Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Татарстан Президенты "Ярдәм" фондының унъеллыгына зур бүләк ясады

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Татарстан Президенты "Ярдәм" фондының унъеллыгына зур бүләк ясады

Татарстан Президенты "Ярдәм" фондының унъеллыгына зур бүләк ясады. Ислам нигезләре

Юбилей уңаеннан зурлап уздырылган тантанада республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан мөфтие исеменнән тәбрикләде. Ул “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, шул исемдәге милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовны ТР мөселманнары Диния нәзрәтенең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.

Кичә Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды рәсми теркәлгәнгә 10 ел тулды. Ә игелекле эшләр белән шөгыльләнә башлауга 10 елдан да артыграк. Юбилей уңаеннан бүген фондта зурдан кубып бәйрәм чаралары узды. Тантанада Дагыстаннан, Ингушетиядән кунаклар, фонд белән хезмәттәшлек итүче иганәчеләр, фонд оештырган курсларда килгән күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, фондның тугры дуслары, хакимият һәм дин әһелләре катнашты.

Бәйрәм чаралары башланырга берничә көн кала, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” фондына зур бүләк ясады. Инвалидлар өчен махсус автобус бүләк итте.

Татарстан мөфтие исеменнән фонд коллективын республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тәбрикләде. Ул “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, шул исемдәге милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовны ТР мөселманнары Диния нәзрәтенең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев та, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов та моннан дистә елдан артыграк булган вакыйгаларны искә төшерде. Фонд оешкан елларга әйләнеп кайтты. Перспективасыз дип саналган “Сөләйман” мәчетендә бүген инде гөрләп бара торган социаль проектларга нигез салынуын әйтте. Илдар хәзрәт Баязитов, Илһам Исмәгыйлев (фондның президенты) һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова (“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры) менә дигән команда булуын билгеләп үтте. Юктан бар итеп, игелекле эшләрне зур күләмдә алып бара башлавы әйтелде. Мәликә ханым Гыйльметдинованың хаҗга баргач та, күрмәүчеләр турында уйлавын, алар өчен Брайль шрифтында язылган Коръәнне нәкъ менә хаҗга баргач алып кайтуын әйтте. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Брайль язуындагы Коръәннәр фонд карамагындагы “Зур Казан” типографиясендә басыла. Моның өчен дә җиһазларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып бирде.

“Сөләйман” мәчетендәге проектларның тулы көченә эшләп киткән вакыты Илсур Метшин Казан мэры булган елларга туры килә. “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете комплексы да аның булышлыгы белән сафка бастырыла. Бүген тантанада Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров Илдар хәзрәт Баязитовка Илсур Метшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантанада шулай ук “Инсан” фонды генераль директоры Казыйм хаҗи Тимербулатов, Төркиянең Казандагы вице-консулы Нуреттин Кая, “Рисаләт” холдингы генераль директоры Абдерахман Хисаметдинов, “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гыймадетдинов, тарихчы Индус Таһиров, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимият башлыгы урынбасары Ирек Арсланов, фондның дусты, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов һ.б. катнашты.

Фондны юбилей белән котлап чыгыш ясаучылар аның социаль эшчәнлеген югары бәяләп үтте. Монда кешеләрне дин һәм милләт буенча бүлмәүләре, нәкъ менә якыныңа ярдәм кулы сузу юнәлешендә зур күләмдә эш алып барылуы әйтелде. Индус Таһиров хәтта бу хезмәтне “милләтне үстерә” дип тә ассызыклап үтте. Төркиянең Казандагы вице-консулы Нуреттин Кая фонд тарафыннан тормышка ашырыла торган проектларның һәрвакыт үзләренең күз уңында булуын хәбәр итте.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, попечительләр төрле оешмаларның Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә лаек булды.

Фондның игелекле эшләре тәгаен саннар аша болайрак күренә. Шулай итеп, ун елдан артык барган эшчәнлек чорында игелекле эшләргә 221 млн сум акча җибәрелгән. Шуның 41 млн. сумы кешеләр ярдәм сорап килгәч бирелгән. 180 млн. сумы мәчетләргә һәм башка оешмаларга бүленгән.

14 500 инвалид ярдәм алган яки тернәкләнү курслары узган. Шулай ук инвалидлар өчен 6 тернәкләндерү үзәге шефлыкка алынган, 45 күрмәүче хаҗга җибәрелгән, күрмәүчеләр өчен Брайль әлифбасында 1000 исемдәге китап һәм 2000 исемдәге аудиокитап чыгарылган.

197 000 кеше ашатылган яки корбан ите бирелгән. Шуларның 135 меңе Рамазанда ифтарда булган, 62 мең кешегә Корбан бәйрәмнәрендә корбан ите өләшенгән, 100 тонна гошер (бәрәңге һәм башка азык-төлек) җыелган һәм мохтаҗларга бирелгән.

4600 кеше Ислам нигезләрен өйрәнгән. Шулай ук 750 кеше Коръән ятлаган, 8 Коръән-хафиз әзерләнгән. 1080 бала җәйге мөселман лагерьларында булган. 56 “түгәрәк өстәл” утырышлары, семинарлар һәм конференцияләр оештырылган.

3000 кеше фондтан даими рәвештә ярдәм ала. 2000 кешегә азык-төлек һәм кием-салым белән даими ярдәм күрсәтелә. Күпбалалы тулы булмаган 18 гаиләгә (4-8 балалы) торак алынган, наркотиклар һәм исерткечләр кулланган 120 кеше тенәкләндерү курслары узган, иректән мәхрүм ителгән 600 кеше даими рәвештә азык-төлек белән тәэмин ителә һәм имамнар белән очрашулар оештырыла.

Балачак һәм һәм өлкәннәр белән бәйле 4 проект тормышка ашырыла. Тәрбиягә бала алырга теләүче 150 кеше курслар узды. Җиде балалар йорты һәм 4 картлар йорты шефлыкка алынды. Азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнә торган малайлар өчен пансионат сафка бастырыла. “Гаилә учагы” балалар йорты төзелде.


Римма Гатина.

Данис Касыймов, Дмитрий Андросов фотосурәтләре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды