

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты. Әлеге җыелышта конгрессның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2017 елга эш планы барланды. Төп чыгышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ясады. Ул ел буена эшләнелгән эшләргә, үткәрелгән чараларга җентекле анализ ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитеты бүләкләре дә тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ринат Закиров мөфти Камил хәзрәтнең татар телен популярлаштыруда куйган олуг хезмәтен билгеләп үтте, республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татарча үткәрү иницивасын зур казаныш буларак бәяләде һәм рәхмәт әйтеп, тантаналы рәвештә БТКның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды.

Чара барышында шулай ук Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов, Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәре җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Кадиминур Таһиров, Самара шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов, Ульяновск өлкәсе “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Исхак Хәлимов, “Казакъстанның татар һәм башкорт ассоциациясе” юридик затлар берләшмәсе башкарма директоры Ринат Абдулхаликов чыгыш ясадылар.

Бөтендөнья татар конгрессына ике оешма кабул ителде. Берсе — Ненец автоном округыннан «Туган як» оешмасы, икенчесе Кырым төбәк татар милли-мәдәни автономиясе. Комиссия тәкъдимнәрен искә алып, резолюция проекты кабул ителде дигән хәбәр ирештерде Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды