Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчетендә Коръән өйрәнү бүлмәсе ачылды

Мечеть Ярдэм / Коръән өйрәнү үзәге / “Ярдәм” мәчетендә Коръән өйрәнү бүлмәсе ачылды

“Ярдәм” мәчетендә Коръән өйрәнү бүлмәсе ачылды. Коръән өйрәнү үзәге Изге җомга көнендә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә тагын бер күренекле вакыйга булды: биредә 15 кешегә исәпләнгән Коръән өйрәнү бүлмәсе ачылды.

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, әлеге курсларга башлангыч дини белеме булган мөселманнар кабул ителәчәк. Изге китапны ятларга теләүчеләргә Коръәнхафиз Зиёратшо Даудов атнасына 4 тапкыр дәресләр бирәчәк. Укулар сентябрь аенда башлана. Шәкертләрне кабул иткәндә яшь ягыннан чикләүләр юк.

Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү зур саваплы гамәлләрдән санала. Шуңа күрә, мөхтәрәм җәмәгать, әҗер-савапны алуга ашыгыйк!

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды