Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Иман йорты" яшьләре "Здравушка"да мастер-класс уздырды

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / "Иман йорты" яшьләре "Здравушка"да мастер-класс уздырды

"Иман йорты" яшьләре "Здравушка"да мастер-класс уздырды. Мәҗлесләр 3 июль көнне "Иман йорты" клубы активистлары "Здравушка" реабилитация үзәгендә кунакта булды. Яшьләр үзләре белән альбомнар, блокнотлар һәм аларны бизәү өчен кирәк- ярак алып килгән иде. Биредә балалар өчен шәхси альбом ясау, ягъни аның тышлыгын бизәү буенча мастер-класс оештырылды.

Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар әлеге мастер-класста төсле кәгазь, тасмалар, ялтыравыклы буяулар, гуашь һәм пумала ярдәмендә күптөрле алымнар белән эшләргә өйрәнде. Һәр бала үзе сайлап алган ысуллар ярдәмендә, үзе сайлаган материаллар һәм төсләрне кулланып шәхси блокнот-альбомнарын булдырды. Бу эштә аларга волонтер кызлар ярдәм итеп, үзләренең киңәшләрен биреп торды.

"Здравушка" реабилитация үзәге һәм биредә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре, остаханәдә катнашучы балалар "Иман йорты" активистларына рәхмәтләрен җиткерде һәм очрашуларга тагын чакырып калды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды