Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Энҗе" бәйгесендә мөслимәләрнең осталыгы сыналды

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / "Энҗе" бәйгесендә мөслимәләрнең осталыгы сыналды

"Энҗе" бәйгесендә мөслимәләрнең осталыгы сыналды. Мәҗлесләр 15 март көнне Казанның "Ярдәм" мәчете нигезендә мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештырылды. Ул күргәзмә-сату формасында үтте. Бәйгене мөселман яшьләренең "Иман йорты" клубы оештырды.

Биредә 15 катнашучы булды, һәркайсы Татарстанның төрле төбәкләреннән төрле яшьтәгеләр иде. Жюри әгъзалары - Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, дизайнер Наҗия Галимова, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова бәйгедәге эшләрнең иң яхшыларын төрле номинацияләргә билгеләде. Бүләкләрне исә «Ярдәм» фонды, «Зәкят» фонды, «Хәләл» комитеты, «Акчарлак» газетасы, «Тылсымлы куллар» журналы тәкъдим итте.



«Энҗе» күргәзмәсендә чыннан да энҗедәй нәфис һәм зәвыклы кул эшләре тэкъдим ителгән иде. Кызлар үзләренең чигү, бәйләү, тегү, бисер белән эшләү, топиарий, коллажлар ясау, агачтан уенчыклар һәм милли бизәкле сувенирлар ясау һәм башка төрле өлкәләрдә осталыкларын күрсәтте. Көн дәвамында күргәзмә залында түләүсез мастер-класслар оештырылды.

«Энҗе» кул эшләре күргәзмә-бәйгесен оештыручылар ярты елдан соң очрашырга тәкъдим итте. Катнашучылар исә ул вакытка тагын да сыйфатлырак эшләрен алып килергә, камилләшү өстендә эшләргә сүз биреп таралышты.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды