Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

1 июньдә "Гаилә бәйрәме"нә килегез!

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / 1 июньдә "Гаилә бәйрәме"нә килегез!

1 июньдә "Гаилә бәйрәме"нә килегез!. Мәҗлесләр 1 июньдә «Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасы узачак. Әлеге бәйрәмне оештыручылар – «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы.

«Гаилә бәйрәме» 9:30да башланып 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Бәйрәм ачылу тантанасы, концерт белән башланып китәчәк һәм берничә мәйданда дәвам итәчәк. Шуларның берсендә балалар өчен мастер-класслар оештырылачак, өлкәннәр өчен хәйрия ярминкәсе булачак. Икенче мәйданда спорт ярышлары, конкурслар, ахырдан – ирләр өчен футбол оештырылачак. Өченче мәйданчык балалар ижаты өчен махсус бүленеп биреләчәк – биредә алар акбур белән асфальтка рәсемнәр ясаячак. Иҗат җимешләренең арада иң матуры истәлекле бүләккә ия булачак.

Чарада шулай ук шарлар, «баллы мамык», пылау таратылачак. Хатын-кызлар үзләренең куларына кына белән матур рәсемнәр төшертә алачак. Аниматорлар - әкият геройлары балаларның кәефен күтәреп, алар белән фотога төшәчәк. Шулай ук аквагрим ясау да булачак.

Әлеге бәйрәм катнашучы балаларның сәхнәдә чыгышлары – үз сәләтләрен күрсәтү белән тәмамланачак.

«Гаилә бәйрәме» хәйрия максатларында оештырыла, шуңа күрә, бер генә әйбернең дә бәясе күрсәтелмәячәк. Теләүчеләр үз сәдакаларын махсус тартмаларга салып калдыра алачак.

Чарага ятимнәр һәм инвалид балалар да чакырыла.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2019 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә