Казандагы Левченко бистәсендә 16 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать 11:00 дә «Сөләйман» мәчете һәм комплексы ачыла. Ул эчке һәм тышкы корылышлары белән үзенә җәлеп итеп тора.
Казандагы Левченко бистәсендә 16 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать 11:00 дә «Сөләйман» мәчете һәм комплексы ачыла. Ул эчке һәм тышкы корылышы белән үзенә җәлеп итеп тора.
«Ярдәм» хәйрия вакыфы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә Коръәнне өйрәнү дини комплексын да ачуны планлаштыра. Мәчет һәм комплексның эчке төзелеше халыкка белем бирерлек итеп корылган.
«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә эшен башлап җибәргән иде. Бу мәчет кабаттан, яңача итеп салынды. Инде менә — ачылыш. Бу турыда «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» хәйрия фонды җиткәчесе Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.
Ишек алларына матур итеп ташлар җәелгән. Коймалар корылган. Койма яннарына яшел чирәм утыртылган. Фонд җитәкчелеге хәбәр итүенчә, «Ярдәм» Левченко бистәсенә бик рәхмәтле. Чөнки фонд нәкъ менә биредә үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Киләчәктә дә «Ярдәм» фонды яңа проектларны тормышка ашырыр, дип ышанып калабыз.
Эш дәверендә фонд Россиядә һәм БДБ илләрендә танылу алды. «Ярдәм» фонды ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар, өлкән яшьтәге, ярлы студентлар, башка мохтаҗ кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган башка кешеләргә ярдәм итә.
Безнең күз алдыбызда яшәүдән ваз кичкән, упкын алдында калган кешеләр тормышның мәгънәсен аңлый башлый. Һәм фонд бурычы — мондый кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. “Ярдәм” республикада гына түгел, Россиядә дә хәйрия өлкәсендә лидер булып тора.